Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары телне якламаган депутатларны думадан кайтарырга чакыра


Татар активистлары Путинга мөрәҗәгать яздыра
Татар активистлары Путинга мөрәҗәгать яздыра

21 июнь Татарстан Дәүләт шурасының чираттагы сессиясе. Татарстан депутатлары тел мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтырмы — билгесез. Татар активистлары исеменнән "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Русия думасына Татарстаннан сайланган депутатларны кире кайтартуны таләп иткән хат юлланган.

19 июньдә Русия думасындагы сессиядән соң татар активистлары Татарстаннан сайланган 16 депутат мандатларыннан баш тартырга тиеш дигән фикердә. 31 кеше имзаланган хатны алар "Бердәм Русия" фиркасенең сәркатибе, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә юллаганнар. 12 меңлек актив язылучысы булган Татар ата-аналары төркеме активистларының берсе, өч бала әнисе Айсылу Галиева Азатлыкка "Бу мөрәҗәгать – күңел ачысы белән язылган. Думадагы 16 татарстанлы депутат, "Бердәм Русия" фиркасеннән сайланган депутатлар, без, татар ата-аналары аларның канун өлгесен хуплап тавыш бирүләре белән ризалашмаганны белдердек", дип әйтте. Айсылу ханым Татарстан Дума депутатларын чакыртып кайтара алуына ышанмый, әмма бу тәэсир итәргә мөмкин дип әйтә. Хат Вконтактедагы "Татар ата-аналары" төркемендә урнаштырылган.

Фәрит Мөхәммәтшинга юлланган хатта Татарстаннан сайланган депутатлар исемләп атала һәм аларның Татарстан парламенты тискәре бәя биргән канун өлгесен хуплаулары шаккаттырды һәм тетрәндерде дип әйтелә.

"Әлеге канун проектына карата Татарстанның тискәре бәяләмәсе Думага җиткерелгән иде дип беләбез. Башка республикаларда җәмәгатьчелек каршы чыкса да, рәсми хакмимиятләрнең дәшми калуларын да беләбез. Иң шаккатырганы канун проекты өчен Татарстаннан сайланган депутатларның уңай тавыш бирүе булды. Аларның республикаларның дәүләт теленә, РФ Конституциясенең 68нче маддәсенә төкереп тә бирмәүләре тетрәндерде безне: Ирек Богуславский, Морат Гаделшин, Илдар Гыйлметдинов, Әлфия Когогина, Фатих Сибагатуллин, Александр Сидякин, Айрат Фәррахов, Ринат Хайров, Айрат Хәйруллин, Равил Хөснуллин, Валентин Чайка. Бу әфәнделәрнең кайберләре Татарстан сайлаучыларына таныш та түгел. Бу депутатлар сайлаучыларның да, сезнең – Татарстанның Дәүләт шурасы чакыруын да, канун проектына каршы тискәре бәяләмәсен дә аяк астына салып таптаган була. Иршат Минкин битараф. Марат Бариев, Ирек Зиннуров, Ольга Павлова һәм Юрий Синельщиков тавыш бирүдә катнашмаган.

Сорауларның куелышында да безне борчыганы яңгырамады. Туган телләр укытылсын, әйе, ә республикабызның дәүләт телләрен ничек укытабыз соң без? Татарстандагы дәүләт телләренең тигез хокуклы булуы нәрсәдә күренә? Республикаларның дәүләт телләре турында яңгыраган сорауга да В.Никонов җавап бирүдән качты. Безнең депутатлар нәрсә өчен тавыш бирде? Белмим нәрсә өченме?
Өстә язганнарны исәпкә алып, фирка исемлеге буенча сайланган депутатларны Русия Дәүләт Думасыннан кире чакыртып алуыгызны таләп итәбез. Татарстанның дәүләтчелегенә, аның төп канунына, дәүләт телләренең тигез хокуклылыгына битараф караган депутатлар безгә кирәк түгел!
"

Татарстан парламентының хатлар бүлегендә Азатлыкка мондый эчтәлекле хат килгәнен расладылар, әмма хат адресатына барып җитмәгән. "Фәрит Мөхәммәтшин бүген юк, ул карый алмаса, хат Юрий Камалтыновка тапшыралачак", дип әйтте алар.

Хокук фәннәре галиме Борис Железнов сүзләренчә, Русия думасында депутатларны кире чакырту процедурасы кануни рәвештә каралмаган.

Борис Железнов
Борис Железнов

"Мин белгәнчә, сайлаучылар үзләре депутатларны кире чакырта алмый, мондый очракларның булганы юк, мондый кануннар да юк дип беләм. Сүз Русия думасы депутаты турында бара икән, бу мәсьәлә белән Русия Үзәк сайлау комиссиясе шөгыльләнә дигән сүз. Инициатива башта сайлау комиссиясендә, шуннан соң Русия думасында карала. Ләкин бездә бу прокуратура соравы белән генә карала ", диде ул Азатлыкка. Железнов Русия думасында җинаять очракларында прокуратура соравы белән генә депутаттан вәкаләтләр алу күренеше булуын әйтте.

Шул ук вакытта Русия төбәкләрендә депутатларны кире чакырту процедуралары бар. Татарстанда мондый канун бар, Русия дәрәҗәсендә исә мондый кануннар юк, ди Железнов.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Җәмәгать эшлеклесе, элеккеге депутат Фәндәс Сафиуллин Татарстаннан сайланган депутатлар республикада сәяси кризис китереп чыгарды, аларның "Мәгариф турында"гы канунга үзгәрешләр кертү өлгесен хуплап тавыш бирүе Татарстан тарихында иң хурлыклы вакыйга дип бәяләде. Аларны депутат мандатларыннан мәхрүм итүнең хокукый яклары булмаса да, әхлак төшенчәләре дә бар икәнен искә төшерде.

"Депутатларның вазифаларыннан мәхрүм итүнең кануни нигезләре юк. Әмма иҗтимагый рәвештә аларга әхлакый яктан ышанычсызык белдерү мөмкин һәм кирәк. Сез безнеке түгел, сез Татарстанның кануннарын танымыйсыз, Дәүләт шурасы карарын кабул итмисез, Татарстан президентының канун өлгесенә тискәре бәяләмәсен исәпкә алмыйсыз дип әйтергә тиешбез. Аларның Русия Дәүләт думасындагы сессия вакытында кайсы тавыш бирде, кайсы битараф булды, кайсы төймәгә гомумән басмады, әмма барыбер барысы да бу милләтләрне үлем җәзасына хөкем ителгән канунны яклады булып исәпләнә. Татарстан өчен бу – иң хурлыклы вакыйга. 16 депутат Татарстанда сәяси кризис тудырды. Татарстанның рәсми рәвештә әйтелгән фикерен, карарын үтәмәскә батырчылык иттеләр. Алар фирка кысаларында эшли, аннан ары сикерә алмыйлар дип әйтергә мөмкиннәр. Алай түгел, алар намзәт булганда гына фирка вәкилләре, сайлангач инде алар – халык вәкиле. Димәк, халыкка да буйсынырга теләмәде, безне алдады", диде ул.

Сәясәтче, Русия Думасының элеккеге депутаты Дмитрий Гудков Азатлыкка депутатларны чакыртып алу беркайда да язылмаган, чакыртып алуга каршымын, чөнки хакимият аны үзенә кулай булмаган депутатларга каршы кулланачак, дип әйтте.

Дмитрий Гудков
Дмитрий Гудков

"Хәзер инде Думада бәйсез депутатлар бетте. Аның алтынчы чакырылышта соңгысы мин булдым. Депутатлар барысы да федераль үзәккә бәйле. Шуңа алардан ничек таләп итәләр, шулай тавыш та бирәләр.

Вячеслав Никоновның яңгыраган вәгъдәләре, ягъни икенче укылышта төзәтмәләр керәчәк дигән сүзләренә ышану – самимилек. Депутатлар турында артык югары фикердәсез. Бүгенге депутатларга бары тик күзләре яхшы күрүе турында кайгыртырга кирәк. Сессия вакытында һәрбер фракциянең кизү торучысы бар. Кайсыдыр мәсьәләне тавышка куйганда ул имән бармагын өскә күтәрсә – хупларга, аска төшерсә кире кагырга, әйләндереп йөртсә – ирекле тавыш бирү дигәнне аңлата. Шуңа депутатлар Никоновны тыңламыйча, кизүдә торган кешегә генә караганнардыр.

Телләргә килгәндә, АКШта хәтта сөйләшү генә түгел, ә документ әйләнеше дә төрле телләрдә булырга мөмкин. Глобальләшү чорында тел өйрәнүне тыю - заманнан артта калу, зыянлы һәм демократик кыйммәтләргә каршы килә", диде ул.

Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин, Татарстан Дәүләт шурасының Татарстаннан сайланган депутатларга турыдан-туры тәэсир итү көче юк, диде. Ул үз сүзен, фикерен әйтте. Канун өлгесе өченче укылышта кабул ителгән очракта ул Федерация шурасына җибәрелә, анда инде Татарстанның ике вәкиле бар. Башка милли республикалар да үз вәкилләренә хупламаска дигән күрсәтмә бирергә тиеш, ди ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Депутатларны чакыртып алуның юридик механизмнары юк, ә рухи-әхлакый ягы бар. Кайсыдыр депутатка тискәре бәя белдерәбез икән, димәк, хакимият, "Бердәм Русия" фиркасе аны киләсе сайлауда исемлеккә кертергә-юкмы дип уйлый башлый. Абруе булмаган депутатлар Думага кирәкми. Аларны күзәтеп торалар.

Татарстаннан сайланган Дума депутатларының шулай тавыш бирүенә ике аңлатма биреп була. Казанның Мәскәү Кремле белән ниндидер килешүе бар һәм шуның нигезендә Татарстан депутатлары бу канун өлгесен киләчәктә үзгәрешләр булачагын истә тотып хуплый. Икенчесе – Татарстан Дума депутатларын тулаем рәвештә контрольдә тота алмый. Думада фракция, сәяси дисциплина бар. Безнең Татарстан депутатлары шуңа сылтый. Спикер Вячеслав Володин берничә елда Думаны казарма хәленә китереп депутатларны автоном рәвештә эшли алмавына китерде.

Бу хәзерге проблема гына түгел. Моңарчы булган чакырылышта да республикадан сайланган Дума депутатлары Татарстан позициясен тулаем яклап чыга алмады. Татарстан мәнфәгатен алга сөрүчеләрдән шул бер актив милләтпәрвәр Фәндәс Сафиуллин гына булды. Дума сәяси институт булудан мәхрүм.

Дәүләт шурасына да, җәмәгатьчелеккә дә хокукларын яклау турында мөрәҗәгать итү, таләп итүе туктамаска тиеш. Милли җәмәгатьчелек үз активлыгын күрсәтмәсә - тел бетәчәк. Алар халык каршы булганны белә. Дөнья футбол беренчелеге шаукымы белән тиз генә кабул итеп куярга уйладылар. Килеп чыкмады, чөнки Татарстанның, җәмәгатьчелекнең фикерен истә тотарга кирәк. Пенсияне күтәрү социаль каршылыкка, ә тел мәсьәләсе сәяси каршылыкка китерә ала. Икесе бергә кушылса - куркыныч.

Моңа кадәр Татар иҗтимагый үзәге дә "Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатлар ышанычны акламады, шуңа аларны кире чакырту эшен башларга кирәк" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG