Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләтнең тел сәясәте турында БМОга шикаять итү мөмкин


 Алексей Цыкарев
Алексей Цыкарев

БМО белгече Халыкара асаба халыклар телләре елының Русия халыкларына нинди мөмкинлекләр бирүе турында сөйләде.

БМО 2019 елны Дөньядагы асаба халыкларның телләре елы дип игълан итте. “Idel.Реалии" хәбәрчесе әлеге проектны гамәлгә ашыручы төркем әгъзасы шул ук вакытта БМОның Дөньядагы асаба халыклары хокуклары белгечләре төркеме әгъзасы Алексей Цыкарев белән сөйләште. Ул асаба халык статусы кысалары, халыкларның проблемнары турында мәгълүматны БМО структураларына җиткерү мөмкинлекләре, БМОның бу юнәлештәге яңа эш планнары турында сөйләде.

– БМО нинди халыкларны асаба халыклар рәтенә кертә һәм Русиядәге кайсы халыклар анда керә?

Русиядәге күп кенә халыклар асаба халыклар рәтенә керә

– “Асаба халыклар” төшенчәсенең халыкара кулланылышта бердәнбер дөрес дип табылган билгеләмәсе юк. Әмма БМОның асаба халыклар хокуклары декларациясе яки Халыкара хезмәт оешмасының “Җирле халыклар һәм бәйсез дәүләтләрдә кабилә булып яшәүче халыклар турында” 169-нчы санлы конвенциясе кебек халыкара хокукый документларда теркәлгән билгеле бер кысалар һәм башка инструментлар бар. Шундый кысалар буларак теге яки бу халыкның үз җире белән тыгыз бәйләнеше булуны, ул халыкның билгеле бер җирдә хәзерге дәүләт кысалары барлыкка килгәнче үк яшәвен, үзенең башкалардан аермалы теле һәм мәдәнияте булуны, традицион тормыш рәвешен һәм башкаларны атарга була. Иң мөһимнәреннән берсе – үзен асаба халык дип тануы. Бу кысалар белән караганда, Русиядәге күп кенә халыклар асаба халыклар рәтенә керә. Русия кануннары нигезендә аерым, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган иң авыр хәлдәгеләр төркеменә кертелгән азсанлы халыклар гына түгел, кареллар, якутлар кебек күбрәк санлы халыклар да шулар рәтендә. Русиядә азсанлы асаба халыклар рәтенә кертелмәгән күп кенә халыклар, халыкара стандартлар белән караганда, шундый ук сыйфатларга ия һәм алар да асаба халык булып саналырга тиеш.

– Ә Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар, башкорт, мари, удмурт һәм башка халыклар да шулар рәтенә керәме?

– Бу үзләрен асаба халык дип тануга бәйле. Әйтик, татар милли хәрәкәте югарыда аталган кысаларга туры килә һәм үзен асаба халык дип атый, халыкара стандартлар турында сүз күтәрә икән, моны кире кагарга бернинди дә нигез була алмый. Идел буендагы күп кенә халыклар, мисал өчен удмуртлар, мордвалар һәм марилар үзләренең асаба халык булуын моңарчы да берничә мәртәбә белдергән иде. Төбәктәге төрки халыклар да шул ук сыйфатларга ия дип исәплим.

– Асаба халыклар телләре елы кысаларында нинди чаралар уздырырга җыенасыз? Ул чаралар Русиядә дә узачакмы? Яки БМО кысаларындагы чаралар белән генә чикләнәчәкме?

Русиядә хөкүмәт кушуы белән инде оештыру комитеты төзелгән

– БМО Генераль ассамблеясы ЮНЕСКОдан бу чараларны дөнья күләмендә алып баруны сорады. ЮНЕСКО җитәкчелегендә халыкара җитәкче төркем оештырылды, анда дәүләтләрнең һәм асаба халыкларның һәм БМО бүлекләренең вәкилләре керде. Шулай ук дөньякүләм чаралар планы да булдырылды. Гыйнвар аенда Парижда Асаба халыклар телләре елын ачу, асаба халыклар телләрен яклау онлайн-кампаниясе, Нью-Йоркта БМО Генераль ассамблеясы утырышы форматында зур конференция уздыру кебек киңкүләм чаралар да планлаштырыла. Женевада БМОның кеше хокуклары шурасында асаба халыкларның тел хокукларына багышланган тыңлаулар да узачак. Ягъни, бар дөнья буйлап төрле масштабта күп кенә чаралар узачак. Шулай ук киберкиңлекләрдәге чаралар, күргәзмәләр, бәйгеләр, тикшеренүләр һәм фестивальләр дә булачак. БМОның төрле мөмкинлекләре файдаланылачак. Шул ук вакытта төбәкләрдә дә төрле чаралар узачак. Мәсәлән, Мексика үзендә Латин Америкасына һәм Кариб диңгезе бассейнына багышланган чаралар уздырырга җыена. Сентябрьдә Кытайда Азиягә багышланган чара узачак. Башка бер катлам – дәүләт, җирле яки дәүләтнең бер төбәге дәрәҗәсендәге чаралар. Мәсәлән, Русия федерациясе төбәкләре. БМО кеше хокуклары шурасының узган сентябрьдәге резолюциясе аерым илләрне халыкара чаралар планына һәм Генераль ассамблея резолюциясенә туры килгән үз чаралары планын әзерләргә өнди. Русиядә хөкүмәт кушуы белән инде оештыру комитеты төзелгән. План проекты әзер һәм оештыру комитетының беренче утырышы да узды. Чаралар турында документны премьер-министр якын арада имзалар дип уйлыйм.

Хөкүмәттән тыш оешмалар да, хөкүмәтләр дә, төбәк хакимиятләре дә халыкара ел кысаларында уздырасылары килгән үз чаралары турында мәгълүматны шул сайт аша җибәрә алачак

Милләтләр эшләре федераль агентлыгы барлык төбәкләрдән бу халыкара ел кысаларындагы чаралар турында мәгълүмат һәм карашларны белеште. Русия төбәкләреннән килгән тәкъдимнәр нигезендә федераль чараларның тәгаен планы расланачак. План проекты шактый саллы күренә. Анда җирле азсанлы халыкларның чараларынан тыш милли мәдәни-мәдәни мохтариятләрнең һәм илдәге башка халыкларның оешмаларының чаралары да керә. Шуңа күрә програмны җыйнаграк, халыкара дәрәҗәгә туры килерлегрәк итү өчен аңа кайбер үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. 9 августта UNESCO Халыкара асаба халыклар телләре елы сайтын тәкъдим итү тантанасын уздыра. Теләгән һәркем, шул исәптән хөкүмәттән тыш оешмалар да, хөкүмәтләр дә, төбәк хакимиятләре дә халыкара ел кысаларында уздырасылары килгән үз чаралары турында мәгълүматны шул сайт аша җибәрә алачак. Алар шулай ук UNESCO белән партнерлык сорап мөрәҗәгать итә алачак һәм үз чараларын бу халыкара ел логотибы белән уздыруга да ирешә алачак. Русиядәге күп кенә чаралар, әлеге сайт аша тиешенчә мөрәҗәгать булса, бу халыкара планга кертелергә мөмкин.

Ә бу чараларда катнашу асаба халыкларга нәрсә бирә?

– Әлбәттә, беренче чиратта бу халыкара җәмәгатьчелек игътибары. Мәсәлән, UNESCO үзенең Телләр атласын яңартырга, телләрнең хәле турында тикшеренү уздырырга, дөнья телләр атласын тулыландыру өчен мәгълүмат тупларга җыена. Бар дөньядагы телләрне документлаштыру һәм аларның төрлелеген хуплау максатындагы онлайн-ресурс бу. Элекке атлас мәгълүматлары инде искерде һәм хәзер UNESCO аны яңартырга җыена. Фәнни тикшеренү оешмаларына яңа сораулар җибәреләчәк. Ягъни бу чараларда катнашып проблемнарга игътибар җәлеп итеп булачак. Әлбәттә, бу карар Генераль ассамблея аша кабул ителгәнгә, аңа матбаугатның, киңкүләмдә эшләүче медианың игътибары да зур булачак. Күренекле кешеләрне, дөньякүләм танылган йолдызларны яхшы ният илчеләре буларак куллану мөмкинлеге дә карала. Алар үз медиа-ресурслары аша асаба халыклар темасын киңрәк таратырга ярдәм итәчәк. Шулай итеп дөнья җәмәгатьчелегендә асаба халыклар телләренең проблемнары турында хәбәрдарсызлык мәсьәләсен чишәргә җыенабыз. Икенчедән, бу халыкара ел дәүләтләргә һәм асаба халыкларга бу халыклар телләренең хәлен яхшырту өчен конкрет нинди чаралар күрү кирәклеге турында фикерләшү мөмкинлеге бирә. Бу инде дәүләт дәрәҗәсендә яңа канун чыгару һәм гамәли чаралар күрү мөмкинлеге. Кайбер очракларда елларча җыелып килгән проблемнарны чишү дә.

– Хәзер Русиядә милли телләрнең хәле шактый авыр. Русиядә милли телләр турында яңа Русия думасы кабул иткән яңа канун турында беләсездер. БМО бу хәлне күзәтеп барамы?

– БМОдагы асаба халыкларның хокуклары өчен җаваплы бүлекләрнең мониторинг уздыру мандаты юк. Асаба халыклар хокуклары турында махсус хисап бирүче мандаты бар. Нәкъ менә ул бу турыда мәгълүмат җыя да инде. Ул аерым дәүләтләргә үз позициясен җиткерә. Килешү нигезендә эшләүче оешмаларның һәм универсаль периодик күзәтү мандаты бар. Ул дәүләтләрнең даими хисап бирүен күздә тота һәм әлеге дәүләтләрдәге сәясәтнең ничек үзгәрүен күзәтүне, шулай ук шикаятьләр җыюны, шулай ук ул дәүләтләрнең халыкара йөкләмәләрен үтәмәүләре турында мәгълүмат туплауны күздә тота. Бу процедура кысаларында теләүчеләр альтернатив хисап юллап үзләренең вазгыятьне ничек күрүләрен сурәтли алачак. Бу хисаплар, җаваплы дәүләтләрнең рәсми позициясе, тупланган бәйсез мәгълүмат һәм белгечләр фикерләре нигезендә ул дәүләтләргә вазгыятьне яхшырту турында киңәш һәм тәкъдимнәр биреләчәк. Күпмедер вакыт узганнан соң, яңа хисап кысаларында, элегрәк бирелгән киңәшләрнең ничек гамәлгә ашырылуы бәяләнәчәк.

XS
SM
MD
LG