Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Телгә һөҗүм матбугатка начар тәэсир итсә дә, федераль үзәк сәясәтен якларга туры киләчәк"


Абунәчеләргә газет-журналлар яңа тираж белән килә башлады. Русиядәге авыр сәяси һәм икътисади шартларда милли матбугатка язылучыларны югалтмау - авыр мәсьәләләрнең берсе. Азатлык кышкы язылу кампаниясе ничек тәмамлануын белеште һәм алга таба дилбегәне кысу газет-журналларның яшәешенә ничек тәэсир итәчәген сорашты.

Татарстанда татар газет-журналлары арасында иң күп тираж җыючы быел да "Ирек мәйданы" газеты. Аның гомум тиражы 40 800 булган. Былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда бу бер меңгә артыграк. Аларның 3750 данәсе Русиядә таратыла. Башкортстанда чыгарылучы "Манзара" газетының гомум тиражы 9 150 данәгә җиткән. Икенче урында - "Акчарлак" газеты. Бу юлы газетның гомум тиражы 39 019 данә булган. Былтыргы беренче ярты еллык белән чагыштырганда бер меңгә кимрәк. Өченче урында - 14 800 данә тираж белән "Безнең гәҗит".

2018 елда дәүләттән басма матбугат чараларына 319 242 300 сум бүленгән. Аны тулысынча "Татмедиа" ширкәте алачак. Ширкәткә район, шәһәр, республика дәрәҗәсендәге 98 газет һәм 15 журнал карый. Былтыр дәүләттән "Татмедиага" 319 485 900 сум бүленгән иде.

2018 елның беренче ярты еллыгыннан "Сабантуй" журналы айга бер генә тапкыр чыга башлаячак. Кайчандыр атнасына бер чыгып килгән газет берничә ел элек журналга әйләнеп айга ике чыгуга калган иде.

Киләсе ярты еллыктан 36 биттә чыгучы "Чаян" журналы 20 биткә генә калачак дигән хәбәрләр бар. Мөхәррирләр сер бирмәскә тырышса да, тиражлар җыю елдан-ел авырлаша икәнен яшермиләр. Моның сәбәпләре - икътисади вазгыять, "Русия почтасы"ның начар эшләве һәм хезмәтләренең кыйммәтләнүе, телевидение, интернетның үсеше, телләргә карата һөҗүм. Азатлык телгә, милли төбәкләргә булган басым шартларында федераль үзәк сәясәтен ничек кабул итүләре, укучыларына ничек җиткерүе, Русия президенты сайлауны ничек яктыртачаклары хакында сорашты.

Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров

"Ватаным Татарстан" газеты мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, хәзер инде арттыру турында сөйли алмыйбыз, ләкин арттыру турында сөйләргә вакыт җитте, ди. "Менә шушы вакытта һәркем үзенең күңелендәгесен гамәлгә күчерергә: театрга йөрмәсә - йөри башларга, матбугатка язылмаса - язылырга тиеш", ди мөхәррир.

Миңназыйм әфәнде почта хезмәткәрләренең газетларны атнага бер генә китерүенә борчылу белдерә. Бу хакта инде ул беренче тапкыр гына сөйләми, проблемны даими күтәреп килә. "Газетны укучыларга атнасына дүрт тапкыр илтү турында почта белән килешү төзелгән, акчасы түләнгән. Ә алар үзләре дә атнасына ике генә илтүләрен танып тора. Чынлыкта әле бер тапкыр гына булып чыга", дип зарлана Сәфәров.

Тыю ул кешенең башында утыра

Дәүләт акчасына эшләү темалар кытлыгына һәм шунлыктан тиражлар җыюга комачаулык тудырмыймы дигән сорауга, Миңназыйм әфәнде: "язуны тыю бар дип уйламыйм", дип җавап бирде. "Ник бу темага яздың дип шалтыратканнары да, чакырып әйткәннәре дә юк. Тыю ул кешенең башында бар. Беркем дә тыймый, ләкин ул дәлилләп язылган проблем булырга тиеш. Капка астыннан өргән эт шикелле, бер яклы яки икенче якның позициясен күрмәмешкә тырышып язылган әйбер булмаса, расланган, дәлилләнгән язма булса, беркемнең дә ачуын чыгармаячак. Без ике генә кеше чыгарган газет түгел. Андыйлар да булсын. Ләкин аларның мәгълүмат җыю ысулы да, җаваплылыклары да башка төрле. Без андый булырга тиеш түгел, без югарырак торып фикер йөртергә, аналитика бирүче, халыкның уфтануларын җитәкчеләргә дәлилле итеп җиткерә торган газет булырга тиеш", дип саный "Ватаным Татарстан" мөхәррире.

Аның сүзләренчә, газетның төп максаты тираж, акча җыю түгел, ә милләттәшләрне сыйфатлы матбугат белән таныштыру. "Күптән түгел Казан мәктәпләренең берсендә булдык. Безнең газет турында беренче тапкыр ишетүчеләр бар. Шаккаттым. Бу укытучыларның да дәрәҗәсен күрсәтә. Без дә эшләп бетермибез икән, дигән нәтиҗә ясадым", ди Сәфәров.

Татарстанда килеп туган соңгы вазгыятьтә халыкка сайлау турында пропаганда алып бару дәүләт татар матбугатына авыр булмасмы дигән сорауга Миңназыйм әфәнде: "без бары тик сайлау турында канунга нигезле генә эшлибез, барлык намзәтләргә дә тигез мәйдан бүлеп бирәбез", диде. "Кешене мәҗбүриләп булмый, бардыңмы, фәлән кеше өчен тавыш бирдеңме дип сорап булмый хәзер. Кешеләр чагыштыра белә. Менә миңа тиделәр, җаныма, рухыма тиделәр. Ничек андый вакытта үз-үзеңә каршы киләсең? Шуңа күрә кеше өндәгән өчен генә түгел, үзе уйлап, йөрәге белән тавыш бирергә тиеш", диде Миңназыйм Сәфәров.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

“Мәдәни җомга” мөхәррире Вахит Имамов татар басмаларының тиражларын укытучылар җыярга булыша иде дип әйтә, татар теле белән булган хәлләрдән соң аларга таянып булмый, алар безгә үпкәле дип сөйләде.

“Быелгы тираж начар да, яхшы да түгел. Куелган норманы үтәдек, әмма бу зур саннар түгел. Узган ел шушы аралыкта 1760 булса, быел – 2300. Тиражлар белән хәлләр начар булачак. Бу беренче чиратта татар теленә булган һөҗүмгә бәйле. Яшерен-батырын түгел, безгә дә, башка матбугатка да актив язылучылар – ул укытучылар. Башкаларны да үгетләүче дә алар. Әмма авыл җиренә дә, шәһәрдәге мәктәпләргә килсәң дә, бер үк үпкә белдерү булды. “Матбугат татар телен, татар теле укытучыларын якламады. Һөҗүмгә бернинди дә реакция булмады, шыпырт утырдыгыз. Үпкәбез зур, язылмыйбыз”, дип ачыктан-ачык әйттеләр. Мин аларны аңлыйм, аларның дәгъвалары урынлы.

Икътисад та шәптән түгел, кешеләрнең берничә газетны яздыртырга хәле юк

Татар теленең мәктәпләрдә калмавы турыдан-туры безнең абүнәчеләргә дә тәэсир итәчәк. Татар газетларын укучылар картая, берничә елдан соң инде татар телендә укый, яза белүчеләр булмаячак, урыс телле буын барлыкка киләчәк. Шуңа елдан-ел кимиячәк тиражлар да, өметләр әллә ни күңелле түгел. Аннары газетлар үзара бер үк аудитория өчен көрәшә, яңа кешеләр юк. Икътисад та шәптән түгел, кешеләрнең берничә газетны яздыртырга куәте юк", ди Вахит Имамов.

Дәүләттән акча алган очракта та матбугат чарасы берникадәр ирекле булып кала ала, бу мөхәррирдән тора, диде Вахит әфәнде. Киләсе Русия президенты сайлауда дәүләт матбугатын сандугач булып сайрарга мәҗбүр итмәсләр дип өметләнә ул.

"Берникадәр ирекле булып калырга мөмкин. Принципларына, үз карашыңа хыянәт итмәү мөһим. Сайлау алдыннан ниндидер заказ үтәү булмас дип ышанам. Татарстан җитәкчеләре моны аңлыйдыр. Шәт, федераль үзәк башыбызга сугып торганда безне Путинны яклаучы солдатларга әйләндермәскә иманнары җитәр. Сайлау ничек узганы мөһим түгел, ничек санау ничек оештырганы әһәмиятле", диде Азатлыкка Вахит Имамов.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов ел саен тиражлар җыю авырлаша, иреклек тә кысыла, кеше хокуклары, тикшерү кебек хакимиятне тәнкыйтьләү материаллары кимегәннән-кими дип сөйләде. Бәйсез булып саналган матбагалар алдын-артын уйлап эш итә торган заманнар, ди.

"Ел саен быел авыр, киләсе елда җиңелрәк булыр дип өметләнәбез, әмма бу өметләр акланмый. Русиядә бәйсез журналистика да, хокукчылар эшчәнлеге дә авыр шартларга куелды. Икътисад хәлләре дә куанырлык түгел, һаман да "Русия почтасы"ның рәтле эшли башламавы да безнең эшчәнлеккә тәэсир итә. Тарату системы начар куелган. Анда - бардак. Тиражлар кимеде. Шактый гына. Гомум тираж быел 14 850. Укучыларыбыз өлкәнәя, алар үлеп бара. Яшь буын татарча кәгазь газет укымый.

2017 елда татар теле язмышын хәл иткән ел булды. Кайсы гына матбугат бу хакта шәрран ярды икән? Хосусый газетлар язды, әмма аларның гына вазгыятьне үзгәртергә, иҗтимагый фикер тудырырга көче җитми. Дәүләт мәгълүмат чараларына язарга, сөйләргә кирәк дигән фәрман соң бирелде, үзләре башлап язарга курыкты. Әмма соң иде. Хәзер дә бу тема югалды, ул тыелган темага әверелеп бара.

Хосусый матбугатны тыючы юк әлегә, әмма күзәтәләр

Хосусый матбугатны тыючы юк әлегә, әмма күзәтәләр. Безнең дә исән калу мөһим, системаның ничек эш иткәнен күрәбез. Безнең эчке цензура - сакланып калу чарасы. Бер-бер нәрсә килеп чыкса, үзеңнең дөя түгеллегеңне исбатлау авыр. Тамга салсалар - бетте-китте.

Ялганны, урлауны фаш итүләр калмады диярлек. Журналистика саекты, мөмкинлек кысыла, куллар богаулы. Кеше хокуклары, сәяси, икътисади вазгыятьне язучылар азая бара. Әмма урманда бүре бар дип куркып анда бармый калмыйбыз, барыбер журналистика принципларына хыянәт итмәскә, укучыларыбызга файдалы, җитди газет чыгаруыбызны дәвам итәчәкбез ", дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов.

Башкортстанда башкорт телендә атнасына өч тапкыр чыккан төп газет - "Башкортостан"ның тиражы 5 800 данә. Аның мөхәррире Азамат Юлдашбаев бу начар да, яхшы да түгел ди. Ул милли матбугатка кайда да авыр дип саный. Башкорт телен федераль үзәк кысса да, газет Путин сәясәтен яклаячак, чөнки газет дәүләт акчасына чыга, дип әйтте ул.

"Көткәннән яхшырак дип саныйм бу тиражны. Әллә ни югалту булмады, узган елда да шул чама иде. Нишлисең, элеккеге кебек зур тиражлар белән мактана алмыйбыз, чөнки телевидение, интернет нык үсеш алды. Без оперативлык, эксклюзив материллар бирүдә оттырабыз. Карагыз, хәзер бөтен мәгълүмат социаль челтәрләрдән, нидер була калса, җанлы эфирны шуннан гына алып баралар. Без яңалыклардан баш тартырга булдык, басым аналитик материалларга булачак. Ниндидер вакыйга бар икән, аның сәбәпләрен ачыкларга, аның безгә тәэсире нинди икәнен чәйнәп бирү иң дөресе булачак.

Быел башкортларда милли үзаң көчәйде дип саныйм

2017 елда тел өчен көрәш елы булды. Мәктәпләрдә тел сакланмаса, милли матбугатка да бу тәэсир итми калмый. Әмма быел башкортларда милли үзаң көчәйде дип саныйм. Әйе, федераль үзәк милли төбәкләргә карата хәерхаһлы түгел, әмма акыл белән хис көрәшендә акыл өстенлек алуы мөһим. Бездә 1990нчы еллардагы вәхшилекне хәтерләүче халык күп, алар тотрыклы тормышны сайлый.

Без тыпырчынып әллә ни үзгәртә алмыйбыз, без - дәүләт газеты, без аның сәясәтен алып барырга тиешбез. Бер генә матбугатта да иреклек юк, кемдер барыбер аңа акча түли һәм аның кубызына биергә мәҗбүр. Дилбегәне бушайтсалар, ниләр үзгәрә? Өч ел дәвамында бу газетта мөхәррир булып эшлим, басым булганын, вөҗданыма туры килми торган мәкалә бастырырга мәҗбүр иткәннәрен хәтерләмим.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

"Сираҗи сүзе" соңгы ярты елда аена ике тапкыр чыга башлады. Быел гомум тиражы 10 меңгә җиткән. Почта аша 8 600 кеше язылган. "Бәяне арттырырга курыктык. Ике тапкыр чыга башлагач та үз табышыбызны киметтек. Шуңа күрә әле авыррак бара. Әмма ике тапкыр чыгу кирәк иде. Безнең тиражның кимемәве, хәтта бераз артуы да шуңа бәйле дип саныйм", ди газетның гамәлгә куючысы Искәндәр Сираҗи. Газет киоскларга былтыр җәй чыга башлаган. Ләкин Сираҗи аларның файдасын күрми. Үзләре сорап килгәннәр белән генә хезмәттәшлек итәбез, аның мәшәкате күп, финанс файдасы юк, ди мөхәррир.

Газетның сайты да бар, ләкин ул юньләп яңартылмый. Сайт яхшырак эшләгән чакта, газет укучылар кими, ә сайт табыш китерми, ди Сираҗи һәм аны "йокылы-уяулы" режимда гына алып бара.

Дәүләт газетлары рупор буларак кирәк ул, әмма аны барыбер ишетмиләр

Газет район хакимиятләре турында күп язганлыктан, берничә районда "Сираҗи сүзе"нә яздыртмаска тырышу да булган. "Ирек мәйданы", "Акчарлак" газеталарына да яздырмагыз дигән сүзләр йөрде. Районнарда рәсми газетларга көчләп яздыру бара”, дип сөйләде Искәндәр Сираҗи. Ләкин, аның фикеренчә, рәсми матбугат үзен тиражы белән дә, абруе белән дә акламый. "Дәүләт басмаларына зур акчалар бүлеп бирелә. Рупор буларак кирәк ул, әмма аны барыбер ишетмиләр. Безне "сары матбугат" дип мыскыл итәләр. Сүз әйтергә курку - "сары" түгеллекнең күрсәткече булып чыга инде", дип фикер йөртә журналист.

Аның сүзләренчә, бәйсез басмаларны бергә җыйсаң, аларның тиражы рәсми газет-журналларның гомум тиражыннан күбрәк тә булырга мөмкин. Чөнки бер-ике мең данә булып кына чыгучы рәсми басмалар күп, ди ул.

Бәйсез газет җитәкчеләре ирекле журналистларны яклау өчен ассоциация төзергә җыена. "Үзебезне үзебез якламасак, безне беркем дә якламаячак", дип саный Сираҗи. Аның фикеренчә, бәйсез матбугат республика өчен күп эшли, кирәк булганда Татарстан җитәкчеләрен яклап та чыгыш ясый. Ләкин бернинди дә хөрмәт күрми. "Хәзер матбугат көне дә рәсми басмалар бәйрәме булып кына калды. Республиканың беренче кешеләре белән очрашуларга да кертмиләр”, дип зарланды танылган журналист. "Ярый инде, без болай да эшлибез, болай да яклыйбыз, үз сүзебезне әйтәбез, иманыбызны сатмыйбыз", ди Искәндәр Сираҗи.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG