Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:13

Татар телле дәүләт газетлары да, хосусыйлары да почта, типография бәяләренең коточкыч зур булуыннан зарлана. Бүген татарча газетларны азмы-күпме укыйлар, әмма бу озаккамы? Азатлык татар басма матбугатына язылу кампаниясенең ничек тәмамлануы турында кызыксынды.

2017 елның беренче яртыеллыгына язылу тәмам. Газет-журналларга абунәчеләре өчен көздән башланган көрәшнең "чебешләрен" санарга гына кала. Кемдер куана, кемдер көенә. Абунәчеләр кими, бу татар телле матбугатка да, урыс теллегә дә кагыла.

Бүген матбугат очрашуында "Татмедиа" башлыгы Андрей Кузьмин белән "Русия Почтасы"ның Татарстандагы җитәкчесе урынбасары Светлана Гришина язылу кампаниясенең ничек тәмамлануы турында сөйләде. Кузьмин эш яхшы тәмамланды дип белдерде. "Татмедиа"га кергән барлык басма газет-журналларның тулаем тиражы (монда районнарда чыккан газетлар да керә) 557 719 данә тәшкил итә. Кузьмин югалтулар булмады, кайбер басмалар тиражларын арттырды дип "Шәһри Казан", "Казан утлары", "Безнең мирас", "Сәхнә" белән "Сабантуй"ны телгә алды.

Очрашуда Кузьмин матбугатта реклам базары юкка чыга бара, икътисади кризис, инфляция булуга карамастан, "Татмедиа"ны финанслау күләме артмады, 2008 елдагы кебек калды диде. Шул шартларда да газет-журналлар саклап калынды дип әйтте.

Почта эшчәнлеген дә мактадылар, рәхмәтләр җиткерделәр. Ә чынында нәширләрнең күбесе почта, типография бәясенең котыруына зар елый, газет-журналларның абунәчеләргә соңарып килүен тәнкыйтьли. Гришина андый очраклар булуын инкяр итте. "Аерым очраклар бар икән, безгә хәбәр итәргә кирәк, әмма бер генә дә шикаять иткәннәре булмады", диде ул матбугат очрашуында.

Дәүләт газетлары әлегә шөкер итә

"Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова 2017 елны күтәренке кәеф белән каршы алабыз, диде Азатлыкка.

Гөлнара Сабирова
Гөлнара Сабирова

"Безнең гомум тираж – 6187 данә, шулардан почта аша язылучылар саны – 3825, киоскларга сатуга 2358 данә чыга. Узган ел шушы чордагы тираж 5024 иде. Ни өчен үстекме? Без атна саен районнарга чыгып йөрдек, авыл зурмы, кечкенәме дип аерып тормадык, бардык, концерт оештырдык, укучыларыбыз белән аралаштык. Без аларны борчыган проблемны язабыз, аларга үзләре турында уку кызык. Тираж үсүен шуннан күрәм. Әмма кая гына бармыйк, бәяләр кыйбат, диләр. "Толстушка"га ярты елга язылу бәясе 394 сум булса, көндәлек чыгарылышларга язылу 786 сумга төшә. Авыл кешесенә бу кыйбат. Ә газетны әзерләү, бастыру, таратуга киткән бөтен чыгымнар, язылудан кергән акчаларның 80 проценты "Русия почтасы" кесәсенә кереп утыра". Тулаем алганда без язылу кампаниясе белән канәгать", диде Гөлнара Сабирова.

Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров

"Ватаным Татарстан" – атнасына дүрт тапкыр чыга торган хакимият газеты. Җомга көнне аерым "толстушка" чыга. Быел ярты ел дәвамында "Ватаным Татарстан" 16 мең 216 кешегә киләчәк. Газетның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров көндәлек чыгарылышның тиражы бераз кимүен "Русия Почтасы"ның аларны җыеп барып берьюлы китерүе белән аңлата.

"Көндәлек газет кимеде, ә җомга саны үсте. Моның сәбәбе болай: "Ватаным Татарстан"ның көндәлек газетлары укучыга вакытында барып җитми. Хат ташучы атнасына бер, иң күбе ике тапкыр почта тарата. Бер килә дә, бер кочак газет ыргытып китә булып чыга. Көндәлек дигән газетны әнә шулай юкка чыгарырга телиләр бугай. Шуңа кешеләр атналык газетка язылу хәерлерәк дип саный. Шәһәрдә дә элек газетны иртән тараталар иде, хәзер күзәтәм, почта тартмасына кич салалар.

"Ватаным Татарстан" читтә таралмый, бу каталоглардагы ыгы-зыгы белән дә бәйле булды. "Русия Почтасы" да икеләтә, өчләтә югары бәя куя. Чуашстан Буа белән Чүпрәлегә терәлеп торса да, аларга "Ватаным Татарстан"ны яздырту кыйбатка төшә.

Татар телле матбугатка авырга төшә. Ярый әле без социаль әһәмияткә ия булган газетлар исемлегенә керә алдык. Менә "Российская газета"ны бушлай тараталар, ә ник татарга ул юк? Милли матбугаттан бизнес ясап булмый. Табыш таптыру да дөрес түгел. Без – дәүләт газеты, хакимият белән халык арасында күпер салучы. Тиражлар кимү телевидение, интернетның киң җәялүе белән дә бәйле. Әмма ул шаукым да үтәр, басма матбугат бетмәс дип саныйм", дип сөйләде "Ватаным Татарстан"ның баш мөхәррире Азатлыкка.

"Тираж күп булса да, куанасы түгел"

Дәүләт газет-журналлары тиражны авыр җыйганда, абунәчеләрнең кимүенә зарланганда һәм татар матбугаты бизнес-проект була алмый дигәндә, хосусый газетлар тиражларын арттыруны дәвам итә. Хәер, биредә дә аһ итү артык ди нәширләр.

Мәсәлән, 30 меңнән артык тираж җыючы татар газетлары бер-ике генә булып чыга, бу да үзенә күрә бер күрсәткеч.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

Быел Татарстанда "Ирек мәйданы" – иң күп тираж җыйган татар газеты. Аның нәшире Раиф Усманов күп тираж булу укучылар алдында җаваплылыкны арттыра, ди. "Ирек мәйданы"н Татарстанда да күп укыйлар, читтә дә алдыручылар хәйран.

"2017 елда "Ирек мәйданы"ның тиражы 39 700 тирәсе (җәен 37 000 тирәсе идек), бу – безнең газет тарихында рекордлы тираж. Татарстанда 34 354 укучыбыз бар, тагын 1600 данә киоскларда тарала, Русия төбәкләрендә – 3683 укучы. Татарстаннан читтә иң күп укучылар – Чуашстан, Мари Иле, Киров өлкәсе (һәркайсында 400-900). Оренбур, Самар, Ульян өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортостанда да алдыручылар күп. Азрак данәдә Русиянең күп төбәкләренә таралабыз, 1-2 данәдә ерак Ханты-Манси, Приморье якларында алучылар да бар.

Уфада "Манзара-Башкортостан"ны бастырабыз. Быел аны 6800 укучы алдыра (җәен 5200 иде), 700 данә газет Уфа киоскларында сатыла (моңарчы 600 иде). Узган ел Башкортстан яңалыкларын да урнаштыра башладык, быел әлеге хәбәрләрне күбәйтергә, республикада татар тормышын ныклап яктырта башларга ниятлибез", ди ул.

Кәгазь фабрикалары аз калды, доллар үсте, бәяләрне күтәрә. Ә пенсияләр, хезмәт хаклары шул килеш

"Ирек мәйданы" иң күп тираж җыйган татар газеты да булса да, Усманов проблемнар күп, киләчәк бер дә сөендерми, ди. Икътисади кризис кешеләрнең кесәсенә суга.

"Бер яктан интернет, телевидение белән көндәшлек үсә, икенчедән, безне күбрәк авыл-район җирлегендә алдыралар, ә анда – эшсезлек, матди хәл авыр. Язын почта тарифлары 15 процентка күтәрелә, типография-кәгазь дә кыйбатланачак. Русиядә кәгазь фабрикалары аз калды, булганнары да, доллар үскәч, тауарларын экспортка озата, бәяләрне күтәрә. Ә пенсияләр, хезмәт хаклары шул килеш, кайбер урында ул вакытында бирелми дә әле.

2017 ел газетыбыз эчтәлеге өчен яхшы үзгәрешләр һәм яңа башлангычлар елы булсын дип телим. Укучыларның зур ышанычы редакцияләргә дә зур җаваплылык өсти. Хокукларны якларга өйрәнүме, мили үзаңны күтәрүме, бакча эшләре, табиб яисә психолог киңәшләреме – укучы белән газет арасында тыгыз элемтә булырга, матбугат аңлатучы, әйдәп баручы булырга тиеш", дигән фикерен җиткерде Раиф Усманов.

Рүзилә Сафина
Рүзилә Сафина

"Акчарлак" газетының Татарстандагы язылу тиражы – 30406. Газетның баш мөхәррире Рүзилә Сафина да үстек дип сөйләде Азатлыкка.

"2017 елның беренче яртыеллыгына Татарстанда безгә 30406 кеше язылды. Республика буенча сатуга 5 меңгә якын данә газет бастырабыз. Русия төбәкләрендә безне башлыча Башкортстан, оренбурлар, Ульян яздыра. Аларның да саны 5 меңләп исәпләнә. Гомум тираж 40014 булып чыга. Монда язылу да, киоскларда сатылганы да, чит төбәкләрдә таратылганы да керә. Без язылу кампаниясе вакытында әллә нинди киртәләр күрмәдек. Тиражларның кимүен "Русия почтасы" хезмәтеннән күрәм. Хат ташучыларда газет-журналларга яздырту белән кызыксыну юк, 3-5 меңгә эшләп йөргән кеше тырышып эшләми, ул үз хуҗалыгымны карау хәерлерәк дип фикер йөртә", диде Рүзилә Сафина.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов 2017 елның беренче яртыеллыгына язылудан җыелган тираж 14 мең булды, диде. Узган ел белән чагыштырганда 200 данәгә кимрәк килеп чыккан. Илфат әфәнде фикеренчә, тиражларның кимү сәбәпләре төрле, шуларның берсе – дәүләт газетларын халыкка кыстап, мәҗбүри яздырту.

"Беренчедән, бәяләр коточкыч зур. Типография, почта чыгымнары редакцияләрне авыр хәлгә калдыра. Без каешны буабыз да буабыз, чөнки чыгымнар зур. Бүген "Безнең гәҗиткә" язылу 570 сум булса, җәен бераз арттырырга туры киләчәк. Бу безгә бәйле түгел. Почта акчаны каера, ә үз хезмәтен тиешлечә үтәми. Икенчедән, халыкны һаман да мәҗбүриләп яздырту бар. Бигрәк тә бюджет өлкәләрендә эшләүчеләрне интектерәләр. Кыстаган саен кешенең гайрәте чигә, ул протест йөзеннән гомумән язылмый, укымый башлый. Читтә 800ләп укучыбыз бар. Әмма безнең интернет сәхифә бик актив. Дөресен генә әйткәндә, ул басма газетка зыянга гына, акча китерми, әмма минем өчен укучыларның татар телендә мәгълүмат алырга мөмкинлеге булуы мөһим", диде ул Азатлыкка.

Айдар Мирсәетов чыгарган татар газетлары
Айдар Мирсәетов чыгарган татар газетлары

Айдар Мирсәетов берничә газет чыгара. Алар арасында аена бер яки ике тапкыр чыккан "Адашкан мәхәббәтем", "Безнең авыл гыйбрәте", "Язмыш кочагы", "Гыйбрәтханә" газетлары бар. Барысының бергә исәпләнгән тиражы 31 мең. Узган елның шушы чордагы саннар исә 27-28 мең булган. Мирсәетов әйтүенчә, язылу чоры катлаулы булган, бу кешеләрнең матди хәленә бәйле. Путин Русиядә инфляция түбән дисә дә, бәяләр үсүдән туктамый, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татарстанның кайбер районнарында хезмәт хаклары ел ахырында тоткарланды, кешеләргә акча бирмәделәр

"2017 елның беренче яртыеллыгындагы язылу кампаниясендә төп киртә – бүгенге икътисади шартларда кешеләрнең акчасы кимү. Халык акчасын саный. Туклану һәм күңел ачу арасында сайлана. Татарстанның кайбер районнарында хезмәт хаклары ел ахрында тоткарланды, кешеләргә акча бирмәделәр, язылу ничек тәмамланыр дип бик борчылдык. Путин әйтеп тора – Русиядә инфляция түбән, әмма ләкин тарифлар никтер арта. Киләсе яртыеллыкта "Русия почтасы" тагын бәяләрне арттырам дип кисәтте.

Газетларга бәяне үзебезнең яктан бер тиенгә дә арттырмадык. Тиражлар да сакланды дияргә була. "Адашкан мәхәббәтем" – 6 300 данә, "Безнең авыл гыйбрәте" – 8 400 данә, "Язмыш кочагы" – 8 000, "Гыйбрәтханә" – 8 300 данә. Газетларны хатын-кызлар яздыра, ә укуын барысы да укый. Шундый тенденция бар – бер кеше языла, аннары урамнары, подъездлары, авыллары белән укыйлар", диде ул.

Сүз уңаеннан, кайбер басмаларның да язылу нигезендә җыелган тиражларын тәкъдим итәбез: "Себерке" – 9 800, "Татарстан яшьләре" – 9 200, "Сираҗи сүзе" – 7 900, "Юлдаш" – 5 080, "Мәдәни җомга" – 1 800.

Людмила Белоусова
Людмила Белоусова

"Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова газетның тиражы узган ярты еллык белән чагыштырганда нык кимүне язылу каталогында "Туганайлар"ның теркәлү номеры үзгәрү һәм шулай ук интернет куллануның, акчасызлыкның артуы белән дә бәйләп аңлатты. Узган яртыеллыкта "Туганайлар"ны 1865 кеше яздырган булса, хәзер инде тираж 1300дән түбән тәгәрәгән. Бу газет сатуга чыгарылмый.

Читтәге татарлар нәүмиз кала

Татар телле матбугатның төп проблемы – тел бетү дип санала. Әмма бүген татар газетлары укыла, азмы-күпме киоскларда да бар алар. Сатуда тәкъдим ителә икән, димәк ихтыяҗ да юк түгел. Бүген татар телле матбугатның төп проблемнары – икътисади кризис, телевидение һәм интернет белән көндәшлек. Әмма 5-10 елдан соң татар телендә мәгълүмат алучылар бермә-бер кимиячәк.

Балаларда, яшүсмерләрдә татар телендә матбугат уку тәрбиясе юкка чыгып бара

Бу мәктәпләрдә татар телен кысрыклап чыгару нәтиҗәсе булачак. Татар телле матбугат бүген аксаса, аннары бөтенләй шуышып кына йөрү хәлатенә калу куркынычы бар. Бүген татар телле аудитория бар, татар телендә кайчандыр белем алган, татар китапларын, газет-журналларын укып үскән буын татар матбугатына акчасын тота. Тик берничә елдан соң андыйлар табылырмы? "Сабантуй" газеты вакытында атнага бер-ике чыга иде, хәзер журнал буларак аена ике тапкыр гына тарала. "Ялкын" – аена бер тапкыр. Димәк, балаларда, яшүсмерләрдә татар телендә вакытлы матбугат уку тәрбиясе юкка чыгып бара. "Сабантуй" быел 3 386 тираж җыйган, ә "Ялкын" – 2 313 данә.

Басма матбугатның бер язылу кампаниясе тәмамлану белән яңасы да башлана. Берничә көннән инде газет-журналлар каталогларга кереп урнашырга тиеш. Төп каталоглар берничә. Иң зурларының берсе – "Русия почтасы"ның яздыру агентлыгы. "Русия почтасы"ның рәсми агентлыгы булганга күрә, күп басмалар шунда керә. Аннан башка "Межрегиональное агентство подписки" катологы бар. Биредә дә күп татар басмалары үзләре турында мәгълүмат урнаштыра. Тагын "Роспечать", "Деловая пресса" һәм башка каталоглар да бар. Билгеле, каталогка кереп утыру өчен акча түләргә кирәк. Бәяләре төрле. Әйтик, "Русия почтасы" аша Татарстанда язылучыларга чыгу өчен бер басма 2 100 сум тули, Русия буенча таралалырга уйласа, күптән хезмәттәшлек итүчеләргә 8600 сум, ә яңа клиентларга –16500 сум.

Татарстанда яшәүчеләр өчен онлайн режим аша татар матбугатына язылуның бер авырлыгы да юк. Төймәгә ике-өч бас дисәң газет-журналга язылып та куясың. Интернет заманы бит, өйдән чыкмыйча да хәл итеп була. Тик менә Татарстан матбугаты чит төбәкләрдә яшәүче татарларны исәпкә алмый булып чыга. "Русия почтасы" сәхифәсе аркылы Башкортстанда да, Чуашстанда да, Мари Илендә яшәүчеләр дә "Ватаным Татарстан"га да, "Шәһри Казан"га да, "Сөембикә" белән "Казан утлары"на да языла алмый. Аның каравы Казанда утырып Башкорстанда милли телләрдә чыккан басмаларга язылу мөмкинлеге бар. Дәүләт газет-журналларның мөхәррирләре Русия төбәкләрендә язылучылардан килгән акча каталогка керү өчен түләнгән сумманы да капламый дип аклана. Ә менә Татарстанда нәшер ителгән татар телле хосусый газетлар нинди популяр каталоглар бар, барысында да теркәлгән.

Хәер, vipishi.ru сәхифәсендә Уфа шәһәреннән дип кергәндә "Ялкын" журналы килеп чыга, ә Кировтан кергән очракта инде юк. Деловая пресса каталогында "Ватаным Татарстан" да пәйда булды, әмма аның андагы бәяләре генә коточкыч зур булып күренә. Уфа татары өчен бу каталог аша "Ватаным Татарстан"га яртыеллыкка язылу бәясе 8 835 сум килеп чыга, "Казан утлары" – 2596 сумга, ә "Сабантуй" 3135 сумга төшә.

"Татмедиа"га караган газет-журналларга "Роспечать" аша да язылып була диләр, әмма сайтта онлайн режимда язылу мөмкинлеге каралмаган. Узган гасырдагы кебек почтага барып чиратта торып язылырга гына кала. Югыйсә Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсе нигезендә республика Татарстаннан читтә яшәүче татарларны да кайгыртырга тиеш. Күрәсең, бу басма маддә вакытлы матбугатка кагылмый.

Азатлык бу хакта "Татмедиа" җитәкчелегеннән сорады. "Чыннан да андый проблем бар, аны күреп алуыгыз өчен рәхмәт. Әмма бу финанс мөмкинлекләргә килеп терәлә. Һәр редакция бу эшне үзе хәл итә. Безгә моның өчен өстәмә акча бирелми. Без читтәге татарларның да татар басмаларын укуын телибез, бу хакта дөнья татар конгрессы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз", дип әйтте Андрей Кузьмин.

"Русия почтасы"ның Татарстандагы язылу бүлеге башлыгы Владимир Королюк та бу бик катлаулы процесс, Якутскида яшәгән берничә татарны газетларга яздыртуның чыгымнары күп дигән ишарә белән сөйләде. Азатлык соравында сүз башлыча татарлар күпләп яшәгән төбәкләр турында барган булса да, почта вәкилләре проблем сәбәпләрен Татарстаннан ерак булган Якутски һәм Владивосток белән аңлатырга тырышты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG