Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады


Владимир Путин

Рәсми медиа чарасында бастырылганнан соң канун гамәлгә керә.

Русия президенты Владимир Путин туган телләрне укыту турында канунга кул куйган. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Документны Федерация шурасы да раслады. Русия президенты имзалап, рәсми медиа чарасында бастырылганнан соң канун гамәлгә керә.

Канунга ярашлы, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, ләкин туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG