Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда туган телне укыту мәсьәләсе кискенләшә


Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Түгәрәк өстәл сөйләшүе

13 февраль Башкортстанда татар телен укыту проблемнарына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда Уфадагы мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту, белгечләр әзерләү мәсьәләсе тикшерелде.

Түгәрәк өстәлдә Башкортстан дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсе, Башкортстан педагогия университетының татар кафедралары җитәкчеләре, Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Чараны Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, күренекле композитор Алик Локманов алып барды. Ул чара узган бүлмәдә тәүге тапкыр җыелу уңаеннан оешманың үз почмагын булдыруын әйтте. Аның сүзләренчә, гомум мәйданы 70 квадрат метрлы биш бүлмәгә ия булганнар. Шулай ук Дөнья татар конгрессы ярдәме белән дүрт кешегә штат та булдырырылган.

Түгәрәк өстәлдә төп чыгышны Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов ясады.

Илшат Насипов
Илшат Насипов

“Русия Мәгариф министрлыгының дәүләт сәясәте департаменты узган ел ахырында субьектларның мәгариф идарәлекләренә туган телләрне укыту буенча күрсәтмә җибәргән иде. Анда республикаларның дәүләт телләре булган төбәкләрдә туган телләрне укыту планы да бар. Аңа ярашлы, туган телләр атнасына ике сәгатьтән дә күбрәк укытылырга тиеш түгел. Анда да әле туган телләрне укыту турында ата-аналар язма гариза бирергә тиеш. Бу күрсәтмәләр башлангыч һәм тугызъеллык мәктәпләргә генә кагыла. 10нчы һәм 11нче сыйныфлар исемлектә юк. Атнасына ике, аена 10-11 сәгать укыту өчен укытучы табу авыр, чөнки хезмәт хаклары сәгатьләргә бәйле. Күп кенә мәктәпләр туган тел укыту планын сайламыйлар. Чөнки туган телләрне укыту өстәмә проблемнар тудыра, әсбаплар да кирәкми, прокуратура да тикшерми. Шуңа татар авылларында да туган телләр булмаган уку програмын сайлау тенденциясе күзәтелә. Бу бик начар күренеш. Хәзер мәгариф министрлыгы документларында, гомумән, милли мәктәп дигән төшенчә бетерелде.

Татар авылларында да туган телләр булмаган уку програмын сайлау тенденциясе күзәтелә. Милли мәктәп дигән төшенчә бетерелде

Әсбәплар белән дә проблемнар бар. Белүегезчә, Башкортстанда үзебездә төзелгән һәм басылган татар теле китаплары белән укыта идек. Яңа стандартларга ярашлы, алар әлегә Мәскәү тарафыннан хупланмаган. Яңа стандартларга күрә дәреслек, методик әсбап, электрон әсбап һәм аны куллану өчен инструкция булырга тиеш. Элекке китаплар милли мәктәпләр өчен чыгарылган иде. Хәзер урыс мәктәпләрендә туган телне фән буларак укыту өчен аерым китаплар булдыру ихтыяҗы да туды. Башкортстанда татар теле китапларын яңа стандартлар нигезендә эшләү төркеме бар. Алар бу эш белән шөгыльләнә, ләкин Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы бу эштән баш тартты, алар Казанда чыккан татар теле дәреслекләре белән укыту яклы”.

Илшат Насипов ел башында Уфада узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына тукталып, аның быел беренче тапкыр мари, чуаш һәм удмурт телләре белән бергә үтүен билгеләде. Татар олимпиадасын аерым үткәрү кирәклеге турында мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итүләрен дә белдерде.

Илшат Насипов Башкортстанда татар теле һәм әдәбиятыннан диссертация яклау турында да мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренчә, соңгы 25 елда 30дан артык кандидатлык, 2 докторлык диссертациясе якланган. Республикада әдәбиятчы докторлар юк, икесе дә телчеләр.

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов кандидатлык диссертациясе яклаганнарның күпчелегенең Казанга китүен, егетләргә мохтаҗлык кичерүләре турында сөйләде. Ул шулай ук татар бүлегенә алынучыларның 75 процентының милли рухлы булмаулары, башка җиргә укырга керә алмау сәбәпле генә татар-урыс бүлегенә килүләре турында әйтте.

Башкортстан дәүләт университеты Стәрлетамак бүлекчәсенең татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров татар бүлегенә очраклы кешеләр килүенә тукталды.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

“Мәктәпләрдә татар телен укытучылар арасында очраклы кешеләр дә күп. Шул ук вакытта безнең югары уку йортларының татар бүлекләрен тәмамлаучылар эшсез йөри. Икенчедән, безнең бүлеккә урыс теле һәм җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханы биреп укырга кереп була. Татар теленнән бердәм имтихан булмау сәбәпле, алар татар теле һәм әдәбиятыннан эчке имтихан бирәләр. Ләкин укырга алганда урыс теле һәм җәмгыять фәннәренеке генә төп баллар булып исәпләнә. Федераль министрлык уртача 60 балл булуны, республика мәгариф министрлыгы 64 балл таләп итә. Шулай булмаса, урыннар киметелә. Ягъни, татар белгечлегенә укырга килүченең татарча белеменә карамыйлар. Нәтиҗәдә татарчасы йомшаграк булганнар да укырга керә. Мәскәүгә хисап биргәндә татарча эчке имтихан нәтиҗәләре исәпкә алынмый. Татар бүлегенә укырга керүдә татар телен белү дәрәҗәсе беренчел түгел. Бу мантыйкка сыймас хәл.

Татар бүлегенә укырга керүдә татар телен белү дәрәҗәсе беренчел түгел. Бу мантыйкка сыймас хәл

Тагы бер проблем - оптимальләштерү сылтавы белән мәктәпләрне кушу мәсьәләсе. Мәсәлән, Чакмагыш районының чуашлар яшәгән Юмаш авылы мәктәбендә тагын ике чуаш авылы һәм җиде татар авылыннан килгән укучылар белем ала. Юмашта йөздән артык бала, килүчеләр дә шул чама. Татар авылларында балалар күп булган мәктәп булса, аларны шунда җыеп укытып булыр иде. Бу демография турында сөйли. Ягъни татар авыллары бетеп бара, укучылар юк дәрәҗәсендә. Шул ук хәлгә Дәүләкән һәм Стәрлебаш районнарында да тап булдым. Авыллар бетә икән, милләт бетә дигән сүз”, диде Илсур Мансуров.

Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов дәреслекләр сыйфатына игътибар юнәлтте.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

“Мин һөнәрем белән тарих укытучысы. Безнең мәктәпләрдә укытылган тарих китаплары белән яхшы танышмын. Аларда хәтта татарны кеше ашаучы итеп күрсәткәннәре дә бар иде. Берсендә шундый рәсем истә калган: учакта кешене пешерәләр. Бер читтә бер татар кеше аягын кимереп утыра. Шундый китапларга каршы Казан ризасызлык белдерүне ошатмаучылар да булды.

Татарстанны буйсындыргач, миллион башкорт, ярты миллион чуаш, мари халыкларының телен кысу авыр түгел

Мәсәлән, Русия мәгариф үсеше институтының этомәдәният стратегиясе үзәге белгече Ольга Артименко туган телләрне укыту сәясәтенә шул тарих китапларына Татарстанның тискәре позиция белдерүе дә сәбәпче булуын әйткән иде. Татарстанны буйсындыргач, миллион башкорт, ярты миллион чуаш, мари халыкларының телен кысу авыр түгел”, диде Нурмөхәммәт Хөсәенов. Ул шулай ук мәчетләр аша да миллилекне тарату юлларын эзләргә, вәгазьләрне татарча укуны таләп итәргә дә кирәклеген күтәрде.

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов республикада татар теле китапларын чыгаруга каршы булуын белдерде.

Алик Локманов
Алик Локманов

“Без гомер буе Татарстанда чыккан китаплар белән укыдык. Дөрес, аларда “Башкалам – Казан” дип язылган иде. Казан татарларның рухи башкаласы булып санала. Ул – алдынгы төбәк. “Башкалам – Казан” дип уку рухи берләшүгә дә булышлык итә. Икенчедән, Башкортстанда татар теле әсбаплары чыгару өчен фәнни һәм методик мөмкинчелек юк. Шуңа Казанда чыкканнар белән укуны оештыру турында уйларга тиешбез”, диде Алик Локманов.

Башкортстан татар конгрессының мәгариф комиссиясе әгъзасы, күп еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Глүзә Гаскәрова татар милли оешмаларының бүлекчәләрен мәгариф проблемнарына җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. Татар телен укыган балаларның ата-аналарын да мәктәпләргә чакырып, балаларының ни дәрәҗәдә туган телләрен белүләрен күрсәтергә, аларда балалары белән горурлану хисе уятырга, туган телләрне уку кирәклеген аңлату эшләре алып барырга чакырды.

Глүзә Гаскәрова
Глүзә Гаскәрова

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов ел башында дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча фәрман имзалаган иде. Аңа ярашлы, дәүләт программасы әзерләнә, грантлар бирү каралган. 300 миллион сум грантның өчтән бере, ягъни 100 миллионы башкорт, 100 миллионы урыс, калганы башка милләтләргә бүленәчәк. Бу акчаның күпмедер өлеше татар теле һәм әдәбиятын укытуга да юнәлтелүе ихтимал. Шуңа чарада грант алу юнәлешендә эшләү кирәклеге дә билгеләнде.

Түгәрәк өстәлдә, башлыча, югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләү, мәктәпләрне укытучылар белән тәэмин итү, уку әсбаплары турында фикер алышынды. Ата-аналарны балаларын туган телләрендә укытырга инандыру, туган тел булган уку планнарын сайлау өчен ата-аналар белән эшләү мәсьәләләрен карау алдагы утырышка калдырылды.

XS
SM
MD
LG