Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае милли телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесенә каршы чыкты


Корылтай Русия мәктәпләрендә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесеннән башка да илдәге халыкларның телләре үссен өчен шартлар тудырылмый дип белдерә.

Дөнья башкорт корылтае Русиядә урыс теленнән кала башка милли телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укыту турында канун өлгесенә каршы чыкты. Карар корылтай башкарма комитеты шурасы утырышында кабул ителде. Бу хакта белдерү әлеге оешма сайтында урнаштырылган.

Шурада бертавыштан мондый канун өлгесе Русия халыкларын акрынлап юкка чыгарачак дип белдерелгән.

"Ана телләрен ихтыяри укытуны канунилаштырырга омтылуны илдәге асаба халыкларның төп хокукы булган телләрен саклау һәм үзләре яшәгән җирләрдә куллануны бетерүгә юнәлгән кебек кабул итәбез. Мондый гамәлләр русияләрнең яшәешенә тискәре йогынты ясаячак, иҗтимагый тормышка таркаулык китерәчәк. Канун өлгесе кабул ителсә, мәгарифтәге тел сәясәтен тулысынча җимерәчәк", диелә белдерүдә.

Корылтай башкарма комитеты шурасы әгъзалары фикеренчә, бу кануннан башка да Русиядәге халыкларның телләре үсү өчен шартлар тудырылмый.

Корылтай мөрәҗәгатьне Русия думасына һәм Федераль җыенга җибәрәчәк һәм әлеге канунны кабул итмәүләрен сораячак дип белдерелә.

20 апрельдә Дөнья татар конгрессы да әлеге канун өлгесенә каршы мөрәҗәгать чыгарган иде.

25 апрель Татарстан Дәүләт шурасы утырышында Русиядә республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыруга каршы чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG