Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:10

Тагын берничә көннән югары уку йортларына гариза кабул итү тәмамлана. Кайбер институтларда инде эчке имтиханнар бара. Азатлык Татарстан һәм Башкортстанда татар һәм башкорт белгечләрен әзерләү юнәлешендә күпме бюджет урыннары бирелгәнен белеште.

Төзүчеләр татар бүлегендә укып чыга ала, КФУның Чаллы бүлеге татарча фикерләүче укытучылар әзерләргә тырыша, татар журналистикасы бетү алдында, КФУ җитәкчелеге математиклар татарча фикерләргә тиеш түгел дигән карашта, Башкортстанда башкорт теле белгечлегенә бюджет урыннары якынча яртыга кимегән. Болар – Азатлык чыгарган нәтиҗәләрнең кайберләре.

"Татар журналистикасына бюджет урыннары дүрткә калды"

​КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин татар журналистикасына нибары 4 бюджет урыны бирелүен әйтте.

Васил Гарифуллин
Васил Гарифуллин

"Бюджет урыны аз булганга күрә быел бәйге зур, бер урынга – 15 кеше. Билгеле, 4 урын белән генә төркем оештырып булмый, кимендә 20 кеше булу кирәк. Калган урынны түләү нигезендә җыярга туры килә.

Киләсе елга бюджет урыннары бөтенләй булмаска мөмкин

Татар журналистларын әзерләү, вакытлы матбугат, халыкара журналистика һәм мультимедиа журналистикасына без 80-100 абитуриент кабул итәргә тиеш. Шуның сигезе бюджет урыны (4се татарга), калганы коммерцияле була инде. Киләсе елга бюджет урыннары бөтенләй булмаска мөмкин. Түләп укырга туры киләчәк", диде Васил әфәнде. Ул түләп укуның елына 116 мең сумга төшүен әйтә.

"Беренчедән, бюджет урыннары азайганнан-азая. Узган ел, мәсәлән, бюджет урыны биш иде, тагын бишне коммерцияле шартларда кабул иттек. Быел бергә кимеде, ләкин кечкенә төркем туплау, әйтик, 25 түгел, ә ун кешелек төркем мөмкинлеге калды. Икенчедән, рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы бирү дә абитуриентларны туплауда зур киртә булып тора. Татар журналистларына рус әдәбиятын төптән белү шулкадәр үк мәҗбүриме?" дигән сорау да куя Гарифуллин.

"Татар теле һәм кытай теле белгечлеге дә бар"

КФУның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова, бакалавриатта бюджет урыннары азрак кимеде, аның каравы магистратурада артты, дип хәбәр итте. Тулаем алганда вазгыять узган елгы кебек калды, ди ул.

Әлфия Йосыпова
Әлфия Йосыпова

"Татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә 35 урын бакалавриатта, 35 урын магистратурада каралган. Бездә татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле; татар теле, әдәбияты һәм кытай теле дигән белгечлекләр дә бар. Институт тәрҗемәчеләр, төрки телләр буенча белгечләр дә әзерли. Тулаем алганда, барлык юнәлешләрне һәм магистратурага бирелгән урыннарны кертсәк, туксанга якын бюджет урыны килеп чыга", дип белдерде Азатлыкка Йосыпова.

"Татарча укырга теләүчеләр юк дигән фикер – ялган"

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында студентларга татарча белем алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Азатлыкка татар телендә укыту методик кабинет мөдире Рәшит Шакирҗанов сөйләде.

Рәшит Шакирҗанов
Рәшит Шакирҗанов

"Мондый мөмкинлек башка югары уку йортларында бетте, бездә генә калды. Татар бүлегендә 15 бюджет урыны каралган. Узган ел да нәкъ шул кадәр үк студентны кабул иттек. Татарча укырга теләүчеләр юк дигән фикер тамырдан ялган.

Бездә татар балаларына беркайчан да кытлык булмады. Татар төркеменә аерым бәйге үткәрәбез. Абитуриентлар гаризада татарча укырга теләүләрен билгеләп куя. Сан белән рус бүлегеннән әллә ни калышмыйбыз. Рус бүлегендә 22 урын булса, татарда – 15 урын. Коммерция бүлегенә тагын шулкадәр кеше кабул итә алабыз, әмма түләүлегә 2-3 кеше генә гариза бирә. Авыл кешесенең түләп укытырга мөмкинлеге бик юк", дип әйтте ул.

"Чаллыда татар төркеме булачак дип әйтеп була"

Чаллы дәүләт һуманитар педагогия университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гайда Исакаева сүзләренчә, татар теле, әдәбияты һәм чит тел белгечлегенә аерым төркем булачак.

Чаллы дәүләт һуманитар педагогия университеты бинасы
Чаллы дәүләт һуманитар педагогия университеты бинасы

"Барлыгы 319 бюджет урынны бар. Бу узган елга караганда 83кә күбрәк. Татар теле бик күп юнәлешләрдә укытыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче белгечләр дә, башлангыч сыйныф укытучылары, математика, физика, чит тел, география укытучыларына да татар теле укытыла. Физкультура, тарих, әйләнә-тирә мохит фәне укытучылары да татарча укый. Бу алар татар мәктәпләрендә дә эшли алсын өчен эшләнә.

Татар теле, әдәбияты һәм чит тел юнәлешендә махсус татар төркеме оештырыла. Бүген инде төркем булачак дип әйтеп була. Кемнәрнең бюджет төркеменә баллары җитеп бетми, бюджеттан тыш төркем оештыру мөмкинлеге дә бар. Түләү елына 64 мең сумнан 136 меңгә кадәр", ди Исакаева.

"КФУда татар төркеме дип әйтергә дә куркалар"

КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов​ сүзләренчә, әлеге уку йортында төрле ысуллар, алымнар табып татарча белем бирә алырдай математикалар әзерләүгә аяк чалырга тырышалар.

Әнис Галимҗанов
Әнис Галимҗанов

Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының татар бүлегенә студентларны соңгы тапкыр 2013 елда җыйганнар. Алар укып бетергәч татар бүлегенә юкка чыгу куркынычы яный.

Конгресс сабан туеннан башканы белми, ә калганнары курка

"Быел беренче курс булырмы, юкмы, белмим. 70 процент ышаныч белән булмый дип әйтә алам. Чөнки төрле ысуллар, алымнар табып аяк чалырга тырышалар. Бездә бит хәзер татар төркеме дип әйтергә дә куркалар, шуңа күрә әйләнешкә "билингваль мохит" дигән төшенчә керттеләр. Менә безнең шушы әкәмәт билингваль мохитле төркемгә кабул итү ачылган. Ләкин төркем 25 кеше җыелса гына ачыла ала. Кимрәк булса, төркем оешмый.

Ярдәм сорап мәгариф министрлыгына күпме мөрәҗәгать итеп карадым, тынлык. Йә алар берни булдыра алмый, йә теләмиләр. Ә КФУ җитәкчелеге устав нигезендә русча гына укытырга тиешбез, әгәр фәлән сум акча юнәтсәң, бәлки без татарча укытып карар идек, дип әйтә.

Конгресс җитәкчелеге Сабантуеннан башканы белми

Бу уңайдан Татарстан президентына яздык, Дөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итеп карадык, ләкин нәтиҗә юк. Конгресс җитәкчелеге Сабантуеннан башканы белми дә, эшләргә теләми дә. Ә калганнары куркалар. Чөнки татар телендә укыта башласалар, кеше татарча уйлый башлый. Ә бу аларга кирәк түгел. Аларга халыкның сарык булуы кирәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Әнис Галиҗманов үзенең мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда булуы турында сөйләде. Балалар татарча укырга каршы түгел, ди ул.

БДУда татар белгечлегенә читтән торып уку бетерелгән

Башкортстанда югары уку йортларының татар бүлекләре елдан-ел студентлар алуны киметә бара. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмаз Шәйхулов быел сигез генә урын бирелүен әйтә.

Алмаз Шәйхулов
Алмаз Шәйхулов

"Соңгы дистә елда һуманитар фәннәргә игътибар кими барган саен татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә дә азрак кабул ителә. Узган елны көндезге бүлеккә 10 студент алсак, быел 8 генә урын бүленде. Читтән торып уку бүлегенә узган ел 10 студент кабул итсәк, быел бөтенләй туктатылды. Туксанынчы еллар белән чагыштырганда саннар кимегән, ләкин безнең Стәрлетамакта һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетында татар бүлеге барлыгын искә алганда, әлегә яшибез", ди Шәйхуллов.

Элек Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә көндезге бүлеккә – 25, читтән торып уку бүлегенә, шулай ук, 25 студент кабул ителеп килде.

Стәрлетамакта көндезге бүлеккә бюджет урыннар юк

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге бүлегендә татар-чуаш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров сүзләренчә, көндезге бүлеккә бюджет исәбенә студентлар кабул итүгә бөтенләй урын бирелмәгән.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

"Филиал җитәкчелеге белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә читтән торып уку бүлегенә 19 урын алуга ирештек. Әмма алдагы уку елына, ягъни 2018 елга бу мәсьәлә әле хәл ителмәгән. Узган елны көндезге бүлеккә – 12, читтән торып уку бүлегенә – 15 студент кабул иткән идек.

Узган ел бездәге татар бүлеген бетерү турында мәсьәлә калыккач, мин кафедра җитәкчесе буларак, бу мәсьәлә белән Башкортстан татар конгрессы җитәкчелегенә электрон хат җибәрдем. Әмма проблемага игътибар итү түгел, хәтта минем хатка да җавап та булмады. Чуаш милли-мәдәни мөхтәрияте бу мәсьәләдә бик зур активлык күрсәтте. Аларның көрәше нәтиҗәсендә без дә сакланып калдык", ди Мансуров.

Акмулла исемендәге университетта бюджет урыннары арткан

Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов узган ел белән чагыштырганда бюджет урыннарын арттыра алганнарын әйтә.

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Узган елны көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 10ар студент кабул иткән идек. Быел берникадәр арттыруга ирештек. Көндезге бүлеккә – 12, читтән торып 15 студент кабул итәчәкбез", ди ул.

БДУда башкорт теле белгечлегенә урыннар киметелгән

Башкорт теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләүдә дә кимү күзәтелә. Бу хакта Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты деканы Риф Әхмәдиев белдерде. Риф әфәнде федераль министрлыкның уку йортларына милли бүлекләргә урыннарны киметү сәбәпләрен дә аңлатты.

"Узган елны көндезге бүлеккә 30, читтән торып укуга 10 студент кабул иттек. Быел көндезге бүлеккә – 16, читтән торып уку бүлегенә 7 урын бүленде.

Без элек журналистика бүлегенә 35 кешелек бер төркем җыя идек. Аның 13е – урыс, 12се – башкорт, 10ы татар журналистларын әзерләүгә бүленә иде. Соңгы елларда татар журналистикасына казна урыннары бетте. Быел исә барлыгы 5 кенә урын калды.

Русия мәгариф министрлыгы ике күрсәткеч буенча план төшерә. Укырга килүчеләрнең рус теленнән һәм әдәбиятыннан уртача баллары 60тан дә ким булырга тиеш түгел. Әгәр күрсәткечләр түбән булса, министрлык планны киметә. Уку йортын тәмамлаучыларның үз белгечлекләренә эшкә урнашулары 95 проценттан кимегән икән, кабул итүдә планны тагын киметәләр", ди Әхмәдиев.

Татар һәм башкорт бүлекләрендә акча түләп тә укырга мөмкин. Узган ел түләү хакы 60 мең сум торса, быел ул 80 меңгә җиткән.

Башкорт дәүләт университетында элек филология факультетытында башкорт һәм татар бүлекләренә 25шәр студент кабул ителде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG