Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан басмаларының тиражы нык кимүнең берничә сәбәбе бар


"Татамедиа" башлыгы Андрей Кузьмин Instagram'да республика газет-журналларына язылырга өнди
"Татамедиа" башлыгы Андрей Кузьмин Instagram'да республика газет-журналларына язылырга өнди

Татарстанда тиражлары коточкыч дәрәҗәдә төшәргә мөмкин республика басмаларына мәҗбүри яздыру атналыгы бара. Тираж кимүнең сәбәпләре берничә булуы ачыклана.

Татарстан җитәкчелеге республика басмаларына язылу яртылаш диярлек, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимү турында чаң кагып тираж коткару эшенә кереште. Чәршәмбе Муниципаль берләшмәләр ассоциациясе утырышына җыелган район башлыкларына мөрәҗәгать итеп Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров: “Административ ресурсны кулланмыйча булдыра алмабыз. Мин сезгә Рөстәм Нургалиевичның бу юнәлешне күтәрергә кушканын җиткерәм. Без федераль басмалар турында әйтмибез, үз басмаларыбызны коткарырга кирәк безгә. Республиканыкына яздыру бездә елдан елга начарая бара, моңа игътибар итегез”, диде.

Тиражларның коточкыч дәрәҗәдә төшүе бары республика басмаларына гына карый, район газетларына язылу алай ук кимемәгән, ә федераль басмаларга язылу хәтта бераз арткан да.

Административ ресурс беренче чиратта бюджет хезмәткәрләрен мәҗбүри яздыру дигәнне аңлата. Шулай ук район башлыклары, түрәләр үзләренең әти-әниләренә, төрле оешмаларга ярты еллык абунә бүләк итә.

Русия почтасының язылу чорын кыскартуы да басмаларның тираж җыю мөмкинлекләрен киметә. Былтыр язылу июнь ахырына кадәр дәвам иткән булса, быел ул ике атна иртәрәк тәмамланачак.

Республика басмаларының тиражы инде өч ел рәттән кими бара. Һәм төп кимү дәүләт басмаларына туры килә. Дәүләтнеке булмаган “Акчарлак”, “Безнең гәҗит” һәм “Ирек мәйданы” газетлары 2016 елның беренче яртысында тиражларын арттырган иде.

“Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Азатлыкка икенче яртыеллыкта да тиражның кимемәвенә өметләнүен белдерде.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

“Әмма моны әле төгәл генә әйтә алмыйм. Узган елларда без нәтиҗәләрне алдан белешеп вазгыятьне анализлый ала идек. Хәзер бар мәгълүматны Мәскәү туплый, без белмибез,” – ди Фәйзрахманов, – “Узган елгы дәрәҗәдә булсак, бик канәгать булыр идек”.

Тираж кимүне берничә сәбәп белән аңлатып була

Республика басмаларына язылу кимүнең төп сәбәпләреннән берсе – илне биләп алган икътисади кризис, акчасызлык, һәммә нәрсәгә бәяләр күтәрелү. Азык-төлек, коммуналь түләүләр, транспорт бәяләре, балаларны үстерү чыгымнары арткан, инфляция кешеләрнең кеременең зур өлешен йоткан заманда, газет-журналлар яздырып алырга акча калмавы аңлашыла. 2013 елда гомум тиражлары бераз арткан Татарстан матбугаты да 2014 елда Кырымны аннексияләү, Новороссия дигән яңа дәүләт төзү омтылышы нәтиҗәсендә кризиска керде.

Язылуның начар баруы бу эшне оештыруны Татарстан кулыннан Русия почтасына тартып алу белән дә бәйле. Хәзер каталог та, документлар да Мәскәүдә әзерләнә. Быел Русия почтасының кәгазьгә басылган каталогы хәтта язылу мөддәте тәмамланып килгәндә дә почта бүлекләренә кайтып җитмәгән.

Интернет медианың киңрәк җәелә баруы басма газет-журналлар тиражы кимүгә шулай ук бик зур өлеш кертә. Һәркемнең диярлек кулында смартфон, планшет. Кайбер өлкәннәр өчен кулга кәгазь басманы тотып уку бик мөһим булса да, аларның укучыга килеп җитүе көннәргә сузылганда, электрон хәбәрләр минуты белән тарала. Өстәвенә шунда ук видео, фотогалеряләрне карау, яки аудио тыңлау мөмкинлеге бар. Һәм мондый мәгълүмат чараларына язылырга, даими акча түләп торырга кирәкми. Берничә ел элек АКШ медианалатигы Кен Доктор газетларны кәгазьгә бастыру шушы унъеллыкта бетә, алар дигитал җиһазлар аша таралачак дип белдергән иде.

Русия почтасының 2014 елгы "урыс язы" көннәрендә, дәүләт дотацияләре бетү сәбәпле, матбугатны тарату бәяләрен күтәрүе – язылучылар кимүгә тагын бер сәбәп. Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, хәзер "Безнең гәҗит"кә ярты еллык язылу бәясе 515 сум булса, шуның якынча 150 сумы гына редакциягә эләгә.

Фәйзрахманов административ ресурсны кулланып дәүләт газетларына мәҗбүри яздыру халык яратып укыган бәйсез басмаларга да зур зыян китерә ди. Дәүләт контролендәге басмаларда укырлык, кызыклы язмалар бик аз. Кешенең андый басмаларны яздырасы, укыйсы килми. Шуңа да карамастан, бюджет оешмаларында, мәктәптә, авыл шурасында эшләүчеләргә мәҗбүри язылу өчен нәкъ шул дәүләт басмаларының исемлеге бирелә. Кемнеңдер үзенә ошаган бәйсез газетны яздыру теләге булса да, акчасын мәҗбүриләп дәүләт басмасына түләткәч, аның инде башка газет алу мөмкинлеге калмый.

XS
SM
MD
LG