Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов башкорт телен үстерү фондын төзү фәрманын имзалады


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

4 гыйнвар Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов башкорт телен саклау һәм үстерү фондын төзү турында фәрман имзалады. Ул шулай ук дәүләт һәм республика халыклары телләренә грантлар булдыру турында фәрманга кул куйды.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фондын республиканың мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Халыклар дуслыгы йорты оештыра.

Алар өч ай эчендә фондның низамнамәсен кабул итәргә тиеш. Шулай ук идарә итү органы һәм багучылар шурасы төзеләчәк, аңа республика башлыгы җитәкчелек итәчәк. Фонд белән оператив рәвештә идарә итү өчен биш кешедән торган идарә төзеләчәк. Аның рәисен, шулай ук, Рөстәм Хәмитов билгеләячәк. Фонд казнадан тыш акчалар җәлеп итү исәбенә эшләячәк.

4 гыйнвар Рөстәм Хәмитов телләргә кагылышлы тагын бер фәрман имзалады. Монысы дәүләт һәм республика халыклары телләренә грантлар булдыру турында. Аңа ярашлы, 2018 елның 1 гыйнварыннан мәдәният, мәгариф, фән, мәгълүмат чаралары, спорт, иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен грантлар булдырыла. Аның гомум күләме 50 миллион сум.

Башкорт халкы конгрессы, “Башкорт” оешмасы узган ел республика җитәкчесенең тел сәясәтенә каршы чыгып килде. Әлеге фәрман дөнья күргәннән соң “Башкорт” оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов Proufu сәхифәсенә: "Берни эшләмәүгә караганда, әлеге карарлар хуплауга лаек. Башкорт җәмәгатьчелеге тел өчен көрәштә җиңелде. Ләкин бу вакытлыча җиңелү. Әлеге грантлар башкорт теленә ярдәм итүгә берникадәр ярдәм булыр дип уйлыйм. Иң мөһиме – аларның әшнәлек һәм туганлык нигезендә бүленмәвенә ирешергә иде. Югыйсә, Башкортстанның мәдәният министрлыгыгы грантларны еш кына шулай бүлә”, дип белдергән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG