Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сhange.org-та Думада милли телләрне бетерүче канун әзерләгән Чуашстан вәкилләренә каршы имза җыела


Петиция авторы Юрий Осокин
Петиция авторы Юрий Осокин

Петициядә республикаларның милли телләре урыс теле белән тигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш, милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесе әзерләүчеләр Русия думасында утырмаска тиеш диелә.

Чуашстан парламенты депутаты ярдәмчесе Юрий Осокин Сhange.org-ка урнаштырган петициядә Русия думасына әлеге республикадан сайланган депутатлар Олег Николаев һәм Алена Аршинованың ышанычны югалтуы, аларның ил парламентыннан китәргә тиешлеге турында языла.

Николаев һәм Аршинова урыс теленнән кала башка милли телләрне мәктәптә укытуны ата-аналар теләгенә калдыруга багышланган канун өлгесен әзерләүчеләр төркемендә. Бу канун 10 апрель Думага тәкъдим ителгән иде.

"Республикаларның милли телләре урыс теле белән тигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш һәм тел, раса, милли яктан дискриминация булырга тиеш түгел, сугышка кадәрге Нюрнбер кануннарына һәм тәртипләренә урын бирергә бездә фашистлар режимы түгел", дип яза Осокин.

Петициядә телләргә кагылган канун өлгесенә каршы чыккан Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары тәкъдимен хупларга диелә.

1 май урнаштырылган петецияне 4 май төш вакытына 1596 кеше имзалаган иде.

Апрель урталарында Русиядәге берничә республика вәкилләреннән торган инициатив төркем Change.org-та президент Владимир Путинга мөрәҗәгать чыгарды. Аны имзалаучылар 4 майда 6200гә якынлашты.

XS
SM
MD
LG