Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Җәйге язылу кампаниясе алдыннан "Русия почтасы" нәшерләргә һәм укучыларга "бүләк" әзерләде. Дәүләт аңа дотация бирүдән туктау сәбәпле, газета-журналларны тарату кыйммәтләнә.

"Русия почтасы"ның бәясе артачагы турында сүзләр йөрде, дотация булмаса, газеталарга бәяләр күтәрәләчәк дип, федераль газета-журналлар мөхәррирләре Русия премьер министры Дмитрий Медведевка ачык хат та язганнар иде. Ләкин дәүләт почтага язылу бәяләрен арттырмау шарты белән елына 3 млрд. сум дотация биреп килүен туктата, бюджетта моңа акча каралмаган.

Татар матбугатына көтелмәгән "бүләк"

“Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” - көндәлек тарала торган газеталар. “Русия почтасы”ның бәяләре күтәрелүе аркасында таяк башы беренче чиратта шушы көндәлек газеталарга төшәчәк.

“Ватаным Татарстан” атнага 4 тапкыр тарала, ләкин аның мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, “почта тиешле дәрәҗәдә эшләми, газеталар авылларга көнендә килми, алар акчаны каерып алып, редакцияләрне бөлгенлеккә калдырырга тели”.

Миңназыйм Сәфәров

Миңназыйм Сәфәров

– “Ватаным Татарстан” көндәлек чыгарылышының тиражы 10 мең данә, язылу бәясе - 760 сум, җомга көнне чыга торган газетаның тиражы 18 мең 141 мең данә тәшкил итә, аңа 186 сум түләп язылып була. “Русия почтасы” газеталарны тарату хезмәтенә бәяләрне арттыра дип безне “сөендерде”. Саннарга килсәк, көндәлек газетаның бәясе 760 сум икән, редакциягә шул акчаның бары тик 49 сумы гына керә. Калганы барысы да почтага күчерелә. Әгәр почта үзенең хезмәтен тиешле дәрәҗәдә башкарса, каршы сүз дәшүче булмас иде, ләкин почта шактый авылларга газетаны вакытында ирештерми бит - атнага ике тапкыр газета тарата. Моны алар үзләре дә яшерми, ләкин язылу кампаниясе вакытында бу турыда “оныта”, “без атнасына дүрт тапкыр таратабыз” дип, бездән акчаны каерып ала.

Кызганыч, безгә бу очракта газетага язылу бәясен арттырырга туры киләчәк. Газета өчен меңнән артык сумны чыгарып салырга теләүчеләр күп булмаячак. Татар газеталарының төп укучысы авылда, аларның җәйгә болай да мәшәкатьләре күп, чыгымнары арта. Бакча сезоны башлану белән авылда газета, китап уку кими. Шуңа күрә тиражның кинәт түбән тәгәрәве - закончалык, дип сөйләде Миңназыйм әфәнде.

Татар газеталары бушка таралырга тиеш

“Российская газета” дәүләт газетасы күп еллар дәвамында укучыларга бушлай таратыла. Татарстан республикасы бу эшкә әзерме, әлегә билгесез.

Дәүләтнең үз матбугат органы булырга тиеш. Федераль үзәк тә татарлар өчен алар телендә мәгълүмат бирүче дәүләт матбагасының кирәклеген аңласа, начар булмас иде. Әлбәттә, мәгълүматны тиз җиткерер өчен телевидение, радио, интернет бар дип уйлый торганнардыр. Кем ничек булдыра ала, үзен шулай коткарсын дип әйтәләр. Ләкин, җәмәгать, бу өлкәдә дәүләт сәясәте булырга тиеш. Почта хезмәткәрлеренең хезмәт бәясе бик түбән, 2 мең сум акча алучылар да бар, кем шул акчага көн саен газета таратып йөрсен? Моңа өстәп, авылларда – юлсызлык. Ничек түлиләр, шулай эшлиләр.

Хөкүмәтнең үзенә дә газеталар кирәкми дигән мөнәсәбәт сизелә. Әлегә укый торган аудиория бар, символик бәя куеп, дәүләт газетасын халыкка таратып булыр иде. Укучы болай да укымаска өйрәнеп килә. Юкка чыгару җиңел ул, ләкин юксынып, яңадан укучы аудиторияне туплау эше авырга төшәчәк.

Шәхси газеталарның да бәяләре үсә

“Ирек мәйданы” газетасы мөхәррире Раиф Усманов та газетага язылу бәясе артачагы турында әйтә. 31 мартка кадәр “Ирек мәйданы”на​ 6 айга 339 сумнан язылып булса, 1 апрельдән соң язылу бәясе инде почтаның яңа тарифлары буенча формалашып, 447 сум торачак. Почтаның мондый тарифлар куюы көтелмәгәнрәк булып чыкты, ди ул. Тиражның кимү куркынычы бар һәм бик зур. Газетаның бит саннарын арттырганда да безнең язылу бәясенең болай берьюлы 100 сумга үскәне юк иде, дип әйтә.

Раиф Усманов

Раиф Усманов

– Моңарчы газетаның беренче 12,5 грамм авырлыгы өчен тарату бәясе 1 сум 63 тиен булды, аннары һәр 12,5 грамм авырлык өчен 85 тиен өстәлгән. 12,5 грамм – ул А3 форматлы 4 бит дигән сүз (“Татарстан яшьләре”, “Шәһри Казан” зурлыгы).

Әйтик, газета 16 битле икән, бәя болай исәпләнә: 1 сум 63 тиен + 85 тиен х 3 өстәмә авырлык. Килеп чыккан 4 сум 18 тиенгә 18% НДС өстәлә. 4 сум 93 тиен килеп чыга. 2014 елның икенче яртыеллыгына беренче 12,5 грамм авырлык өчен тарату бәясе 4 сум 38 тиен булачак, аннары һәр 12,5 грамм авырлык өчен 1 сум 6 тиен өстәлә һәм НДС кушыла. 8 сум 92 тиен килеп чыга. Шуңа өстәп, газетаны районнарга бүлеп аерган (өстә исәпләгән газета өчен һәр данәгә 53 тиен) һәм Казаннан район үзәкләренә илткән өчен (1 кг. – 8 сум 77 тиен) редакцияләр үз өлешләреннән өстәп түли. Яңа бәяләр иң беренче чиратта чыгу ешлыгы зур булган газеталарга сугачак.

Тиражлары 15 500 данәдән арткан очракта республика газеталары почта хезмәтенә 17% ташлама алачак. Матбугатны хат ташучы аша түгел, ә үзләре почтага барып алырга риза булган язылучыларга исә 43 %ташлама бирелә. Ләкин бүген почта, гадәттә, 3-4 авылга берәү генә, шуңа бу мөмкинлектән шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр генә файдалана алачак.

Спортчылар кадерлеме, татар матбугатымы?

Раиф Усманов дәүләтнең почтаны субсидиясез калдыруын сәер адым дип бәяли һәм милли матбугатны саклап калыр республика мәсьәләне хәл итәр өчен юлларны таба алыр иде дигән фикердә.

– Дәүләт "Русия почтасы"ның дотациясез калдыруның тагын бер сәбәбе итеп почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы бик түбән, авылларда ул 4-5 мең сум гына, аны күтәрергә кирәклеге белән аңлатты. Минемчә, почта әле шәһәрдә керемгә эшли алса, авыл җирендә бу мөмкин түгел. Шуңа дәүләтнең дотацияне бетерүе бик сәер. Бездә генә түгел, Европа һәм АКШта да почтага дотация каралган яисә төрле салым түләүдә төрле ташламалар бирелгән.

Әлбәттә, яңа бәяләр нигездә язылу системасы аша таралган татар матбугатына бик зур куркыныч тудыра. Безнең кебек атналык газеталарга хәл әле түзәрлек булса, еш чыгучы калын басмалар – “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”нә аеруча авыр. Шуңа бу очракта республика хөкүмәте республикада нәшер ителгән атналык һәм көндәлек басмалар өчен язылу бәясен киметү өчен башлангыч чорда бераз ярдәм күрсәтсә, яхшы булыр иде.
Ул еллык 3 млрд. сумм дотацияне Русиянең 83 төбәгенә бүлсәк, бер төбәккә чама белән елына 35-40 миллион сум туры килгән дигән сүз. Бу – бер "Ак барс" капкачысының күп булса ярты еллык хезмәт хакы инде.

Почта бәясенең арттыруын да кабул итәр идең – әгәр ул этаплап, ярты ел саен 10-15 %ка арта барса. Ә монда бәя берьюлы 90-100 %ка арта. Сүз уңаенан, “Русия почтасы” филиалына әйләнгәнче, безнең “Татарстан почтасы” гөрләп эшли, хәтта кереме дә бар иде. Хәзер ул Мәскәү рөхсәтеннән башка берни үзгәртә алмый, дип сөйләде Раиф Усманов.

Чыгу юллары нинди?

“Русия почтасы”ның начар эшләве турында күп әйтелде, бу турыда зур түрәләр белән дә күп тапкырлар сөйләшү булды, ләкин мәсьәлә хәл ителмәде. “Русия почтасы”на альтернатива буларак, мәсәлән, Балтач районында газета-журналларны тарату эшен җайга салып карадылар, ләкин бу эш барып чыкмады. Татар газеталарының күпчелек тиражлары авыл һәм районнарга туры килә, анда альтернатив почта оештыру мөмкин эш түгел.

Урыс телле басмаларын​ың ваклап сатылып таралу мөмкинлеге​ бар. Бу вазгыятьтә татар матбугатын​ың яшәп калуның нинди вариантлар​ы бар дигән сорауга Раиф Усмановның фикерләре мондыйрак:

– Әлегә мин төп ике вариант күрәм – киосклар аша таралуны арттыру (хәзергә алар өлешенә тиражыбызның 2%ы гына туры килә, 98%ы язылу аша тарала) һәм газетаның берничә битен рекламага биреп, түләүле реклама урнаштырып, шул керем хисабына газетаның язылу бәясен киметү (әлегә без бөтенләй реклама басмыйбыз). Ләкин шунысы бар – ваклап сату күбрәк шәһәргә туры килә. Ә авыл җирендә киосклар юк. Редакция өчен дә язылу күпкә отышлырак, бу - алдагы 6 айга тотрыклы тираж дигән сүз. Ә ваклап сатуга киткән ярты тираж сатылмыйча кире кайта, киосклар вакытында хисаплашмый. Редакциягә алган газета өчен акчаларын түләмичә банкротлыкка чыккан оешмалар да бар. Бу яктан почта белән эшләү күпкә ышанычлы һәм тотрыклы. Киләчәктә акланыр дип, алга карап эшләргә уйласаң да, хәл икеле – интернет һәм иярчен телевидение колачын җәеп барган вакытта газеталарга язылу артыр дип ышанып эшләп булмый. Өстәвенә, бүген күп милләттәшләребез авылдан шәһәргә китә.

Соңгы вакытта татар газеталарына интернетны тулы көчкә кулланырга вакыт дигән фикерләр ешрак яңгырый, почта бәяләрен арттырганда, челтәр аша укучы аудиторияне киңәйтергә кирәк дигән киңәшләр әйтелә. Татар нәшерләре исә: “Якындагы берничә елда интернет газетаны алыштыра алмаячак. Икесен бергә алып бару юлын карарга кирәк. Газета һәм сайт бер-берсен тулыландырып яшәргә тиеш”, дигән фикердә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG