Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 63 процент укучы ана теле буларак урыс телен сайлаган


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда 2018-2019 уку елында барлыгы 11 ана теле укытылачак. Урыс һәм башкорт телләре республиканың барлык уку йортларында, татар теле - 12 район һәм өч шәһәрдә укытылачак.

Башкортстанда 2018-2019 уку елында укучыларның 63,05 проценты ана теле буларак урыс телен сайлаган. Башкорт телен балаларның 15,6, татар телен - 9,45 проценты сайлаган. Башкортстан мәгариф министрлыгының Азатлыкка җибәргән җавап хатында әйтелгәнчә, урыс һәм башкорт телләре республиканың барлык уку йортларында да укытылачак. Ә менә татар теле - 12 район һәм өч шәһәрдә укытылачак диелә хатта.

Министрлык белдерүенчә, Башкортстанда барлыгы 11 ана теле укытылачак, шул исәптән, урыс, башкорт, татар, чуаш, мари, удмурт, мордва, украин, алман, беларус һәм латыш телләре.

Чуаш телен ана теле буларак биш районда 0,74% укучы сайлаган. Мари теленә килгәндә, аны бер районда 1,11% укучы ана теле буларак укырга теләк белдергән.

Башкортстанда балалар көндез укучы 1305 мәктәп һәм мәктәп-интернат бар. Аларда 464 686 бала белем ала. Моннан тыш, алты кичке (сменалы) мәктәптә 2356 укучы һәм җиде дәүләтнеке булмаган белем бирү оешмаларында 1112 бала укый.

2010 елгы җанисәп нигезендә, Башкортстанда 36,1% урыслар, 29,5% башкортлар, 25,4% татарлар, 2,7% чуашлар, 2,6% марилар һәм бер проценттан кимрәк башка халыклар яши.

XS
SM
MD
LG