Accessibility links

Путин: Русиядә миллли телләрне саклау програмын тергезергә кирәк


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин илдә милли телләрне саклауга бәйле Совет берлегендә гамәлдә булган програмны тергезергә кирәк дип белдерде.

"Бик мөһим һәм бик кызыклы. Бик мөһим, чөнки дөньяда ел саен күп телләр юкка чыга. Әдәбият юкка чыга. Бүген, әлбәттә, моны заманча, яңа нигездә тергезергә кирәк", ди Путин. Русия башлыгының Пятигорскида "Машук" яшьләр форумында әйткән бу сүзләрен ТАСС китерә.

Бер ел элек Путин ана теле булмаган телләрне көчләп укыту - ярамаган хәл дип белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң Татарстан һәм башка милли республика мәктәпләрендә күпсанлы прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG