Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы туган телне өйрәнүгә 1 сәгать калдыруны тәкъдим итә


Русия мәгариф министрлыгының эшче төркеме уку програмы тәкъдимен төбәкләргә җибәргән. Програмда туган телгә бер сәгать, әдәбиятка бер сәгать аерылган.

Азатлык радиосы редакциясенә Русия мәгариф министрлыгының эшче төркеме булдырган уку програмы документы проекты билгеле булды. Әлеге уку програмы төбәкләргә тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр кертү өчен юлланган, алар 2 июльгә кадәр кабул ителә диелә. Програм белән килгән аңлатманы Русия мәгариф министрлыгының Мәгариф бирү бүлегенең Дәүләт сәясәте департаменты киңәшчесе Светлана Третьякова имзаланган.

Уку програмы проекты нигезендә 5 көнлек уку атнасы каралган. Ике документта I-IV һәм V-IX сыйныфлар өчен төрле фәннәргә бирелгән саннар китерелә.

1-4 сыйныфларда "туган тел" фәнен укуга атнага бер, "туган әдәбият" дәресенә дә бер сәгать бирелә. Шул ук вакытта урыс теленә атнасына дүрт, "әдәби уку" дәресенә (урыс әдәбияты) дүрт (дүртенче сыйныфта өч) сәгать бүленә. Чит телне програмда икенче сыйныфтан башлап атнага ике сәгать өйрәнү тәкъдим ителә.

5-9 сыйныфлар өчен ике төрле уку програмы варианты бар. Икесендә дә туган тел һәм әдәбият дәресләренә берешәр сәгать бирү тәкъдим ителә, бер програмда 9 сыйныфта туган әдәбият дәресе юк.

Урыс теленә бер програм вариантында дүрт (8 сыйныфта - өч), урыс әдәбиятына ике (9 сыйныфта - өч) дәрес бирергә тәкъдим ителә. Програм авторлары беренче чит телгә 2-3 сәгать бирүне, 6-9 сыйныфларда бер сәгать икенче чит телне аерып бирүне тәкъдим итә.

Барлык тел дәресләре уку планының мәҗбүри (инвариант) өлешендә тәкъдим ителә. Проектта республика дәүләт телләре күрсәтелмәгән, аңлатмада "уку планнары республикалар дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мөмкинлеген тәэмин итә" дигән сүзләр генә бар.

Азатлык радиосы якын арада әлеге документ буенча белгечләр фикерләре белән таныштырачак.

19 июнь көнне Русия думасы милли телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесе беренче укылышы кабул итте, җитди үзгәрешләр икенче укылышка кертеләчәк, дип белдерелде.

"Туган телләргә каршы канунга урын юк" инициатив төркеме канун өлгесенә үз тәкъдимнәрен юллады. Анда республика дәүләт телләрен мәҗбүри укыту тәкъдиме дә бар.

​​

XS
SM
MD
LG