Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары ана телләрен ихтыяри укыту турындагы республика канунын беренче укылышта хуплады


Башкортстан парламентының Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт комитеты утырышы
Башкортстан парламентының Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт комитеты утырышы

Депутатлар Башкортстанның мәгариф турындагы канунын федераль канунга яраклаштыру мәсьәләсен карады.

Башкортстан парламентының мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты республика дәүләт телен һәм туган телләрне сайлау нигезендә укыту турынданы канун өлгесен беренче укылышта хуплады. Бу хакта Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай сайтында хәбәр ителә.

Комитет рәисе Раил Әсәдуллин "АиФ" газетына белдерүенчә, әлеге вакытта эшләп килүче республика кануны федераль канунга яраклаштырыла.

"Республика канун өлгесенә белем бирү телен, республика халыклары туган телләрен, Башкортстанның дәүләт телләрен сайлау ата-ана гаризасы белән башкарыла дигән норма өстәлә", дигән Әсадуллин. Төзәтмәләрне республика башлыгы һәм хөкүмәте дә хуплаган диелә.

Былтыр Русия президенты Владимир Путин, урыс теленнән кала, ана теле булмаган телләрне көчләп укыту – ярамаган хәл дип белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң милли республика мәктәпләрендә күпсанлы прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертте. Нәтиҗәдә Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG