Accessibility links

якшәмбе, 20 август 2017, Казан вакыты 16:24

Милли газет-журналларга аудитория өчен интернет, телевидение белән көрәшергә туры килә, редакцияләр бертавыштан диярлек икътисади кризис тез астына китереп сукты дип белдерә. Азатлык 2017 елның икенче яртыеллыгына Татарстан белән Башкортстанда милли матбугатка язылу кампаниясенең ничек тәмамлануы белән кызыксынды.

Басмаларның икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланып, редакцияләр әбүнәчеләр санын санап, хисаплар ясап янә тыныч эшли башлады. Кем өчендер урак өсте нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек, кем өчендер бик үк түгел. Татарстандагы басма матбугатның тиражлары турында мәгълүмат "Ачык Татарстан" порталына чыкмады, шулай да Азатлык татар-башкорт газет-журналларының уңышы белән кызыксынды, саннарны барлады, редакцияләрнең хәлләрен белеште.

"Ирек мәйданы" – берничә ел рәттән иң күп тираж җыючы татар газеты. Аның нәшире Раиф Усманов, яхшы тираж җыю – укучылардан бирелгән аванс, җаваплылыкны, укучыларның безгә күрсәткән ышанычын акларга кирәк, ди.

"Язын почта тарифлары 10-15%ка артты, шуңа 6 айга язылу бәясе 598 сум 80 тиен булды. Укучыларыбыз нигездә авыл җирендә яши, бу – зур бәя. Газетка дотация, грантлар бирелми, ул язылу хисабына гына яши. Май аенда язылу ункөнлеге узды, ул көннардә ташлама ясалды – язылу бәясе 527 сум 28 тиен булды, укучыларның күпчелеге арзан чакта язылды.

Сер түгел, халыкның матди яктан хәле әллә ни мактанырлык түгел

"Ирек мәйданы” газетын Татарстанда 32500 гаилә алдыра, Русия төбәкләрендә – 3316. Моңа өстәп 1500 данә киоскларда тарала. Димәк, гомум тираж 37316 булып чыга. Узган ел 37 мең булганбыз.

Моннан тыш газет “Манзара” исеме белән атна саен Уфада да басыла, анда газетка 6610 укучы язылды. 2016 елда 4979 кеше иде. Әле Уфада 800 данәне киосклардан сатып алып бетерәләр. Узган елның җәйге язылу кампаниясе белән чагыштырганда арттык, ә беренче яртыеллыктан бераз кимегәнбез. Туктап калырга исәп юк, темалар киңлеге зур, үзенчәлекле, башкаларда булмаган мәгълүматлы, сыйфатлы газет чыгару максаты куелды. Сүз уңаеннан, укучылар җитди темаларны, тарих, сәясәтне дә үз итә. Берәр санда төшеп калса, шундук шалтыраталар", дип сөйләде нәшир Раиф Усманов.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит" бу яртыеллыкта 14500 кешенең йортына килә. Газетның тиражы кимүе күзәтелә. Басма нәшире​ Илфат Фәйзрахманов, тиражның кимүе гаҗәп түгел, бу икътисади кризисның да тәэсире, диде. Көндәш басмаларның бер үк аудитория өчен көрәшүе күренеше бар дип тә сөйләде ул.

Почта чыгымнары аркасында бәяләр дә артты

“Безнең гәҗит”нең 21 мең тираж җыйган вакытлары булды. Әйе, укучылар саны кими, чөнки хәзер газетлар да күп, көндәшлек тә бар. Авыл саен бер газет туры килә бугай. Почта чыгымнары аркасында бәяләр дә артты. Кайчандыр яртыеллыкка язылу 160 сумга төшкән вакытлар бар иде. Редакция фондына һәр газеттан 100 сум кала иде. Хәзер күп өлешне почта фонды белән типография чыгымнары тәшкил итә. Доллар менә, бәяләр арта. Доллар төшәргә мөмкин, ә бензин, буяуларга бәяләр үзгәрешсез кала. Авылдагы кешеләр арасында элегрәк егерме төрле газет, журнал яздыралар иде, хәзер икътисади кризис халыкны башкача эш итәргә өйрәтте. Күршеләр үзара кем нинди газетка языла дип сөйләшә, аннары алмашып укыйлар.

“Безнең гәҗит” зур тиражлар җыя алмый, хыялланмыйм да, чөнки мәсләгебез башка. Артистларның кайда ял иткәнен дә, яңа фатир-машиналарын да язмыйбыз. Безнең төп темалар – сәясәт, милләт, коррупциягә каршы көрәш. Безне акыллы кешеләр укый, андыйлар күп түгел.

Күпме язылучыбыз бар - шул җиткән. Безгә алар да кадерле. Ялынып йөрмибез, соранып, көчләп яздырту сәдака сорау белән тиң. Язылу кампаниясе бит, кая әле тырышып эшлик дигән караш юк. Ел әйләнәсенә ничек эшлибез, шуннан тайпылмыйбыз”, диде ул.


Дәүләт басмалары: "Укучыны кыстарга туры килә"

Хосусый газетлар административ басымнан тыш та укучылар санын саклап та, үстереп була дигәнне исбатлаганда дәүләт басмалары халыкны кыстамыйча мөмкин түгел ди.

“Казан утлары” мөхәррире урынбасары Рамил Ханнанов Азатлыкка узган язылу кампаниясеннән канәгать калуын белдерде. Ул тиражны бөртекләп җыярга туры килә дип аңлатты.

“Районнардан кайтып керми эшләүнең нәтиҗәсендә почта аша 4950 әбүнәче җыйдык. Аның 500ләбе Русия буйлап таралачак. Русия төбәкләреннән “Казан утларын” иң күп алдыручылар булып Башкортстан, Ульян, Саратау, Самар, Киров өлкәләре тора. Киоскларга сатуга 500ләп данә чыга. 90 данәне “Татарстан почтасы” районнарда почта бүлекчәләренә сатарга куяр өчен ала. Бу – һәр районга ике журнал тирәсе дигән сүз.

Сугыш елларында да чыгудан туктамаган журнал, киләчәктә дә чыгар. Татар әдәбиятында 5-7 ел тирәсе бушлык булып алды. Укучылар кимеде. Шуңа күрә алгы планга халык белән аралашуны чыгардык. Редакция хезмәткәрләре туктаусыз диярлек район-шәһәрләрдә укучылар белән очраша. "Язучы дәрес бирә" дигән проект популярлашты. Журнал чыккан саен берничә йөз данәне Чаллыга, Тукай районына, Актанышка һәм Яшел Үзәнгә илтәләр. Анда инде язылучылар билгеле бер урыннан барып ала", дип аңлатты ул.

"Сөембикә" баш мөхәррире Ләйсән Юнысова, кимү тенденциясе бара, ләкин әлегә түзәрлек, ди.

Журналга язылу бераз кимеде, әмма сайтка керүчеләр артты

"Кеше күбрәк телевизор карый, җиңел басмалар укый, алар белән ярышу авыррак. Бу юлы почта аша журналга дүрт меңгә якын кеше язылды. Аның бер меңгә якыны "Роспечать" аша, ягъни Русия төбәкләренә китә. Тагын бер меңгә якыны берәмләп сатуга чыга. Журналга язылу бераз кимеде, әмма аның каравы "Сөембикә" сайтына керүчеләр саны арта. Сайтка инде искерәк мәкаләләрне куябыз, ләкин барыбер кеше бушка булганга кызыга. "Иске булса да ярый", бушка булганда ни өчен журналга язылып торыйк диючеләр бар", ди баш мөхәррир.

Илназ Фазуллин
Илназ Фазуллин

Балаларга һәм яшүсмерләргә чыккан газет-журналларга бүген телевидениедән бигрәк интернет белән көч сынашырга туры килә. Айга ике тапкыр чыккан "Сабантуй"га язылу 390 сум булса, "Ялкын"ның бәясе – 360 сум. Узган елгы җәйге тиражлар белән чагыштырганда ике басманың да әбүнәчеләр саны кимегән. Мөхәррир Илназ Фазуллин яшьләр интернет белән алдана дип сөйләде.

"Ике журналның да тиражы 200-300 данәгә кимеде. Беренчедән, җәйге чор авыр, төп аудитория – укучылар. Апрельдә эшне башкармасаң, аннары журналларга язылу белән кызыксындырып булмый. Аннары ял турында гына уйлый башлыйлар. Узган ел ике журнал да аерым үзаллы тормыш белән яшәде, аның өчен аерым кешеләр җавап тотты, хәзер кечкенә коллектив ике журналны да чыгара, язылу кампаниясен дә алып барырга тиеш. Һәр редакция күбрәк көч куя ала иде.

Яшерен-батырын түгел, кыстап яздыртабыз

Тагын бер зур сәбәп – ул интернет. Әйе, яшерен-батырын түгел, кыстап яздыртабыз. Укытучыларны да, балаларны да күндерергә тырышбыз. Алар безгә интернет, социаль челтәрләр дә җитә, мәгълүматны шуннан алабыз дип җавап кайтара. Интернетка басымны күбрәк ясарга кирәк икәнен аңлыйбыз. Аз булса да сайтларга керүчеләр арта. "Ялкын"га көненә 500 кеше керсә, "Сабантуй"га – 600 кеше", диде ул Азатлыкка.

Башкортстанда хәлләр ничек?

Татарстанда хосусый һәм дәүләт газетлары язылу кампаниясеннән канәгать булуын белдерсәләр, Башкортстанда нәшер ителгән башкорт һәм татар телендә чыккан газетларның мөхәррирләренең барысы да диярлек басма матубгатның тиражларның кимүен хакимиятнең битарафлыгына сылтый.​

"Башкортостан" газеты мөхәррире Азамат Юлдашбаев Азатлыкка “Тотрыклы рәвештә аска тәгәрибез” дип белдерде. “Басма газетлар өчен электрон форматка күчү авыр бара, әмма моны читкә этәреп булмый, бу – заман таләбе. Интернетны яуларга да, кәгазь басма өчен дә көрәшергә кирәк”, диде ул.

Атнасына бер тапкыр чыккан 24 битле башкортча "Йәшлек" газеты мөхәррире Артур Дәүләтбәков шулай ук хәлләр куанырлык түгел дип белдерде.

Бүген милли басмаларга бизнес план куялар. Тамырдан дөрес караш түгел

“Милли матубгатка тираж җыю авырлаша. 2017 елның беренче ярты еллыгында 10 мең кешенең язылуына ирешкән булсак, җәйгә 8 мең калдык. Сатуга чыкмыйбыз, газет язылу нигезендә генә тарала. Бүген милли басмаларга бизнес план куялар. Тамырдан дөрес караш түгел. Бу – социаль проект. Ул дотациядә генә була ала. Норвегиядә, мәсәлән, газетлар азрак салым түли. Ник моны ясамаска? Почта дотациясе булмавы да баш бәласе булды. Безнең газетка язылу 820 сумга төшә, бу – зур сумма, әмма киметеп куя алмыйбыз, болай да зур өлешен почта үзенә йота. Дөрес, административ басым белән дә яздыртып була, әмма бу вакытлыча бит. Бер языла кеше, ике, әмма газет кызык булмаса, укучы аны бүтән яздыртмаячак. Үзе теләп язылсын өчен сыйфатлы, эчтәлекле язмалар чыккан басма булырга тиеш”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

​Башкортстанда нәшер ителгән атнага бер чыккан татар телендәге "Өмет" газеты мөхәррире Рәдис Ногманов, хакимияттә басма матбугатта гаме юк, ди. 2000нче елларда 45мең тираж белән чыккан вакытларны сагынып искә алып, алар әби-бабайларга рәхмәт укыйлар.

"Дәүләт басмалардан читләште. Мәгариф, мәдәният министрлыклары, район хакимиятләре газет-журналлар белән кызыксынмый. Элегрәк мәктәпләр, китапханәләр, мәдәният йортлары языла иде, хәзер бу юк. Мәктәп укучылары туган телдә укымый. Интернетка кереп баттылар. Яшәсен әби-бабайлар, пенсионерлар дип эшлибез, әмма авыллар да картая. Матур әдәбият, журналистика бар иде бит, ул кая соң дип чаң суга башларлар, әмма соң булыр.

Авылларда урысча сөйләшәләр, татарча укымыйлар

Милли матбугатның укучылары кимүе милли мәгарифтәге вазгыятькә дә бәйле. Борай районында 20дән артык урта татар мәктәбе бар иде, бүген аның яртысы кыскарды. Йә башлангыч, йә тугыз еллыкка калган. Район үзәгендә дә урысча сөйләшәләр, татарча укымыйлар. Бу татарга да, башкортка да кагылган мәсьәлә. Аларның да мәктәпләре кыскара. Ярмәкәй районындагы яшьләр белән очрашырга туры килде. Муса Җәлилне беләсезме, дип сорыйм – дәшмиләр. Тукай шигырен искә төшерерләр бәлки дип сорыйм – тынлык. Хәер, Пушкин белән Лермонтовны да искә төшерүче табылмады.

Почта бәяләрне коточкыч зур. Бәяне куя белә, ә хезмәтен начар башкара. Газетлар вакытында килми, югала, "Өмет" урынына "Акчарлак"ны китерәләр. "Өмет"кә язылу бәясе 810 сум. Авыл кешесенә бу сумманы чыгарып салырга да авыр. Салаларда хәлләр шәптән түгел", дип сөйләде Рәдис Ногманов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG