Accessibility links

Уфада татар, чуаш, мари, удмурт телләреннән олимпиада узды


10нчы сыйныфлар арасында җиңүчеләрне БДУның татар кафедрасы мөдире Алмас Шәйхулов котлады
10нчы сыйныфлар арасында җиңүчеләрне БДУның татар кафедрасы мөдире Алмас Шәйхулов котлады

Башкортстанда беренче тапкыр мәктәп укучылары арасында ана телләреннән республика олимпиадасы узды. Моңа кадәр мөстәкыйль уздырылган татар теле олимпиадасы быел шуның кысасында узды.

10-12 гыйнвар Уфада 9-11нче сыйныф укучылары арасында милли телләрдән республика олимпиадасы узды. Моңа кадәр татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада аерым үтсә, быел чуваш, мари һәм удмурт телләре бәйгеләре белән бергә узды. Чара Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында үтте. Татар теле олимпиадасында 110 укучы катнашты. Шуларның 40ы татар мәктәпләре, 70е урыс мәктәпләрендә туган телне фән буларак өйрәнүчеләр. Чуваш теле һәм әдәбияты олимпиадасында – 20, удмурт теленнән – 11, мари теленнән бәйгедә 23 укучы катнашты.

Укучылар викторина, инша һәм башка биремнәрдә белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте.

11 гыйнвар татар теле олимпиадасында катнашучы укучылар бер төркем татар шагыйрьләре һәм милли оешма вәкилләре белән очрашты. Анда шагыйрәләр Дилә Булгакова һәм Лилия Сәгыйдуллина, яшь шагыйрьләр Руслан Сөләйманов һәм Нурлан Ганиев катнашты. Алар иҗатлары белән таныштырды, туган телне һөнәри өйрәү өчен югары уку йортларының татар бүлекләренә укырга чакырды.

11нче сыйныф укучылары укытучылары һәм бәяләмә төркеме рәисе белән
11нче сыйныф укучылары укытучылары һәм бәяләмә төркеме рәисе белән

Милли оешмалардан очрашуга Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов һәм Сәхибҗамал оешмасының мәгариф бүлеге башы Флүзә Нәдергулова, шулай ук Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин катнашты. Алар туган телне өйрәнүдә уңышлары өчен балаларга һәм укытучыларына рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды.

Чарадан соң олимпиаданың бәяләмә төркеме җитәкчесе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

“Быелгы олимпиаданың үзенчәлеге шунда – ул беренче тапкыр туган телләр олимпиадасы буларак уздырылды. Моңа кадәр татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада буларак узса, быел чуваш, мари һәм удмурт телләре белән бергә туган телләр олимпиадасы кысасында үтте. Быелгы ярышнамә үзенчәлеге – балалар инша яздылар, текстка анализ ясадылар һәм текст, викторина сорауларына җавап бирделәр. Бакалы, Бүздәк, Илеш, Дүртөйле районы һәм Стәрлетамак шәһәре мәктәпләре укучылары югары әзерлекле булуларын күрсәтте. Элегрәк олимпиадада катнашмаган Нефтекама шәһәре һәм Бишбүләк районыннан да укучылар тәүге тапкыр катнашып, югары урыннар яуладылар.

Соңгы елларда татарлар яшәгән авылларда да милли мәктәпләрне урыс мәктәбенә әйләндерү тенденциясе күзәтелә

Башка еллар белән чагыштырганда иншаларның елда-ел күләме кыскара баруы күзәтелә. Эчтәлекләре дә саега бара. Бу аларның үзаллы матур әдәбият аз укулары турында сөйли. Алар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, ягъни бу балаларның белемнәре бар, ләкин нәфис әдәбиятны җитәрлек укымаулары ачыкланды. Текстларга анализ ясаганда шәһәр укучыларының текстлары ярлы булуы, авыл мәктәпләрендә укучыларның эшләре эчтәлеклерәк булуы белән аерылып тора.

Соңгы елларда татарлар яшәгән авылларда да милли мәктәпләрне урыс мәктәбенә әйләндерү тенденциясе күзәтелә. Мондый мәктәпләрдә балалар туган телне атнасына ике сәгать укый. Авыл балалары татар мохитендә үскәнгә, туган телләрен әйбәт белә, алар хәтта Башкортстандагы татар гимназияләре укучыларына караганда да яхшырак күрсәткечләргә ирешә. Мәктәп җитәкчелеге өчен дә бу отышлы, чөнки туган телдән аларның күрсәткечләре югарырак. Быел татар мәктәпләреннән нибары 40, ә урыс мәктәпләреннән 70 бала килү шушы тенденциянең үсә баруы турында сөйли. Әлбәттә, бу күңелле хәл түгел”.

Азатлыкка Октябрьский шәһәренең 11нче санлы татар гимназиясе укытучысы Мөслим Газиев туган тел укыту торышы һәм авырлыклар турында сөйләде:

Мөслим Газиев
Мөслим Газиев

“Быелгы уку елында безгә татар телләрен укытырга өч сәгать бирелде. Шуның икесе татар теленә, бер сәгать әдәбиятка бүленә. Укыту системасы эзлекле алып барыла, аның нәтиҗәсе буларак минем укучыларым менә инде 12 ел рәттән җиңүче һәм призерлар булып килә. Бу безнең уңышлар. Ләкин борчыган сәбәпләр дә бар. Бүгенге көндә бездә яңа стандартлар нигезендә дәреслекләрнең җитмәве зур борчу тудыра. Киләчәктә бу дәреслекләр кулга килеп керсә, без үзебезне бик бәхетле кеше дип исәпләр идек”.

12 гыйнвар чараны рәсми ябу тантанасы булды. Анда татар мәктәпләре һәм урыс мәктәпләрендә туган телне фән буларак укучы 9, 10, 11нче сыйныфлар арасында, ягъни алты төркемдә җиңүчеләр игълан ителде. Бу төркемнәрдәге беренче урыннарны алучыларны республика татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева бүләкләде. Калганнарга Башкортстан дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетының кафедра мөдирләре, галимнәр бүләк тапшырды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чуваш, удмурт, мари телләреннән җиңүчеләрне Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Гүзәл Шаһиева котлады. Тантана татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендәге концерт белән үрелеп барды.

Шундый ук олимпиада 25 декабрь Казанда да узган иде.

XS
SM
MD
LG