Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инициатив төркем туган телләр турында канунга тәкъдимнәрен бастырды


"Туган телләргә каршы канунга урын юк" инициатив төркеме "Мәгариф турында" канун үзгәрешләренә үз тәкъдимнәрен юллый. Алар бу тәкъдимнәрне кертүне депутатлардан таләп итәргә чакыра.

Туган телләрне ихтыяри укытуга каршы чыккан "Туган телләргә каршы канунга урын юк" инициатив төркеме якын вакытта каралачак "Мәгариф турында" канун үзгәрешләренә үз тәкъдимнәрен чыгарды.

Инициатив төркем тугыз тәкъдим әзерләде. Аның беренчесе – республика дәүләт телләрен уку планының инвариатив, ягъни мәҗбүри өлешендә калдыру. Шул ук вакытта болай да җитәрлек дәрәҗәдә укыту сәбәпле, урыс телен бу исемлеккә кертмәү тәкъдим ителә.

Икенче тәкъдим – туган тел дәресләрен дә мәҗбүри өлештә калдыру, 9 һәм 11 сыйныфтан соң бу фәннән дәүләт имтиханнарын кертү.

Моннан тыш, тәкъдимнәр арасында урта белем бирү йортларында туган телләрдә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, мәктәптә туган тел укытучысын тоту мөмкинлеге булмаган очракта әлеге предметны онлайн укыту платформасын булдыру, туган телләрдә укыткан милли мәктәпләр концепциясен төзү бар.

Инициатив төркем исемлегендә туган телләрдә мәгарифне булдыруга бәйле конкрет тәкъдимнәр дә китерелә.

19 июнь милли телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесе беренче укылышы кабул ителде, җитди үзгәрешләр икенче укылышка кертеләчәк, дип белдерелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG