Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның милли матбугаты җан асрарга тырыша


Башкортстанда чыгучы татар матбугаты

Башкортстанда быелдан мохтаҗлык булмау сәбәпле татар журналистлары әзерләү туктатыла. Шулай булуга карамастан газет-журналлар җан асрый, төрле алымнар белән абүнәчеләрне җәлеп итәргә тырыша.

Башкортстанда 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу нәтиҗәләре көтелгәннән әйбәт булып чыкты. Газетлар арасында иң зур тиражны татар яшьләренең “Өмет” газеты яулады. Аның тиражы - 14300 данә. Шул ук статустагы башкорт яшьләре газеты “Йәшлек” 10 меңгә якын тираж җыйды. Республиканың татар телендә нәшер ителүче төп рәсми газеты “Кызыл таң”ның агымдагы елда гомум тиражы - 5777. Шул ук статустагы башкорт телендә көн күрүче “Башкортостан” газетының да абүнәчеләре шул чама. “Өмет” атнасына бер чыкса, “Кызыл таң” атнасына өч тапкыр басыла, шулай ук бер тапкыр чыга торганына аерым язылып та була. Әлбәттә, атнага өч тапкыр чыга торганының бәясе яшьләр газетыннан ике тапкыр кыйммәтрәк. Шуңа тиражның зур өлешен атнага бер чыга торганы тәшкил итә.

Атналык “Кызыл таң”ның яртыеллык бәясе 1200 сумнан артык булса, “Өмет”неке 600 сумнан артык. “Өмет” газетының баш мөхәррире Рәдис Ногманов Азатлыкка тираж җыю нечкәлекләре һәм кәгазь газетның киләчәге хакында фикерләре белән бүлеште.

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

"2018 елга без “Өмет” газетының тиражын бераз арттырып аяк бастык. Бу безнең өчен матур күренеш. Без бу кадәр абунәче җыюыбыз белән канәгатьбез. Чөнки матбугатка язылу авыр чорлар кичерә, тираж җыю кыенлашканнан-кыенлаша. Елдан-ел күбрәк көч түгәргә туры килә. Быел без бу максатка ирештек. Ничек ирештек, моны үзебез генә беләбез. Бу, беренче нәүбәттә, журналистларыбызның тырышлык нәтиҗәсе булса, икенчедән, безнең газетның укучыларга якын булуыннан. Бәлки кайбер укучыларыбызны югалтканбыздыр да, ләкин күбрәген җәлеп иткәнбез. Мәсәлән, без бөтенләй аяк басмаган Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак районнарында да укучыларыбыз бар. Димәк, безнең газетны башкортлар яшәгән төбәкләрдә дә укыйлар. Бу безнең халыкларның якын булуын күрсәтә, икенчедән, газетның укучыларда кызыксыну уятуы турында сөйли.

Газет бүген яшәсен өчен ул укучыларга кызыклы булырга тиеш. Хакимият ысулы ни кадәр көчле булмасын, барыбер иң нәтиҗәле ысул – ул халыкка якын булу. Без бу принципны һәрвакыт тоттык. Икенчедән, хат таратучылар белән һәрвакыт әйбәт мөнәсәбәттә эшлибез. Әгәр газет кешеләрне биздермәгән икән, хат таратучыларга да аны яздыру авыр түгел, без шуңа инандык һәм бүгенге ирешелгән уңышыбыз шуның нәтиҗәсе булып тора.

Басма матбугатның киләчәге бар. Мин моны чит илләр мисалында да әйтә алам

Матбугатның киләчәге юк дип әйтү дөрес булмас иде. Басма матбугатның киләчәге бар. Мин моны чит илләр мисалында да әйтә алам. Без технологияләр буенча күпкә калышкан Европа яисә Американы алыйк, анда басма матбугат яши. Алай гына да түгел, президентларның иң төп чыгыш ясау мәйданы булып тора. Мәсәлән, АКШ президенты Дональд Трамп сайлангач, иң башта басма матбугат аша чыгыш ясады.

Бездә дә әле авыру чак кынадыр. Бу чир, бу мода үтәр һәм үтеп тә бара. Ил президенты да басма матбугат һәм төп телеканаллар белән генә очраша, аларга гына ышана. Узган ел ахырында Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән очрашу булган иде. Аңа да шушы сорауны бирдек. Ул үзенең җитди басмаларга гына ышануын әйтте. Ә безнең дәүләт басмалары җитди. Шуңа мин үзебезнең матбугатның киләчәгенә ышанам, бигрәк тә милли матбугатның киләчәгенә. Чөнки безнең миссиябез акча эшләү түгел, безнең бурычыбыз – тәрбия, халыкка гореф-гадәтләребезне, милли мәдәниятебезне җиткерү. Әгәр шушы миссиябезне башкарабыз икән, безнең укучыларыбыз да булачак дип уйлыйм”, диде Рәдис Ногманов.

Башкорт телендә нәшер ителүче газетлар арасында иң зур тираж җыйган “Йәшлек” газеты баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков абунәчеләрне җәлеп итүдә бәйгеләр уздыру һәм әдәби язмалар бирүне нәтиҗәле дип аңлатты.

Артур Дәүләтбәков
Артур Дәүләтбәков

“Газетыбызның ун меңнән артык тираж җыю сере гади – без халык теләгән әйберләрне бирергә, аның рухи ихтыяҗларына хезмәт итәргә тырышабыз. Узган ел тел мәсьәләсе бик киеренке булды, әлбәттә, без дә моннан читтә кала алмадык. Чөнки тел булмаса, газет та булмый. Әлбәттә, атка менеп кылыч болгый торган заман түгел. Шуңа без вазгыятьтән чыгып халык күңеленә кирәкле әйберләрне эзоп теле белән, юл арасында булса да әйтергә тырышабыз. Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигән кебек. Тираж җыюда төрле бәйгеләр уздыру да нәтиҗәле. Без Рамил Колдәүләт, Рәис Түләк, Рәшит Назаров, Рәшит Солтангәрәев исемендәге бәйгеләр уздырдык. Быел Мостай Кәрим исемендәге хикәяләр бәйгесе игълан иттек. Җиңүчене 50 мең сум акча көтә. “Авылым – язмышым”, “Илнең киләчәге – яшьләр кулында”, “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” кебек сәхифәләрне яратып укыйлар. Кыскасы, без укучы теләгән язмаларны бирергә тырышабыз”, диде Артур Дәүләтбәков.

Бәйсез газетлар арасында иң зур аудиториягә ия басма – татар телендә чыгучы “Диләфрүз” газеты. Ул агымдагы елда 19 меңгә якын тираж җыйды. Газетның оештыручысы һәм нәшире Галия Сәфәрҗанова Азатлыкка моның сәбәбен шулай дип аңлатты.

Галия Сәфәрҗанова
Галия Сәфәрҗанова

“19 мең тиражның 14 меңен почта аша таратсак, калганы сатуга чыга. Аны хат таратучылар да, сәүдә үзәкләрендә дә, кибетләрдә дә сату оештырдык. Бу кадәр абүнәчебез булу сере гади – безгә мохтаҗлык бар. Мәгълүм булуынча, “Диләфрүз” хатын-кызлар өчен чыга. Башкортстанда татар хатын-кызлары өчен аерым басма юк, шуңа аны алдыручылар да җитәрлек. Өстән кушып яздырудан азатбыз, мөстәкыйль булгач үзебез теләгәнне генә бирәбез. Укучыларның күңеленә, рухына, ихтыяҗына карап чыгарабыз. Төп сәбәп шунда”, диде Галия Сәфәрҗанова.

Татарча нәшер ителүче “Тулпар” яшьләр журналы ике меңнән артык тираж җыйган. Ул ике айга бер чыгу сәбәпле, әле аңа язылу дәвам итә. Шуңа бу соңгы саннар түгел. Балалар өчен чыгучы “Әллүки”нең беренче саны 2550 данә булып басылды. Бу журналларның тиражы шул ук статустагы башкорт телендәгеләрдән берникадәр күбрәк.

Киләчәккә өмет аз, чөнки төп абунәчеләр - өлкән яшьтәгеләр

Шулай булуга карамастан, киләчәккә өмет аз. Чөнки төп абунәчеләр - өлкән яшьтәгеләр. Аларның саны кимегән саен, тиражлар да төшеп бара. Хакимият матбугатка елдан-ел азрак акча бүлә. Аларда эшләүче журналистларның да соңгы унике елда хезмәт хаклары үзгәрмәгән.

Татар журналистлары әзерләү белгечлеге дә юкка чыгу алдында тора. Башкортстан дәүләт университетының Башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты деканы Риф Әхмәдиев сүзләренә караганда, татар төркеменә соңгы кабул итү 2013 елда булган. Алар быел бишенче курсны тәмамлап чыгып киткәч башка төркем калмый. Кабул итү татар журналистларына мохтаҗлык булмау сәбәпле туктатылган.

Милли матбугаттагы көрчек уңаеннан “Кызыл таң” газетындагы иң өлкән журналист, басманың әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөхәррире Фәрит Фәткуллин да Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

Фәрит Фәткуллин
Фәрит Фәткуллин

"Башкортстанда милли матбугат кризисы соңгы тапкыр 1962-63нче елларда – илдә Никита Хрущев идарә иткәндә булган иде. Башкортча, татарча газетларны урысча газетларның тәрҗемәсе итеп кенә калдырырга дип Мәскәүдән әмер килгәч, журналистлар, язучылар, милли рухлы зыялылар “Яшел йорт”ка таба агыла. Алар республика җитәкчесе Зыя Нуриев утырган кабинет тәрәзәсе каршына килеп, үзләре янына чыгып сөйләшүен, шуннан Үзәк Комитетка шалтыратуын сорыйлар. Нуриев аларның таләпләрен үтәп шалтырата, сөйләшү уңай нәтиҗә бирә, “Совет Башкортостаны”, “Кызыл таң” газетлары саклап калына.

Мин халыкны җыелышып урамга чыгарга чакырмыйм. Аллаһ сакласын! Бүгенге кризисны тыныч кына, акыл белән җиңеп чыгарга кирәк.

Гомум халыкның яртысыннан күбесен башкортлар белән татарлар тәшкил иткән Башкортстанда шушы телләрдә чыгучы газет-журналларны яшәтерлек кенә финанс мөмкинлекләре барлыгына шигем юк.

Матбугат гомер-гомергә “дүртенче хакимият” вазифасын үтәде, халыкны, аеруча яшьләрне, билгеле бер әхлак кысаларында тәрбияләүче, тотучы чара булды. Ә бит бүгенге җәмгыятьтә шушы “дүртенче хакимият”кә, тәрбияви чарага ихтыяҗ кимеми, арта гына бара! Бездәге милли матбугатның бүгенге кризисында халыкның гаебе дә зур. Башкортстандагы башкортларның һәм татарларның үз туган телләрендә чыгучы газет-журналларны яздырып алып укырлык кына акчалары юкмы? Балаларын үз туган телләрендә укытырга, тәрбияләргә аларга нәрсә комачаулый?” диде Фәрит Фәткуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG