Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Тамерлан Камболов Русия халыклары телләрен яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать итте


Тамерлан Камболов
Тамерлан Камболов

Төньяк Осетиядә яшәүче галим Тамерлан Камболов Русия халыклары телләрен яклауны сорап Берләшкән милләтләр оешмасына (БМО) мөрәҗәгать язган. Үз мөрәҗәгатен ул БМОның кеше хокуклары һәм асаба халыкларның төп ирекләре мәсьәләсендә махсус вәкиле Виктория Таули-Корпус исеменә юллаган.

Мөрәҗәгатьтә "Русия мәгарифе турында" канунга үзгәрешләр кертү фикер алышу вакытында ук Русиянең милли төбәкләре җәмәгатьчелегендә җитди борчылу тудырды диелә. Камболов язуынча, төзәтмәләр тормышка ашса, бу хәл Русия халыкларының йөзләгән теленә киләчәктә сакланып калу һәм үсү мөмкинлекләрен куркыныч астына куячак.

"Урыс теленең Русиядә яшәүчеләрнең күпчелеге өчен, беренче чиратта, урыс халкы өчен туган тел булуы болай да билгеле. Шунысы да бәхәссез – урыс балаларының туган телләрен өйрәнүгә хокуклары урыс телен дәүләт теле буларак өйрәнгәндә тулысынча канәгатьләндерелә. Урыс телен укыту күләме башка халыкларның туган телләрен укыту күләменнән берничә тапкыр күбрәк. Урыс теленә туган тел статусын бирү - аның сәгатьләрен тагын да арттыру дигән сүз. Урыс телен шулай көчәйтеп, туган телләрне сайлауга калдыру илдәге урыс булмаган халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен һәлакәткә китерәчәк", дип яза галим.

Урыс телен көчәйтеп, туган телләрне сайлауга калдыру илдәге урыс булмаган халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен һәлакәткә китерәчәк

Русиянең мәгариф системы шундый ки, монда халыкларның туган телләрендә белем бирүче балалар бакчалары һәм мәктәпләр юк диярлек. Бөтен укучылар урыс теленнән БДИ бирергә тиеш, бөтен фәннәрдән дә имтихан бары урыс телендә генә. Шушылардан чыгып, урыс булмаган милләттәге ата-аналар теләсә-теләмәсә дә, балаларының туган теле дип урыс телен атаячаклар, урыс телен туган тел фәне кысаларында өйрәнүгә гариза язачаклар, чөнки урыс телен яхшырак белгән саен балаларының алга таба сыйфатлы белем алу һәм социаль яктан үз-үзен тормышта табу мөмкинлекләре артуын алар аңлый, ди Камболов.

Ә туган тел итеп үзенең милли телен сайлаган балалар урыс телен өйрәнү сыйфаты нисбәтендә кысырыкланган хәлдә калачак, чөнки алар урыс телен дәүләт теле буларак кына укыячак. Шулай булгач, уку бетереп чыкканда алар урыс теленнән БДИ тапшыру өчен дә, башка фәннәрне урыс телендә бирү өчен дә әзерлек ягыннан арттарак калган булып чыгачак, юагры уку йортларына кергәндә дә бу үзен сиздерәчәк.

"Шулай итеп, Русиянең миллионлаган гражданы, туган телләрне турыдан-туры тыю булмаса да, аларны өйрәнүдән баш тартырга мәҗбүр итүче объектив шартларга куелган. Болай барса, туган телләрнең социаль позициясе бөтенләй өметсез хәлгә калачак. Билгеле булганча, Русиядә урыс теленнән кала милли телләрнең барысы да диярлек теге яки бу дәрәҗәдә бетү куркынычы астында тора", дип белдерә галим.

Милли телләрне ихтыяри уку турындагы төзәтмәләр Русия Конституциясенә каршы килә

Камболов шулай ук, канунга кертелгән милли телләрне ихтыяри уку турындагы төзәтмәләр илнең Конституциясенә турыдан-туры каршы килә, ди. Чөнки илнең төп канунында республикалар үз дәүләт телләрен булдырырга хокуклы, дәүләт телләрен өйрәнү шушы республикаларның үз кануннары тарафыннан идарә ителә", диелгән пунктлар бар.

"Ахыр чиктә, канунда кабул ителгән белем бирү-тел сәясәте тормышка ашырылса, бу Русиядәге мәдәният, тел күптөрлелегенең җимерелүенә, югалуына китерәчәк, ә ул, һичшиксез, дөнья рухи хәзинәсенең саллы бер өлеше булып тора", дип яза галим. Ул шулай ук бу турыда борчылып, бер төркем Европа галимнәренең Дәүләт думасына мөрәҗәгать итүен дә искәртә.

Камболов БМОның ЮНЕСКО хезмәте бу килеп туган вазгыять турында кайгыртып, Русиядә элек кулланынып килгән милли-төбәк компоненты кергән модельне камилләштереп һәм яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрер һәм кире кайтару мөмкинлеген тәкъдим итәр дип өметләнә. Бу модель Русия субъектларына үз төбәкләрендә телнең торышын исәпкә алып, белем бирү һәм телгә кагылышлы сәяси сорауларны үзләренә хәл итәргә мөмкинлек бирә иде, ди ул.

Мөрәҗәгатьнең тексты турында әлегә фикер алышулар бара. Фикерләр җыелгач, текст тулыландырылачак һәм бу мөрәҗәгатьне һәркем БМОга җибәрә алачак.

БМО гомум мәҗлесе 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итте. Әлеге проектны гамәлгә ашыручы төркем әгъзасы шул ук вакытта БМОның Дөньядагы асаба халыклары хокуклары белгечләре төркеме әгъзасы Алексей Цыкарев Дәүләтнең тел сәясәте турында БМОга шикаять итү мөмкин​ дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG