Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин татар телен ихтыяри укытуга күчүне тәнкыйтьләп чыкты


Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ихтыяри укытуга күчерү татарлар белән урыслар арасында каршылык чыгарды дип саный.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ихтыяри укытуга кчүне тәнкыйтьләп чыкты. Аның фикеренчә, ихтыяри укыту җәмгыятьне икегә бүлде. Ул бу хакта ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә әйтте.

"Без тыю, чикләү юлы белән уртак фикергә килә алмавыбызны аңлыйбыз. Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән яңа ФГОС (федераль дәүләт мәгариф стандарты) юнәлешендә эш алып барабыз... Минем фикеремчә, бу ихтыяри укытуны бетерергә кирәк, ул [җәмгыятьне] икегә бүлде һәм урыслар белән татарлар арасында каршылык чыгарды", диде парламент рәисе.

"Бердәм Русия"нең "Яшь гвардия" әгъзалары алдында чыгыш ясап, Мөхәммәтшин хәзерге ФГОС нигезендә Русия халыкларының милли телләрен өйрәтү ихтыяри һәм аны ата-аналар рөхсәте белән генә укытырга мөмкин, бу Татарстан халкының зур өлешендә "авырлык һәм аңлашылмаучанлык тудыра".

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдырды. ​

Соңгы көннәрдә татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту мәсьәләсе тагын күтәрелә башлады. Күптән түгел хокукый мәгълүмат порталына дәүләт мәгариф стандартының яңа өлгесе эленде. Анда башлангыч сыйныфларда туган телләрне уку мәҗбүри диелә. Моннан тыш 2018 елның 6 апрелендә "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, татар телен ихтыярига калдыру белән татар милләте беркайчан да килешмәячәген әйтте һәм мәсьәләне хокукый аспектта хәл итәргә чакырды.

10 апрельдә Русия думасының берничә депутаты республикаларының милли телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укытылырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте.

Татарстан җитәкчелеге мондый канун җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдерде.

XS
SM
MD
LG