Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мари, чуаш, удмурт һәм мордва телләреннән олимпиада узды


Олимпиадада катнашучы укучылар

Казанда мәктәп укучылары арасында ана телләреннән республика олимпиадасы узды. Балалар удмурт, мари, чуаш, мордва (эрзә һәм мукшы) телләре һәм әдәбиятларыннан көч сынашты. Азатлык туган телләрен бернигә карамастан өйрәнүчеләр һәм өйрәтүчеләр белән аралашты.

24 декабрь Казанда удмурт, мари, чуаш, мордва (эрзә һәм мукшы) телләреннән укучылар арасында республика күләмендә олимпиада узды. 25 декабрь җиңүчеләрне бүләкләделәр. Олимпиадага Татарстан районнарында алдынгы урыннар яулаган йөздән артык югары сыйныф укучысы килгән иде. Туган телләр белән килеп туган соңгы вазгыятьтә алар үз теләкләре белән ана теле буларак урыс телен түгел, ә үз телләрен сайлаган. Башкача булуы мөмкин дә түгел, ди алар.

Казанда мари, чуаш, удмурт һәм мордва телләреннән олимпиада узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:03 0:00

Олимпиадада катнашучылар кайбер мәктәпләрдә укучыларның милли телләрне түгел, ә урыс телен сайлаучыларның күп булуы турында да сөйләде. Укытучылар моны ата-аналарның балаларына "җиңеллек эзләү" белән аңлатты. Мөгаллимнәр җиңеллек эзләргә кирәкми, балалар болай да әллә ни авырлыклар, хезмәт күрми үсә, укучылардан телләрне тартып алырга ярамый дигән фикердә.

"Атнасына ике сәгатьтә ни өйрәтеп була?"

Удмурт теле укытучысы Людмила Павлова Менделеевскидан килгән. Удмурт телен туган тел буларак сайлаучылар күп булды, ди ул. Ләкин дәресләр саны кыскарган.

"Без Татарстанда, Удмуртия белән чагыштырганда да, удмурт телен тирәнтенрәк өйрәнә идек. Хәзер атнага ике сәгать калды. Имтихан да булмаячак. Аны ничек бирәсең? Сәгатьләр кимеде, ә имтихан таләпләре әле үзгәрмәде", ди Павлова.

Мәктәп җитәкчелеге аңа өстәп башлангыч сыйныфларда дәрес һәм китапханәче вазифасы биргән. Павлова сүзләренә караганда, мәктәптә удмурт теле белән вазгыять әле түзәрлек булса, мари телен сайлаучылар берничә генә булган. Мариларның күпчелеге туган тел буларак урыс телен сайлаган.

Киләсе елдан хәлләр бераз үзгәрер, мари теле дә мәктәпкә кире кайтыр дип өметләнә укытучы. Чөнки инде бүген мари телен укырга яңадан теләк белдерүчеләр бар икән. "Ата-аналар хәйләкәр бит алар. Киләчәккә карамый, бүген җиңелрәк булсын дип саный. Ата-анага бүген баласының имтихан тапшыруы кирәк. Бер яктан, аларны да аңларга була”, ди удмурт теле укытусысы.

"Чуаш теленә генә тимәсеннәр”

Аксубай районының Савгач мәктәбендә чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Максимова сүзләренә караганда, ата-аналар чуаш телен укытуга каршы килмәгән. Якын-тирәдә тугыз чуаш авылы бар, халык туган телендә аралаша, ди укытучы.

Галина Максимова
Галина Максимова

"Ата-аналардан бигрәк балалар үзләре теләде. Башка предметларны калдырмасалар, калдырмасыннар, чуаш теленә тимәсеннәр диде укучылар. Чуаш теле хәзер атнасына өч сәгать укытыла. Татар теленә бер сәгать калды", дип сөйләде Азатлыкка Максимова.

Мария Васюткина
Мария Васюткина

Чирмешән районыннан укучы кыз Мария Васюткина да чуаш телен сайлаган. "Әти-әнием, туганнарым чуаш телендә сөйләшә. Миңа да туган телдә аралашу җиңелрәк. Чуаш теленнән уздырылган төрле бәйгеләрдә теләп катнашам. Күптән түгел "Аталан" форумына да (мәктәп укучылары өчен республика күләмендә уздырыла торган милли белем бирү җыены – ред.) бардык", диде Мария.

Юля Еремеева
Юля Еремеева

Аксубай районы Чуаш Енорускиносы авылыннан килгән 11нче сыйныф укучысы Юля Еремеева чуаш теленең дә, татар теленең дә үзе өчен мөһим икәнен әйтте. "Чуаш теле – минем туган телем, анам теле, туган җирем теле. Мин чуаш телен киләчәктә дә үстерергә телим. Балам да ана телен белсен иде. Татар теле дә бик кирәк, без Татариядә яшибез, Татариядә яшәүче һәр кеше татар теленең нигезләрен булса да белергә тиеш", диде Юля "Татария" сүзенә басым ясап.

“Удмуртия белән Татарстанда телләр вазгыяте төрле”

Удмуртияның "Мәгариф үсеше институты"нда үзәк мөдире Андрей Климентьев 2009 елдан бирле әлеге олимпиаданың жюри әгъзасы. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның биш районының 28 мәктәбендә удмурт теле өйрәнелә. Республика укучылары да, укытучылары да удмурт теленә кагылышлы Удмуртиядә уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнаша.

Удмурт телен белү сыйфаты Баулы һәм Менделеев районнарында кайбер объектив сәбәпләр аркасында елдан-ел начарая, ә менә Кукмара, Арча, Балтачта балалар удмурт телен элеккечә яхшы белә, дип сөйләде Азатлыкка Климентьев.

Андрей Климентьев
Андрей Климентьев

Ул ике республикада туган телләргә кагылышлы вазгыять төрле, диде. "Удмуртиядә удмурт теле дәүләт теле буларак һәрвакыт ата-аналар теләге белән генә өйрәнелде, шуңа күрә көчле низаглар булмады. Киләсе уку елында Удмуртиядә удмурт, татар, мари телләрен укытуда ниләр буласын әйтү авыр, туган телләр укучылар тарафыннан да, аларның ата-аналары тарафыннан да сайланыр дип өметләнәсе килә”, ди тел белгече.

Удмуртлар күпләп яшәгән районнарда балаларның барысы да удмурт телен туган тел буларак өйрәнә икән. "Әлеге мәктәпләрдә башка милләт укучылары да удмурт телен өйрәнде, чөнки аларга шушы мохиттә яшәргә кирәк. Менә шушы баланс бозылмасын иде", диде Андрей Климентьев.

Кукмара районы Починок Сутер мәктәбеннән килгән Альбина Якимова саф татарча сөйләшә һәм шул ук вакытта Удмурт дәүләт университетына удмурт филологиясе факультетына укырга керергә җыена. Моңа кадәр туган тел буларак удмурт телен өйрәнгән, 11нче сыйныфта татар телен сайлаган.

Альбина Якимова
Альбина Якимова

"Әтием – удмурт, әнием – татар. Удмурт теле миңа якын, гаиләдә удмурт телендә сөйләшәбез, әниебез удмуртча да, татарча да белә. Мәктәптә татарлар да, удмуртлар да укый, татарча да, удмуртча да аралашабыз. Минем хыялым – удмуртларны күтәрерү. Удмуртиядә филология факультетына укырга керергә телим", ди Альбина һәм "Алла бирса" дип өстәп тә куйды.

"Укучылар җөмлә төзи алмый"

Олимпиадага килгән укытучылар бертавыштан диярлек балаларның сөйләм теле начарлана бара дип зарланды. Телефоннар, компьютерлар заманында сөйләмгә урын аз кала, диләр.

"Давай", "айда", "спс" (спасибо), "пжл" (пожалуйста) кебек телефоннан язышу өчен кыскартылган ​сүзләр сөйләмгә керә башлады. Укучылар җөмлә төзи алмый, үз фикерләрен әйтә алмый. Сынау буларак тестлар кертү дә сөйләм телен бетерә. Анда җавапларны дәшми генә куеп чыгасы. Ата-аналар да балалар белән сөйлшәми, балалар бакчаларында да "сөйләшмәгез, тыныч утырыгыз", дип такылдап торалар. Балаларга сөйләшергә ирек бирергә кирәк, сөйләшсеннәр, тыңларга кирәк", ди Норлат районыннан укытучы Юлия Трифонова.

Укытучылар укучылары олимпиада язганны көтә
Укытучылар укучылары олимпиада язганны көтә

Укытучылар шулай ук ата-аналарга да зарларын белдерде. "Әлегә алар ни буласын аңлап бетермиләр, балаларын кызганалар. Ятларга шигырь бирсәң, нишләп шулкадәр күп бирем, балаларга авыр дип дәгъва белдерәләр. Эш белән тәрбияләү дигән әйбер юк. 20 елдан тел белән ни булыр?" ди мөгаллимнәр.

Белешмә: Туган телләр һәм әдәбиятлардан республика олимипиадасының соңгы этабы 23-25 декабрьдә Казанда "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә узды. Сынаулар удмурт, чуаш, мари, мордва (эрзә һәм мукшы) телләреннән үткәрелде. Олимпиадада бәйгенең мунициапль этапларында призлы урыннар яулаган 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Ана телләре укытучылары өчен семинар дәресләр дә уздырылды. Дүрт республикадан тел галимнәре һәм укытучылар да жюрига кергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG