Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар теле сансызга әйләнеп бара


Татар теле дәресе, архив фотосы

Телләрне ихтыяри укыту турынданы канун Башкортстанда да гамәлгә кертелә. Азатлык республикада татар телен укыту торышы белән кызыксынып берничә мәктәп мөдире, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына мөрәҗәгать итте.

29 ноябрь Башкортстан парламентының мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты республикада дәүләт һәм туган телләрне сайлау нигезендә (ихтыяри) укыту турындагы канун өлгесен беренче укылышта хуплады.

Комитет рәисе Раил Әсәдуллин аңлатуынча, әлеге вакытта эшләп килүче республика кануны федераль канунга яраклаштырыла.

"Республика канун өлгесенә белем бирү телен, республика халыклары туган телләрен, Башкортстанның дәүләт телләрен сайлау ата-ана гаризасы белән башкарыла дигән норма өстәлә", диде Әсәдуллин. Төзәтмәләрне республика башлыгы һәм хөкүмәте дә хуплаган.

Бу үзгәрешләр былтыр Русия президенты Владимир Путин урыс теленнән кала ана теле булмаган телләрне көчләп укыту – ярамаган хәл дип белдергәннән соң башланды. Әлеге сүзләрдән соң милли республика мәктәпләрендә күпсанлы прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертте. Нәтиҗәдә Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.

Шулай итеп, Башкортстанда да татар теле ихтыярига калдырыла. Азатлык миллионнан артык татар яшәгән республикада татар телен укыту торышы турында кызыксынып берничә мәктәп мөдире, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына мөрәҗәгать итте.

Дүртөйле районының Иске Баеш урта мәктәбе укытучысы Рәсимә Мостафина:

Рәсимә Мостафина
Рәсимә Мостафина

“Татар теле дәресләре бик кыскарды. Быелдан тел һәм әдәбият атнасына бер сәгатькә калдырылды. Ягъни атнасына ярты сәгать тел, ярты сәгать әдәбият төшә. Без аны бүлеп тормый, бер атнада бер сәгать тел, икенче атнада бер сәгать әдәбият итеп укытабыз. Биргән биремнәрне бер атна эчендә онытып бетәләр, һичьюгы атнасына бер әдәбият, бер тел керсә дә яхшы булыр иде. Мин мондый кыскартулар белән килешеп бетәлмим, чөнки татар телен тиешле дәрәҗәдә үзләштерү өчен бу бик аз".

Октябрьски шәһәренең 11нче санлы татар гимназиясе укытучысы Мөслим Газиев:

Мөслим Газиев
Мөслим Газиев

​"Элек 1-9нчы сыйныфларда атнасына биш сәгать укыта идек. Хәзер өчкә калды. 10-11нче сыйныфларда ике сәгать укытабыз. Мәктәптәге мәдәни чаралар татар телендә уза. Шәһәрдәге чараларда да катнашабыз. Безнең мәктәптә укучыларның барсы да татар балалары түгел. Канунга ярашлы, мәктәп урнашкан бистәдәге бар кеше дә балаларын безгә бирә ала. Мәктәптә үзбәк, әрмән балалары да укый. Алмас идең, сыйныфны тутырып булмый. Ә хезмәт хаклары, белүегезчә, балалар саныннан түләнә. Октябрьски шәһәре зур булса да, татарлар балаларын безгә китерми, һәр кеше үзләре яшәгән тирәдәге мәктәпкә бирә. Бу милли үзаң дәрәҗәсенә дә бәйледер. Мәктәп автобусы белән күрше авыллардан балалар китерүне күтәреп караган идек тә, соравыбызны канәгатьләндермәделәр. Ата-аналар да активлык күрсәтмәде".

Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Дамир Хәбибрахманов:

Дамир Хәбибрахманов
Дамир Хәбибрахманов

​"Безнең гимназиядә туган телдә белем бирү яңа уку елыннан үзгәреш кичермәде. Элек тә атнасына өч сәгать укыта идек, әле дә шулай калды. 1-9нчы сыйныфларда бер сәгать әдәбият, ике сәгать тел укытсак, 10-11нчеләрдә, киресенчә, бер сәгать тел, ике сәгать әдәбият укытабыз. Җыр, рәсем, физкультура, хезмәт дәресләрен дә туган телдә алып барабыз. Милли мохит тудырырга тырышабыз".

Бөре шәһәренең 7нче санлы мәктәбе укытучысы Фиалка Мөслимова:

Фиалка Мөслимова
Фиалка Мөслимова

"Татар телен укытырга тырышабыз. 1-11нче сыйныфларның барсында да бертөрле, атнасына ике сәгать, шуның берсе тел, берсе - әдәбият. Бу бик аз, әлбәттә. Шулай да монысын укыту да авыр, чөнки ата-аналар балаларын туган телдә укытуга каршы. Имеш, бу БДИ бирәсе фәннәргә зыян китерә. Бу яңа уку елыннан 9нчы һәм 10нчы сыйныф ата-аналары туган тел укытуга каршы чыктылар һәм укытуны туктаттык".

Нуриман районының Яңа Субай мәктәбе укытучысы Миләүшә Гыйлманова:

Миләүшә Гыйлманова
Миләүшә Гыйлманова

"Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына ике генә сәгать калды: бер сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият. Эшли башлаганда биш-алты сәгать белән укыта башлаган идем. Соңыннан ун еллап өч сәгать белән укыттык.

Туган телне саклап калу мәсьәләсе бик катлаулы, күп нәрсә гаиләдән дә тора, күбесе өйдә дә урыс телендә генә сөйләшә, бу бигрәк тә БДИ белән бәйле булды шикелле.Туган телләрдә имтихан булмаганлыктан аңа мөнәсәбәт шактый үзгәрде. Әмма мәдәнияттә башкачарак – җырлар, спектакльләр, концертлар гөрләп бара. Шулар ярдәмендә булса да халык үз телен онытмас дип ышанасы килә".

Үзләрен атамауларын сорап берничә мәктәп мөдире туган тел укытуны ата-аналар ныклап таләп иткән очракта, аны укытырга "мәҗбүр булачакларын" әйттеләр. Министрлык та, район мәгариф бүлеге дә татар телен укытуны саклау өчен нинди дә булса адымнар эшләргә җыенмый. Чөнки тел язмышы ихтыяри.

Шулай итеп, Башкортстанда болай да аз укытылган татар теле ихтыярига калгач, бөтенләй сансызга әйләнеп бара.

Әйткәндәй, яңа канун башкорт теленә дә шундый ук авырлыклар тудырды. Моны искә алып дөнья башкорт корылтае каршында башкорт ата-аналары комиссиясе оешты. Аның вәкилләре уку елы алдыннан Башкортстанның төрле шәһәрләрендә, районнарында ата-аналар белән очрашып мәктәпләрдә башкорт телен сайлату өчен аңлату эшен алып барды. Мондый эшне республикадагы татар оешмалары да башкара алыр иде. Ни аяныч, әлегә андый эшчәнлек күзәтелми.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG