Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатлар ышанычны акламады, шуңа аларны кире чакырту эшен башларга кирәк дип саный.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) татар теленең дәүләт теле статусын якламаган өчен Русия думасындагы Татарстан депутатларын кире чакырту эшен башларга кирәк дип саный. Бу хакта бүген ТИҮнең президиумы рәисе Фәрит Зәкиев матбугат очрашуында әйтте. Үзәк мәгариф турындагы канун өлгесенә каршы төрле чаралар узуын искә алып аны кабул итмәскә чакырды.

"Апрель, май айларында Казанда пикетлар һәм митинглар узды. Русия думасы рәисенә һәм депутатларына Конституциягә, халыкка каршы килә торган провокацион канун өлгесен карауны кире кагуны таләп итеп мөрәҗәгатьләр җибәрелде. Депутатлар сайлаучылар алдында үз бурычларын үтәмәде. Алар татар теленең дәүләт теле статусын, Татарстанның дәүләтчелеген якламады. Шуңа без Думага Татарстаннан сайланган депутатларга ышанычсызлык белдерәбез һәм аларны кире чакырту эшен башларга тәкъдим итәбез", диелә белдерүдә.

Татар иҗтимагый үзәге канунның 19 июньдә каралуына катгый протест белдерүен әйтә. Аның Русия федератив төзелешенә, Русия республикалары дәүләтчелегенә зыян салачак бомба икәнен искәртә.

"Әлеге канун өлгесен карау һәм кабул итү Русия республикаларында җәмгыятьнең бүленешенә, традицион татулык мөнәсәбәтләрен һәм халык арасындагы дуслыкны бозуга китерәчәк. Халыклар арасында тынычлыкны һәм татулык хөрмәтенә, "демократик федератив хокукый дәүләт" принципларын саклап калу өчен әлеге канун өлгесен караудан алуны сорыйбыз", диелә БТИҮ белдерүендә.

Фәрит Зәкиев әлеге канун өлгесе "татар теленең дәүләт теле статусын кире кагу" белән бер диде. БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт документны "Русиядә ана телләрен укытуны юк итәргә омтылу" дип атады.

БТИҮ шулай ук Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга да мөрәҗәгать юллаган. Бүген аның белән дә таныштырдылар.

Әлеге хатта канун өлгесенең Русия һәм Татарстан Конституциясен "тупас бозуы" турында әйтелә. "Дәүләт теле ихтыяри нигездә укытыла алмый. Татарстан Конституцияснең 8нче маддәсен юкка чыгару татар халкының дәүләтчелегенә һөҗүм дип бәялибез", диелә документта.

Володинга юлланган мөрәҗәгатьтә шулай ук туган телләр турында канун өлгесенең Русия Конституциясе мәхкәмәсе карарына да, Төбәк телләре һәм азчылык телләр Европа хартиясенә дә каршы килүе искә алына. "Халыклар арасында тынычлык һәм килешү хакына, "демократик федератив хокукый дәүләт" принципларын саклау хакына әлеге провокацион, антиконституцион, халыкка каршы булган канун өлгесен караудан алырга чакырабыз", дип тәмамлана ТИҮ мөрәҗәгате.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG