Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татмедиа" башлыгы: "Татар газет-журналлары ябылмаячак"


"Татмедиа" башлыгы: "Татар газет-журналлары ябылмаячак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

"Татмедиа" башлыгы: "Татар газет-журналлары ябылмаячак"

10 ноябрь Казанда “Татмедиа” җәмгыяте башлагы Андрей Кузьмин Азатлык хәбәрчесе соравына, бер генә татар газет-журналы да ябылмаячак дип ышандырды. Ул ел азагына аларның тиражлары артачагын да әйтте. Яңа ачылган "Татарстан-24" каналының районнарда татарча да сөйләячәген белдерде.

Быелның җәендә республика басмаларының тиражы коточкыч дәрәҗәдә төшүе, узган ел белән чагыштырган 43% кимүе турында хәбәр ителгән иде. Бу хәлне Татарстан җитәкчелеге үз кулына алды, административ ресурслар, министрлар, район башлыклары, түрә-җитәкчеләр ярдәмендә газет-журналларга мәҗбүри яздырту чаралары күрелде.

10 ноябрь “Татмедиа” җәмгыяте башлыгы Андрей Кузьмин матбугат очрашуында тиражларның артуын, планның артыгы белән үтәлүен әйтте.

“Татар телендәге вакытлы матбугатка язылу узган елгы дәрәҗәдә бара. "Татар радиосы" хәзер безнең партнер. Анда максатчан аудиториягә реклама бара, ул язылучыларны арттырыр дип уйлыйбыз”, диде Андрей Кузьмин.

Безне исә татар газет-журналларының язмышы кызыксындырды. Чөнки ел башыннан татар басмаларын берләштерәләр, “Сабантуй” белән “Ялкын” журналларын кушалар, “Чаян”, “Безнең мирас” журналлары бөтенләй ябылырга мөмкин дигән сүзләр йөрде. Бу имеш-мимешләрнең чынга ашуына ишарә буларак 5 октябрьдә Intertat һәм sntat электрон газеталарын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына кушылды. Милли активистлар татар мәгълүмат чараларын кысалар, “Татарстан-24” каналын ачып татар каналларын бетерәләр дип чаң суга башлады.

“Бер генә массакүләм мәгълүмат чарасы да ябылмаячак. Журналлар ничек чыккан булса, шулай чыгуларын дәвам итәчәк. Оптимизация булачак, ул эчке эшләү тәртибенә, җитәкчелеккә кагыла. Шуңа да мин рәсми рәвештә бер генә журнал да ябылмаячак дип белдерәм”, диде Азатлык хәбәрчесенә Андрей әфәнде.

“Татмедиа” җәмгыяте башлыгыннан яңа эшләп киткән “Татарстан-24” каналы турында да белештек. Ул район каналларын да үзенә берләштерәчәк икән. Андрей Кузьмин сүзләренчә, финанслау күләме артмаган, элек эшләгән KZN телеканалына каралган күләмендә калган. Финанслау тулысынча "Татарстан-24"кә күчерелгән. Соңгы айларда район редакцияләре эшләп җибәргән 200дән артык сюжет чыгарылган. Лицензия килешүе шартлары буенча барлык төбәк станцияләре әлеге каналган керәчәк, ди Кузьмин.

“Яңа каналда татарча тапшырулар, татарча яңалыклар булачакмы?” дигән сорауга да ул уңай җавап бирде.

“Әлбәттә. Татар һәм рус телендә яңалыклар, татар телендә тапшырулар ничек булса, шулай чыгачак. Гомумән районнарда татар теле калачак, Казан өчен урыс телле канал була”, диде “Татмедиа” җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин.

XS
SM
MD
LG