Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

АКШ медианалатигы Кен Доктор: Газетларны кәгазьгә бастыру шушы унъеллыкта бетә, алар дигитал җиһазлар аша таралачак.

Традицион киңкүләм мәгълүмат чараларының дигитал форматка күчүе котылгысыз. Бу күренеш инде шушы унъеллык ахырына ук тәмамланырга мөмкин. Басмалар үз укучылары белән бәйләнешләрнең яңа төрен, шулай ук акча эшләүнең дә яңа ысулларын эзләргә мәҗбүр булачак. Мәскәүдә үткән “Киләчәк медиасы” исемле форумда чыгыш ясаган белгечләр шундый фикерләр әйтте.

Анда абруйлы аналитиклар һәм дөньядагы киңкүләм мәгълүмат чаралары белгечләре журналистика тәрәккыятенең төп юнәлешләре, интернетның тәэсире һәм гадәти вакытлы матбугатның киләчәге турында фикер алышты.

Кен Доктор

Кен Доктор

Америка медианалатигы Кен Доктор: “Элекке хәбәрләр дөньясы үткәндә кала. Зур тизлек белән ерагая бара. Без моны танырга тиешбез”, диде.

Кен Доктор әйтүенчә, дигитал форматка күчү инде барлык төп киңкүләм мәгълүмат чараларында да күзәтелә. Ул шулай ук медиа базарында реклама керемнәренең кими, укучылардан җыелган акчаның арта баруын әйтә.

Дөнья киңкүләм мәгълүмат чаралары базарында хәзер вакытлы матбугат керемнәренең 66 процентын реклама акчалары тәшкил итсә, 34 процентын басманы укучылардан җыелган акча тәшкил итә”, ди Доктор. Шул ук вакытта кайбер американ басмалары кеременең инде яртысын укучылардан җыелган акчалар тәшкил итә икән.

“Хәзер бу сәүдәнең төп өлешен реклама түгел, укучыларга тәкъдим ителгән хезмәтләр тәшкил итә”, ди ул.

Кен Доктор әйтүенчә, соңгы берничә елда Кушма Штатларда газетларның 20 проценты бөлеп ябылган, шул сәбәпле ун меңнән артык кеше эшсез калган. Әлегә ябылмаганнары исә кәгазь аша түгел, ә дигитал җиһазлар аша таратылганда гына исән кала алачак, ди Доктор.

АКШ халкының инде өчтән берендә диярлек планшетлар бар. Күп кенә илләрдә смартфон кулланучылар 50 проценттан арткан. АКШта үткәрелгән бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, мондый җиһазлар кулланучылар яңалыкларны көненә 13 минутка күбрәк укый башлаган.

Доктор шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларына социаль челтәрләрдә актив эшләргә, интернетта укучыларны, мәгълүмат таратуны һәм мобиль элемтәне контрольдә тотучы Google, Apple, Facebook, Amazon кебек интернет гигантлары белән хезмәттәшлекне дә онытмаска тиеш, ди.

Киләчәктә вакытлы матбугат үз язмаларына традицион абүнә системын гына түгел, үзләре оештырган төрле төркемнәргә түләүле әгъза булып язылу тәртибен дә кертә алачак. Мәсәлән, Chiсago Tribune архив материалларын дигиталләштереп төрле темаларга электрон китаплар әзерли башлаган.

Андрей Мирошниченко

Андрей Мирошниченко

“Нәтиҗәле текст мәктәбе”нә нигез салучы Андрей Мирошниченко фикеренчә, киңкүләм мәгълүмат чараларына киләчәктә медиабизнес белән бәйле булмаган башка керемнәр дә эзләргә туры килергә мөмкин. Интернет чорында һәрбер укучы үзе үк автор да була ала, мәгълүматның яңа чыганаклары барлыкка килү белән хәзерге киңкүләм мәгълүмат чараларын караучылар, укучылар һәм тыңлаучылар инде хәзер үк кими бара", ди Мирошниченко.

Белгечләр дигитал форматка күчү барышында киңкүләм мәгълүмат чаралары үз язмаларын онлайн тирәлеккә яраклаштырырга һәм аларны барлык мөмкин булган платформаларга таратырга тиеш булачак, дигән фикердә.

Кен Доктор бу уңайдан “биш экран” концепциясен тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, мәгълумат компьютер экранына, смартфонга, планшетка, интернетка тоташкан телевизорга һәм машинадагы мультимедиа җиһазына таратылырга тиеш булачак.

Джефф Мориарти

Джефф Мориарти

Бу фикерне The Boston Globe вице-президенты Джефф Мориарти да хуплады. Аның әйтүенчә, бер үк кешеләр мәгълүматны вакытына карап йә компьютер экраныннан, йә смартфоннан, йә планшеттан, йә интернет-телевизордан ала. Мәсьәлән, планшетларның иң күп кулланылган чагы кич белән булса, компьютердан көндез эш вакытында күбрәк карала. Смартфоннар исә көн дәвамында якынча бертигез дәрәҗәдә кулланыла.

Русия матбугаты смартфоннар белән планшетларга йөз тотарга тиеш

Русиядәге киңкүләм мәгълүмат чараларына килгәндә исә, Европадагы газетлар белгече Джим Чизхолм аларга төп игътибарны смартфоннарга һәм планшетларга юнәлтергә чакыра.

“Русиядә мобиль элемтә куллану бик тиз үзә бара. Алар киләчәкне яулап алачак. Тормышыбызны нык үзгәрткән планшетлар да шулай ук киң таралачак. Бу бик зур мөмкинлекләр бирә һәм монда Русия медиасы да вәзгыятьне үзгәртә ала”, ди Чизхолм.

Раил Гатауллин

Раил Гатауллин

Татар интернеты һәм матбугат чаралары белгече Раил Гатауллин Русия бу өлкәдә алга киткән илләрдән 15-20 ел калышып бара, шуңа күрә безгә бу үзгәрешләр шул кадәр соңарып киләчәк дигән фикердә. Басма вакытлы матбугат бөтенләй бетәчәк дигән фикер белән ул һич килешми, алар бераз кимиячәк кенә, әмма бетмәячәк, ди Гатауллин.

Бу үзгәрешләр татар вакытлы басмаларына әлегә бик нык тәэсир итмәс, татар телен кулланучылар арта бара икән, татарлар ныклы торып телне сакларга тырыша икән, ул вакытта газетлар да булачак һәм аларны укучылар да булачак, диде Раил Гатауллин Азатлык радиосына, милли басмаларның бу унъеллыктагы язмышы өчен борчылырга зур сәбәп күрмәвен аңлатып.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG