Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Нәфыйков: экстремистлар һәм милләтчеләр вазгыятьне какшатырга тырыша


Илдус Нәфыйков
Илдус Нәфыйков

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков экстремистик һәм милләтче оешмалар вәкилләрен, төрле дәрәҗә хезмәткәрләрне татар телен укыту белән бәйле вазгыятьне дөрес кабул итмәүдә һәм вазгыятьне какшатырга тырышуда гаепләде. Прокурор экстремистик гамәлләргә катгый чаралар күрү белән янады.

"Актуаль булган куркынычлардан без мәгариф системындагы процессларны канунга яраштыру эшен дөрес кабул итмәүче милләтче һәм эктремистик оешмалар тарафдарларының вазгыятьне какшатырга тырышуын күрәбез. Аларның гамәлләрен аерым дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең кыздырып җибәрүе бигрәк тә борчуга сала. Кисәтеп куям - бу беркая да алып бармаячак, экстремистик гамәлләргә каршы торып кына калмаячакбыз, ә хөкем итәчәкбез, катгый һәм ишетелерлек итеп эшләячәкбез", диде Нәфыйков Татарстан прокуратурасының еллык җыелышында.

Нәфыйков 29 ноябрьдә татар теленә кагылышлы мәсьәләдә бер кисәтү ясаган иде инде. Ул чакта Дәүләт шурасы утырышында мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны бетерүе турында чыгыш ясап, прокурор "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр, кемнән чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак" дип белдерде.

Ике атна чамасы элек Русия президенты Владимир Путинның Нәфыйковны Дан ордены белән бүләкләвен социаль челтәрләрдә кайберәүләр прокурорның Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны бетерүгә керткән өлешен югары бәяләү буларак атады.

XS
SM
MD
LG