Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Республикалар үз дәүләт телләрен мәҗбүри укытырга хокуклы"


Семен Янкевич (у) һәм Надежда Княгинина
Семен Янкевич (у) һәм Надежда Княгинина

Татарстан депутатлары милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы чыкты. Мәгариф хокукы белгече Семен Янкевич республикалар үз дәүләт телләрен мәҗбүри укытырга хокуклы ди.

25 апрель Тататарстан Дәүләт шурасы Русиядә ​милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесенә каршы Думага мөрҗәгать кабул итте. Русия югары икътисад мәктәбенең (ВШЭ) мәгариф хокукы үзәге мөдире Семен Янкевич һәм үзәк хезмәткәре Надежда Княгинина республикалар мәктәпләрдә үз дәүләт телен болай да бернинди проблемсыз мәҗбүри укыта ала дип саный.

Күптән түгел алар Русия Конституциясе, телләр турындагы федераль канун, республикаларның Конституцияләре нигезнамәләре, Русиянең мәгариф турындагы кануны, Федераль дәүләт мәгариф стандарты (ФГОС), милли-төбәк компонентын анализлап шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның 12 битлек тикшеренүе бу көннәрдә Югары мәктәпнең милли телләргә багышланган конференциясендә тәкъдим ителде.

Янкевич Азатлыкка әйтүенчә, аларның бу тикшерүендә сүз һич кенә дә ана телләре яки милли телләрне укыту турында бармый.

"Ана теле һәм милли телләр бөтенләй башка статуска ия. Без бары республикаларның дәүләт телләрен укытуның хокукый мөмкинлекләрен анализладык", ди ул.

Семен Янкевич
Семен Янкевич

Янкевич сәяси бәхәсләргә катнашмыйча, бары бу мәсьәләнең юридик ягын гына тикшерүен әйтсә дә, мәктәпләрдә милли телләрне укыту низагы республикалардагы асаба булмаган урыстелле халык протестына бәйледер дигән фикердә. "Күрәсең, урыннарда милли телләрне мәҗбүри укытуны да арттырып җибәргәннәрдер", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Мәскәү Татарстанны телсез калдырды

Янкевич фикеренчә, милли телләрне укытуны хәл иткәндә сак булырга кирәк, чөнки ул бик нечкә мәсьәлә. Ул узган елның июлендәге белдерү (Русия президенты Путинның Йошкар-Олада ясаган чыгышы - ред.) нәтиҗәсендә кылынган гамәлләр, ягъни прокуратура күрсәтмәләре нигезендә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру ашыгычлык белән эшләнде дип саный.

Чәршәмбе көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаган КПРФ фиркасе җитәкчесе Хафиз Миргалимов та депутатларны мәсьәләне хәл иткәндә ашыкмаска чакырды. "Депутатлар, кайда ашыгасыз? Бюджет кабул иткәндә ашыгабыз, канун кабул иткәндә ашыгабыз. 25 ел модернизациялибез, оптимизациялибез, һич кенә дә дәүләт сәясәтен камилләштерә алмыйбыз. Инде телне модернизацияләүгә килеп җиттек", диде ул Дума депутатларының милли телләрне укытуны ихтыярига калдырырга теләвен тәнкыйтьләп. "Мин моны Мәскәү тарафыннан безнең телебезгә санкция дип кабул итәр идем", диде ул.

Югары икътисад мәктәбе укытучысы Семен Янкевич милли телләрне укыту карарлары ниндидер сәяси белдерүләр ясау дәрәҗәсенә барып җитергә тиеш түгел дип саный.

Милли телләрне ихтыяри укытуны истә тоткан мәгариф канун өлгесенең кабул ителүен ул файдалы да булырга мөмкин дигән фикердә.

"Бүгенге хәл хокукый яктан караганда күпкә куркынычрак. Канун кабул ителсә, инде барысы да канунга нигезләнеп эшләячәк. Бүген мәктәпләрдә ана телләрен укыту прокурор күрсәтмәләренә нигезләнә. Бу тикшерүләр нәтиҗәсендә Татарстанда, Башкортстанда да милли телләрне ихтыяри укыту турында карар кабул ителде. Мәгариф турындагы канунны кабул иткәнче республика вәкилләре белән, шулай ук ике тараф (телне мәҗбүри укытуны хуплаучы һәм каршы булучылар -ред.) белән сөйләшүләр уздыру кирәк. Аларның аргументларын аңлау зарур. Республиканың дәүләт телләрен мәҗбүри укытуга хакы барлыгын истә тотып, канун тәкъдимнәре белән чыгу да мөмкиндер", ди ул.

Янкевич һәм Княгинина фикеренчә, хәзерге вакытта дәүләт теле мәгариф системыннан бөтенләй төшерелеп калдырыла, ә шул ук вакытта республика дәүләт оешмаларында кулланыла булып чыга.

"Прокуратура карашынча, хакимият оешмаларында республика дәүләт теле гамәлдә була ала, ә шул ук тел башка фәннәр, шул исәптән урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә мәктәпләрдә мәҗбүри укытыла алмый килеп чыга", ди Югары икътисад мәктәбе укытучылары "Коммерсант"ка.

БУ ТЕМАГА: "Дәүләт теле ничек ихтыяри була ала? Вазгыятьне какшату кемгә кирәк?"

Алар телне мәҗбүри укытуга бәйле элек булган мәхкәмә утырышларын да тикшергән һәм мисал буларак Татарстанны китергән. Билгеле булганча, 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе татар телен рәсми тармакта куллану өчен аны республика мәктәпләрендә мәҗбүри укыту кирәк дигән карар чыгарды. "Шулай итеп Татарстан кануннары Русия Конституцияен бозмый булып чыга", ди тикшеренү уздыручылар.

18 апрель көнне Мари Иленең Йошкар-Ола шәһәрендә узган "Авыл тарихы - Русия тарихы. Татар халкының рухи байлыгын саклауда ислам диненең роле" дигән конференциядә катнашучы Татарстанның Мәгарифне үстерү институты доценты Марат Лотфуллин да республикаларның үз дәүләт телен мәҗбүри укытуга хакы барлыгын билгеләп узып Мәгариф турындагы канун өлгесенә тәкъдимнәр кертергә чакырды.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Лотфуллин Русиядә дәүләт телен (урыс телен - ред.) укытуга зыян килергә тиеш түгел һәм шул сәбәпле республика телләре ихтыяри укытылырга тиеш дигән өлешне төшереп калдырырга чакыра. Аның фикеренчә, урыс телен укытуга зыянны бары еллык аттестация нәтиҗәләрендә генә билгеләп була. Ә Татарстанда 11нче сыйныфны тәмамлаучылар инде берничә ел рәттән урыс теленнән имтиханны югары балларга бирә. 2017 елны Татарстаннан урыс телен тапшыручылар баллар нигезендә бары Мәскәүләрдән генә калышты.

"Шуңа бер телне өйрәнү икенче телне үзләштерүгә зыян сала" дигән абзацны алып атарга кирәк", дип санавын әйткән Лотфуллин конференциядә.

Шул ук вакытта "Мари Ушем" мари иҗтимагый оешмасы Мәгариф турындагы канунның яңа өлгесен хуплый.

Василий Петров
Василий Петров

"Канун өлгесендә ана телен һәм республика дәүләт телен ихтыяри укыту карала. Марилар теләкләре булганда үз ана телен өйрәнергә тиешләр", диде оешманың идарә әгъзасы Василий Петров. Чуашстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Григорий Данилов Азатлыкка әйтүенчә, канун өлгесе кабул ителсә, инде ана телен укытуны прокурорлар хәл итмәячәк.

"Чуашстан республикасында асаба халыклар – чуашларның һичшиксез ана теле һәм әдәбиятын укырга хокуклары булырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләрне булдыру кирәк. Шул ук вакытта чуаш теле республикада яшәүче барлык кеше өчен дә “ана теле” түгеллеген дә аңларга кирәк һәм аларның да Русия Конституциясе нигезендә үз "ана телен" өйрәнүгә хокуклары бар. Төбәк хакимияте аны өйрәнү өчен мөмкинлекләрне карарга тиеш, бигрәк тә аларның укмашып яшәү урыннарында бу истә тотылырга тиеш, ди ул.

XS
SM
MD
LG