Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

Русиянең мәгариф өлкәсендә алып барылган милли сәясәте татарларны, шул исәптән башка рус булмаган халыкларны да акылдан шаштыруга юнәлдерелгәнме? Әллә бу сәясәтне алып баручылар үз акылларында түгелме? Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин “Татарстан-2009” симпозиумына җыелучыларга шундый сорау бирде.

“Татарстан-2009” симпозиумында иң күп сораулар тудырган, бәхәсләр китереп чыгарган чыгышлар милли сәясәткә, шул сәясәт аркасында килеп туган милли мәсьәләгә багышланды. Рус милләте вәкилләре һәм татарлар арасында зыялыларча әйткәләшеп алулар да булды. Әмма русларның татар хәлен аңларга теләмәве сизелде.

ЕГЭ – өстәмә һөҗүм

2007 елда мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компоненты 309 канун нигезендә төшерелеп калдырылды. Канунга элеккеге илбашы Владимир Путин үзе кул куйды. Хәзер рус булмаган халыкларга туган телләрен, тарихларын, гореф-гадәтләрен укытуга һәм өйрәнүгә хокукый яктан мөмкинлек бирелми.

Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) рус телендә генә бирдертергә мәҗбүр итү – милли телләргә карата ясалган өстәмә һөҗүм булып тора. Яңа белем бирү стандартлары 4 нче сыйныфка кадәр туган телне өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әмма моның белән килешү – Русия җәмгыятенә тулы акыллы булмаган халыклар категориясен кертү дигәнне аңлата, ди Сафиуллин.

Яңа стандартларда әдәбиятны, төбәк тарихын, гореф-гадәтләрне өйрәнү каралмаган. Алар мәгарифтән бөтенләй төшереп калдырыла.

Чираттагы фокус

Әмма стандартлар Татарстан мәгариф министрлыгына, башка түрәләргә бик ошады, ди Сафиуллин. Тик алар ничек кенә әйбәт булмасын, стандартларның канунга каршы килүен искәртә сәясәтче.

“Алар 309 канунга каршы килә. Чөнки әлеге канун милли компонентны 100% юкка чыгарды. Мәгариф министрлыгының, хәтта хөкүмәтнең ниндидер вариантлар эшләве канунсыз санала ала. Чөнки алар федераль канунны үзгәртә алмый.

Әгәр федераль канунга төрле вариантлар тәкъдим итә алу турында үзгәрешләр кертелгән булса, ул вакытта башка хәл булыр иде. Ә бу эш башкарылмады. Министрлыкның ниндидер вариантлар тәкъдим итеп ятуы чираттагы күз буу, фокус кына. Бу вариантлар теләсә кайсы вакытта, хәтта район мәхкәмәсе прокуроры каршылыгы белән юкка чыгарыла ала. Прокурор сездә нишләп татар теле укытыла дип каршылык белдерсә, министрлык вариантлары юкка чыгарылачак. 309 канун үз көчендә калганда, милли мәгариф системасы хокукый яктан якланмый. Куркыныч менә нидә”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Русия Һитлер юлын сайламакчымыни?

Мәктәпләрдә туган телне 1-4-нче сыйныфларда гына укыту фикере бүген килеп тумаган. Фашистлар Германиясе җитәкчесе Һитлер да яуланган халыкларның киләчәген әнә шулайрак күргән.

“Аларга (немец булмаган халыкларга) мәктәпләрне калдырырга кирәк. Ләкин аларда юл-транспорт билгеләрен өйрәнүдән кала, бернинди укыту да каралырга тиеш түгел. Әгәр немец булмаган халыклар бераз укый һәм язарга өйрәнсә, шул җитә, дип язган Һитлер. Бездә бу хатаны кабатларга ярамый бит инде”, ди Сафиуллин.

Татар – тәҗрибә эте

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Сафиуллин белдерүенчә, татарлар гел төрле каршылыклар эчендә яши. Конституция һәм башка бик күп кануннар нигезендә милли үзенчәлекләр сакланырга тиеш. Шул ук вакытта бу хокукларны кире кага торган кануннар да чыгарыла.

“Совет физиологы Иван Павлов этләргә ике каршылыклы рефлекстан торган сынау үткәргән. Татлы ризыкка һәм кабынып китү вакытында электр тогы дөпелдәтер өчен ике рефлекс булдырганнар. Кыңгырау чылтырый, этләр аш ризыгына йөгерә, аннан ток суга. Этләр шунда ук качарга дип урын эзли. Әгәр сигналларны якынайтсак, нишләрләр, дип уйлый физиологлар. Шуннан соң этләрдә стресс, борчылу башлана.

Нәтиҗәдә, нервалары какшап, этләр акылдан шашкан. Бу сынау бер тапкыр гына үткәрелгән. Без, татарлар, гел шундый каршылыклы факторлар эчендә яшибез. Безне акылдан шаштырырга телиләрме? Әллә бу сәясәтне алып баручылар үзләре үк акылларында түгелме?”, ди Фәндәс Сафиуллин.

“Дурь и бред” сәясәте


2002 елда Русия президенты Владимир Путин татар конгрессының өченче корылтае вакытында күпмилләтле дәүләттә милли телләрне өйрәнүгә каршы килү, мөмкинлек бирмәүне “дурь и бред”, ягъни ахмаклык дип бәяләде.

Монда шунысы аңлашыла, Русия җитәкчеләре бер төрле сөйли, икенче төрле эшли. Сафиуллин әйтүенә караганда, 309 канун кабул ителгәнче ахмаклыкны җирле түрәләр китереп чыгарган булса, канун гамәлгә кергәч, ахмаклык федераль нормага әйләнде.

“Русия белән кем идарә итә соң? Димәк, милли сәясәтне, мәктәпләрне президент, хөкүмәт, хакимият фиркасе, Дәүләт Думасы кулда тотмый. Ә кемнеңдер “дурь и бреды” хакимлек итә булып чыга”, ди Сафиуллин.

309 канун “Русская доктрина”дан күчереп алынган

Җәмәгать эшлеклесе ахмак сәясәтнең башлангычын патша Русиясе заманнарыннан ук күрә. Әмма аның дәвамчыларын хәзер дә табып була. 2005 елда тар даирә өчен “Русская доктрина” дигән китап тәкъдим ителгән була.

Китап 500 данәдә генә чыгарылган. Сафиуллин белдерүенчә, китап чыгаручылар хакимият тарафыннан тәнкыйть ителерләр дип уйлаган. Әмма хәзер хакимиятнең аларны хуплавын аңлаганнар. Китапта бөтен мәктәпләргә ревизия ясарга кирәклеге, уртак белем бирү стандарты булырга тиешлеге әйтелгән. “Әйтерсең лә, 309 канун шушы китаптан күчереп алынган”, ди Сафиуллин.

Хәзер китап ачыктан-ачык 3 мең тираж белән нәшер дә ителгән. Максим Калашниковның “Русская доктрина” китабында белем бирү рус телендә генә алып барылырга тиеш дип язылган.

Татар Русиягә каршы чыгарга тиеш


Кайбер рус милләтчеләре, рус булмаган халыклар Русия белән каршылыкка кереп кенә сакланып кала ала дип исәпли. Димәк, татарлар Русия белән каршылыкка керергә тиеш буламы инде. Гомумән, 309 канун да халыкларны бер-берсенә каршы котырту. Мөгаен, түрәләр икътисади кризисны шулай итеп каплап торырга телидер , ди Сафиуллин.

Сәясәтче милли компонентны кире кайтаруны рус булмаган халыклар гына таләп итәргә тиеш түгел дип саный. Руслар да ярдәмгә килсә иде, ди ул. Чөнки иртәгә Русиядә саннары арта барган кытайлар мәктәпләрдә бөтен имтиханнарны кытайча тапшырта башласа, илнең үзендә дә урыс телен яклар кеше табылмаска мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG