Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Фазуллин: Intertatның "Татар-информ"га кушылачагын алдан белмәдек


Илназ Фазуллин
Илназ Фазуллин

Intertat аерым эшләгәндә, иҗади көндәшлек бар иде, хәзер ничек булыр, билгесез, ди электрон газет җитәкчесе.

Intertat электрон газеты җитәкчесе Илназ Фазуллинга сайтның юридик зат буларак бетерелүе һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына кушылуы хакында алдан белдермәгәннәр.

"Минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Ләкин җитәкчелек әйткәнне кабул иттем, иҗат коллективы саклана диделәр. Intertat аерым сайт буларак эшләвен дәвам итәчәк, кыска хәбәрләр тасмасында "Татар-информ" яңалыклары булачак. Алга таба сайтта тагын нинди үзгәрешләр булыр әлегә әйтә алмыйм", диде Илназ Фазуллин.

Intertat аерым эшләгәндә иҗади көндәшлек бар иде, хәзер ничек булыр, билгесез, дип өстәде ул.

5 октябрьдә Intertat һәм sntat электрон газеталарын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына кушу турында билгеле булды.

"Бу кыскарту түгел, ә үзгәртеп кору процессы. Мәгълүмат кырында "Татар-информ"ның ролен көчәйтү турында сүз бара", дип аңлатты "Татмедиа" агентлыгы мөдире Андрей Кузьмин.

Аның сүзләренчә, бер-берсен кабатлаучы берничә электрон газетка казна акчасын сарыф итү – урынсыз.

Intertat – рус, татар һәм инглиз телләрендә электрон матбугат чарасы буларак Татарстан хөкүмәте карары белән 2001 елның 18 декабрендә булдырылан иде. Тәүге саны 2002 елның 1 мартында чыкты. Беренче көннәрдә татарча яңалыклар латин графикасында да тәкъдим ителде. 2007 елда басма берничә айга югалып торды, ләкин 2008 елның гыйнварыннан "Татмедиа" ярдәме белән чыга башлады. Соңгы елда сайт татар телендә генә чыгып килде.

Intertat җитәкчесе Илназ Фазуллин узган ел АКШта мәгълүмат чараларын өйрәнеп кайткач Азатлыкка биргән әңгәмәсендә американнарның кайбер эш алымнарын сынап карау теләген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG