Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин телләрне сакларга чакырды. Белгечләр аңа ышанмый


Путин Пятигорскида "Машук" яшьләр форумында, 15 август 2018
Путин Пятигорскида "Машук" яшьләр форумында, 15 август 2018

Русия президенты Владимир Путинның узган ел Йошкар-Олада ясаган белдерүеннән соң милли мәгариф системы тар-мар килде. Бу хәлләрдән соң бер ел узгач Путин милли телләрне саклауга бәйле совет чорындагы програмны тергезергә чакырды. Милли телләрне үстерү турында сүз юк.

Русия президенты Владимир Путин илдә милли телләрне саклауга бәйле Совет берлегендә гамәлдә булган програмны тергезергә кирәк дип белдерде.

"Бу – бик мөһим һәм кызыклы. Дөньяда ел саен күп телләр юкка чыга. Әдәбият юкка чыга. Бүген, әлбәттә, моны заманча, яңа нигездә тергезергә кирәк", диде Путин 15 август Пятигорскида узган "Машук" яшьләр форумында.

Татарстаннан милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин Путин әйткән програмны төзү бик актуаль дип саный.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Чыннан да туган телләрне укыту програмын төзергә кирәк. Ул федераль програм булырга тиеш. Без татар телен дәүләт теле буларак укытабыз дип мактанып йөрибез әлбәттә, ләкин безнең татарларның дүрттән өче Русиядә туган телләрен бөтенләй укымый. Барлыгы 7% бала гына татар телен укый. Алар шыр надан. Русия төбәкләрендә татар телен укыту өчен бернәрсә дә эшләнми.

Иң мөһиме - бу федераль програм булсын, төбәк програмы булып калмасын. Бүген Русия төбәкләрендә туган тел укытучыларын, татар теле укытучыларын әзерләү юк. Исән калган укытучылар гына бераз факультатив рәвештә укытып ята. Шуңа мондый програм төзелүе бик актуаль мәсьәлә. Ул сыйфатлы булырмы, әллә күз буяу өчен генә эшләнерме, анысы башка мәсьәлә", диде ул.

Лотфуллин сүзләренчә, Путин совет чоры мәгариф системына әйләнеп кайтырга тели.

"Совет чорында да республиканың дәүләт телләре мәҗбүри укытылмый иде. Аларның дәүләт телләре юк та иде. Бүгенге канун нигезендә татар мәктәпләре юк, чөнки укыту телен ата-аналар үзләре сайлаячак. Хәзер укыту телләрен урындагы мәгариф органнары да, хакимият тә билгеләми. Аны ата-аналар үзләре сайлый. Татар мәктәбендә дә урыс телен сайларга мөмкин. Урыс мәктәбендә дә татар телен сайларга мөмкин. Бусы ата-аналар теләге. Монда бер генә әйбер бар - ул сайлау ирекле булырга тиеш. Ирекле булсын өчен сайлау шартлары тигез булу мөһим. Безнең илдә сайлау шартлары тигез түгел. Урыс теленең бик зур өстенлекләре бар", ди Лотфуллин.

"Татар ата-аналары" төркеме активисты Ксения Зарипова милли телләрне үстерү програмы юк, аның булуы булмаудан хәерлерәк, диде Азатлыкка.

Ксения Сабирова
Ксения Сабирова

"Русиядә 160 милләт вәкиле яши, ул програм булса, акча ничек бүленер – белмим. Тамызып кына бирелер, мөгаен. Аннары ул төбәкләр җилкәсенә дә төшәргә мөмкин. Әгәр дә намуслы итеп эшләнсә, милли телләр програмының уңай нәтиҗәсе булырга мөмкин. Әмма Русиядә булган акча дөрес тотылмый, урлана. Алай була икән, телләр үсешен тәэмин итә торган конкрет гамәлләр урынына буш сүз яңгырый торган конференцияләр уздырып хисап тотачаклар. Һәрхәлдә күпмилләтле дәүләттә милли телләрне үстерү програмы булырга тиеш", диде Ксения ханым.

Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуга каршы көрәшеп йөргән “Рус мәдәнияте җәмгыяте” рәисе Михаил Щеглов Путинның сүзләрен хуплады. Ул моны кирәкле адым дип саный.

Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

"20 елдан артык Русия республикаларында үз телләренә карата ниндидер юк-бар белән шөгыльләнделәр. Аңа дәүләт теле статусы биреп һәм үз җирлегенә килгән барлык кешене шул телне укырга мәҗбүр иттеләр. Татарстан шуның ачык мисалы. Телне саклау өчен бөтенләй башка алымнар кирәк", диде Щеглов Idel.Реалиига.

Аның сүзләренчә, Путинның Йошкар-Оладагы белдерүеннән соң бүген әйткәннәре һич кенә дә юктан түгел. Бу халыктан булган мөрәҗәгатьләргә бәйле дип саный ул.

"Хәзер килеп туган аңлашылмаган хәлгә бәйле халыктан күп мөрәҗәгатьләр килгән һәм бу процесс шуңа башлангандыр. Төбәкләрдән, бигрәк тә Татарстаннан көчле хәрәкәтләр булуга карамастан, хәзер инде барысы да әкрен генә үз җаена салына", ди Щеглов.

​Башкорт милли хәрәкәте вәкиле, галим Тимур Мохтаров Путинның милли телләрне үстерү програмы гамәлгә кергән очракта да ул күз буяу белән генә шөгыльләнәчәк дип сөйләде Азатлыкка.

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

"Федераль үзәк үзе милли телләрне буа, шул ук вакытта кәнфит тә каптыра. Мәктәпләрдән милли телләр кысрыклап чыгарылгач һәм бу хакта канун кабул ителгәч, нинди програмнар, нинди фондлар турында сүз барырга мөмкин?

Милли телләрне сәясәттән аерырга, аны фольклор дәрәҗәсенә калдырырга телиләр. Әмма сәясәтсез телләр үсеш кичерми. Дәүләт програмы булачак дигән сүз – милли республикаларга эткә сөяк ыргыткан сыман кебек килеп чыга. Аның әһәмияте булмаячак, ул телләр үсешенә бернинди тәэсир дә ясый алмаячак. Ул бер имитация гына булачак. Башкортстанда 1 февральдә үк дәүләт һәм милли телләрне үстерү республика програмы кабул ителергә тиеш иде. Ул һаман да кичектерелә. Минемчә, федераль дәрәҗәдә моңа рөхсәт юк. Мәскәүдә милли сәясәтнең үз карашы", диде ул.

​Саха республикасы дәүләт җыены депутаты Иван Шамаев мәгарифкә ясалган һөҗүмне бернинди дә яңа програмнар белән төзәтеп булмый дигән фикердә.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

"Путинның мондый сүзләр әйтүенә ышану авыррак. Бу бит моңа кадәр әйтелгән сүзләргә, башкарылган гамәлләргә каршы килә. Инде милли төбәкләрдәге милли мәгариф системына зыян салынды, балалар, ата-аналар безнең туган тел нинди, безгә кайсысын сайлау файдалы дип баш вата. Күп очракта сайлау милли телләр файдасына түгел. Узган ел мәктәпләрне тикшереп, быел Мәгариф канунына үзгәрешләр кертеп инде зыянлы эш башкарылды. Милли һәм дәүләт телләренә хөкем чыгарылды. Ниндидер яңа дәүләт програмнары гына вазгыятьне уңай якка үзгәртер дип ышанмыйм. Путин – тәҗрибәле сәясәтче. Ул бу сүзләре белән булган проблемны шомартырга тырыша. Бу – сүзләр генә", диде Шамаев ​Азатлыкка.

Карачай-Чиркәс республикасыннан тюрколог Харун Акбаев Путин белдерүе Русиядә хәзер барган тел сәясәтенә берничек тә уңай тәэсир итә алмый дип саный.

“Бу федераль хакимиятнең агрессив гамәлләрен чираттагы тапкыр матурлап күрсәтү генә”, ди ул.

​Удмурт активисты Артем Малых бу президентның җыелышларда әйтә торган гомум сүзләре һәм аннан ниндидер нәтиҗә көтәргә кирәк түгел дигән фикердә.

Артем Малых
Артем Малых

"Бу Путинның стандарт җавабы, халык алдына чыгып аның башкача әйтүе мөмкин дә түгел. Телләрне саклау мөһим түгел, моның белән шөгыльләнергә кирәкми димәс бит инде. Бу - буш сүзләр, коры белдерү, алар артында берни тормый" диде Малых. ​

Бер ел элек Путин Йошкар-Олада ана теле булмаган телләрне көчләп укыту - ярамаган хәл дип белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң Татарстан һәм башка милли республика мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG