Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 15:25

Башкортстандагы рәсми татар басмаларының тиражы кими бара. Мөхәррирләр моның сәбәпләрен мәктәпләрдә туган телнең кысылуы, интернетта мәгълүматның оператив булуы, каләм хакының түбәнлеге белән аңлата. Шул ук вакытта республикада чыгучы бердәнбер бәйсез басма "Диләфрүз"нең тиражы арткан.

Русиядә милли матбугатның хәле җиңел түгел. Почта хезмәтләре тарату бәяләрен үстерә, полиграфия, ягъни бастыру чыгымнары, кәгазь хаклары арта. Шулай булуга карамастан Башкортстандагы татар матбугаты яшәргә тырыша. Дөрес, тиражлары кимегәннәре дә, артканнары да бар. Төп рәсми гәзит – “Кызыл таң” узган елның декабрь аенда 5 917 данә булып чыга иде. 2016 ел башында исә 7 364 булды. Быел гомум тираж – 6 173. “Кызыл таң” атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә чыга. Гомум тираж өчесенеке кушып чыгарыла. Аның күпчелек өлешен атналык гәзит тәшкил итә. Чөнки атнага өч тапкыр чыга торганына ярты елга язылу 1 298 сум торса, шимбә саны – 614 сум. “Кызыл таң” – хәзер нәшрият статусында. Аңа шул исемдәге гәзиттән тыш, балалар өчен чыгучы “Әллүки” һәм “Тулпар” яшьләр журналлары да керә. Аларның тиражлары кими төшкән. Узган ел “Әллүки” 2 700гә якын тираж җыйса, быелгы тәүге сан 2 232 данә булып чыкты. “Тулпар” журналы ике айга бер чыга. Шуңа аңа язылу февральнең унына кадәр дәвам итә. Бүгенге көндә “Тулпар”га 2 200 кеше язылган. Узган елгы тиражы 2 600дән артык иде.

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

Башкортстанда татар телендә чыгучы ике бөртек журналның язмышлары шулай бертөрле. Тиражлар кими төшкән. Аның сәбәпләрен “Кызыл таң” нәшриятының “Тулпар” журналы буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлетдинов Азатлыкка шулай дип аңлатты:

Милли матбугатның тиражы төшү сәбәпләре:

1. Татар телен укыту кими
2. Яшьләр битараф
3. Әдәбият мөшкел хәлдә
4. ТВ, интернет йота
5. Журналист абруе төшә

– Милли матбугатның тиражы төшүгә, минемчә, шулар сәбәпче. Беренчедән, ул туган телләрне укыту торышына бәйле. Мәгълүм булуынча, Башкортстанда татар телен укыту елдан-ел кимеп бара. Икенчедән, яшьләр битараф. “Тулпар” журналы статусы буенча яшьләр басмасы дип аталса да, төп абүнәчебез – урта һәм өлкән буын. Башлыча, авылларда яшәүчеләр алдыра. Яшьләр басма матбагалар белән кызыксынмый. Шуңа яшьләр журналы дип аталсак та, аны барлык яшьтәгеләр дә укырлык итеп чыгарырга тырышабыз. “Тулпар”, чынлыкта, гаилә басмасы. Өченчедән, әдәбият мөшкел хәлдә. Язучылар берлеге юкка чыгып бара. Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабайлар кебек игътибарны җәлеп итәрлек зур язучы һәм шагыйрьләребез юк. Дүртенчедән, халыкны телевидение зомбилаштыра, интернет йота. Акча түгеп язылып, аны мәшәкатьләнеп укыйсы юк. Кырын яткан җирдән генә йөзләрчә телеканалларны карарга була. Интернетка кереп чумсаң, чыгарлык түгел. Анда оперативлык та көчле. Бишенчедән, журналистларның хезмәт хаклары бик түбән. Гонорарлар юк дәрәҗәсендә. Журналист, язучы һөнәренең абруе төшкәннән-төшә. Шулар нәтиҗәсендә тиражлар төшеп бара. Хөкүмәтнең игътибары кими. Милли матбугатны саклау буенча чаралар күрелми. Ул үз агымына куелган. Тыныч кына юкка чыгу бара.

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

Дәүләт тарафыннан нәшер ителүче татар яшьләре гәзите “Өмет” узган ел 14 686 данә булып чыга иде. Быел 15 800гә җиткән. Гәзитне саклап калудагы эшчәнлекләре турында Азатлыкка басманың баш мөхәррире Рәдис Ногманов шуларны сөйләде:

– Элек гәзиткә яздыру чорында халык арасыннан кайтып керми идек. Узган язылу кампаниясендә башкача эшләдек. Районнарга чыгу чыгымлы булу сәбәпле, күбрәк эчтәлек турында уйлап эш иттек. Укучыга нинди гәзит кирәклеген беләбез. Хезмәткәрләр айлык ялга киткәндә мин аларга гәзитне укучы буларак укып, бәя бирергә кушып җибәрәм. Чөнки читтән күбрәк күренүчән. Әдәби әсәрләр кимегән иде. Аларны арттырдык. “Әдәби манзара” һәм “Әдәби мирас” дигән битләр чыгара башладык. Яхшы әсәрләрнең дәвамнарын эзләп табып укыйлар. Әхлак темаларына, сатира-юморга да урын бирәбез. Сәламәтлек һәм бакчачылык буенча махсус битләр чыга.

Интернетта мәгълүмат күп һәм ул бик оператив. Ләкин ул чүплектән дөрес мәгълүмат табу җиңел түгел

Гәзит элеккеге кебек атнага өч чыкмый. Хәзер бергә калдык. Бу тарату бәяләрен киметә кебек, шул ук вакытта гәзитнең күләме, авырлыгы арту сәбәпле, аерма зур түгел. Интернетта мәгълүмат күп һәм ул бик оператив. Ләкин ул чүплектән дөрес мәгълүмат табу җиңел түгел. Без атнага бергә калгач оперативлыкны киметтек, шул ук вакытта аналитиканы арттырдык.

Хакимият ресурслары безнең өчен эшләми. Ләкин фидакарь почта таратучыларыбыз бар. Кайбер районнарда "Русия почтасы"на бәйле булмый, үзләренең тарату хезмәтләрен оештырганнар. Алар район үзәкләрендә, шәһәрләрдә үзләренең район гәзитләрен тараталар. Без дә алар белән эшләргә тырышабыз. Киләчәктә, бәлки, "Русия почтасы" монополиясенә көндәшләр дә барлыкка килер. Батып баручыларны коткару аларның үз эше диләр бит. Безнең киләчәгебез үз кулыбызда. Барон Мюнхгаузен кебек, баткан җирдә чәчебездән тартып үзебезне-үзебез коткарып яшәргә тырышабыз.

Галия Сәфәрҗанова
Галия Сәфәрҗанова

Республикада татар телендә нәшер ителүче бердәнбер бәйсез басма – “Диләфрүз” гәзитен оештыручы һәм нәшир Галия Сәфәрҗанова:

Тираж үсүнең сере бик гади: беренчедән, безнең көндәшләребез юк. Икенчедән, арзан булганга алдыралар

– Тираж үсүгә бара. Һәр ярты ел саен, ким дигәндә, бер мең укучыбыз арта. Быелгы беренче саныбызны 20 500 тираж белән чыгардык. Шуның 13 467се Башкортстан буенча абунәчеләр. Русия төбәкләре буенча 2 мең кеше алдыра. Безне илледән артык төбәктә укыйлар. Калганы сатуга чыгарыла. Тираж үсүнең сере бик гади: беренчедән, безнең көндәшләребез юк. Белүегезчә, Башкортстанда башкорт хатын-кызлары өчен “Башкортостан кызы”, Татарстанда татар хатын-кызлары өчен “Сөембикә” журналлары чыгарыла.

Башкортстанда татар хатын-кызлары өчен басма юк. Ул журналлардан аермалы буларак, без калын гәзит булып чыгабыз, ягъни бәябез дә күпкә ким. Икенчедән, арзан булганга алдыралар. Ярты елга язылу бәясе 235 сум 02 тиен. Төп укучыларыбыз – хатын-кызлар. Ә алар бик актив халык. Аларга гаилә иминлеге, тынычлык кирәк. Шуңа сәяси темаларга мөрәҗәгать итми, аларның күңеленә хуш килгәннәрен биреп барабыз. Тиражыбызга караганда, дөрес юлдан барабыз булса кирәк, диде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG