Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары думадагы Татарстан депутатларына мөрәҗәгать чыгарды


Вконтакте сайтында "Татар ата-аналары" берләшмәсе
Вконтакте сайтында "Татар ата-аналары" берләшмәсе

Алар мөрәҗәгатьне 19 июнь Думада туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенең каралуы алдыннан чыгарды.

Вконтакте сайтында "Татар ата-аналары" берләшмәсе Русия думасына Татарстаннан сайланган депутатларга мөрәҗәгать чыгарды. Берничә активист сөйләгән бу видеоязмада депутатлардан 19 июнь көнне каралачак туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен кабул иттермәү таләп ителә.

"Әлеге канун өлгесе кабул ителү очрагында безнең балаларыбыз мәктәпләрдә туган телләрен өйрәнүдән мәхрүм калачак. Сез Дәүләт думасында безнең хокукларны якларга тиешле кешеләр. Минем бөтен халыкларның да хокуклары тигез булган Русия федерациясендә яшисем килә", дип әйтә ата-аналар.

Error rendering VK.

Активистлар сүзләренчә, канун өлгесенең мәгълүм редакциясе татарларның һәм башка халыкларның ихтияҗын кәнәгатьләндерми. Видеомөрәҗәгать балаларның "без туган телдә белем алырга телибез" дигән сүзләре белән тәмамлана.

Видео белән бергә чыккан текстта 21 июнь көнне Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына да мөрәҗәгатьләр яздыру тәкъдиме ясала.

Моңарчы бер төркем Татарстан һәм Башкортстан активистлары Русия президенты Владимир Путинның туры элемтәсенә дә мөрәҗәгатьләр яздырды. Әмма туры элемтә барышында әлеге мәсьәлә күтәрелмәде.

Русиянең дүрт милли республикасы - Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутия активистлары милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза җыйган. Аларны Мәскәүдә тапшыру дәвам итә.

Русия мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру турында канун өлгесе Русия думасында 19 июнь каралачак. Медиада аның икенче укылышка тәкъдим ителгән ихтимал тексты чыкты.

XS
SM
MD
LG