Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җиде урыс килене кайнана белән аралашыр өчен татарчага өйрәнде"


Татар теле дәресе вакыты
Татар теле дәресе вакыты

Уфада сигез ай элек "Татар телен яратучылар клубы" оешты, аның кысаларында теләгән һәр кеше татар телен өйрәнде. Аны оештыручы – Уфа "Нур" татар дәүләт театрының реклама һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Гөлшат Сафина. Азатлык клуб эшчәнлеге нәтиҗәсе турында белеште.

– Гөлшат, күпләр Facebook челтәрендә синең Уфада татар теле курсларын оештырып, төрле кешеләргә белем эстәргә булышуыңны күзәтте. Синең бу эш милли республикаларда туган телләргә карата һөҗүм булган вакытта башланды. Тел курсларына башыннан ахырына кадәр йөрүчеләр булдымы?

Гөлшат Сафина
Гөлшат Сафина

– Татар теле өйрәнүчеләр клубы узган елның ноябрь башында оешты. Мин татар, башкорт телләрен факультативка кала дигән куркыныч сүзләр көчәйгән вакытта бу эшкә тотындым. Татар теленә миннән дә өлеш булсын дип теләдем. Курсларның башыннан алып соңгы дәресенә кадәр 12 кеше йөрде. Башта бер төркем җыелды, әмма теләүчеләр шулкадәр күп булды, миңа аларның сорауларын кире кагу авыр булгач, тагын бер төркем оештырдым. Укучыларымның гомум саны 30 кеше булды. Берничәсе төрле сәбәпләр белән укып бетермәде. Уфада татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый, тәкъдим итүче генә булмаган моңа кадәр.

Авылга кайтып йөрибез, кайнаналарыбыз белән аңлашып яшисебез килә

Араларында күбесе – татарлар. Урыслар да бар. Бер төркемдә урыс милләтеннән булган җиде килен укыды. Алар авылга кайтып йөрибез, кайнаналарыбыз белән аңлашып яшисебез килә дип әйттеләр. Ниләр сөйлиләр минем турында дип кызыксынулары да юк түгел, әлбәттә, балаларына да татар телен, мәдәниятен сеңдереп каласыбыз килә дип аңлаттылар. Бер укучым – ялдагы хәрби ир, урыс кешесе. Татар авылында йорт сатып алганга күрә күршеләрем белән татарча аралашасым килә дип курсларга йөрде. Бөтенләй телне белмәүчеләр булды, араларында ипилек-тозлык белүчеләр дә бар иде. Иң өлкән укучыма – 57 яшь, иң кечесенә – 26 яшь.

Өлкәннәр татар теленнән оялу бар иде, шуңа өйрәнми калдык диләр, яшьрәкләргә татар-башкорт телен укытканнар, әмма нәтиҗәсез булган димәк. Ул туганнарым янына кайткач берни аңламыйм, "инопланетянин" кебек хис итәм дип аңлаткан иде.

Мин – беренче белемем белән татар теле укытучысы, әмма бер көн эшләмәдем, шуңа миңа яңадан барысын да эшләргә туры килде. Бер генә идеаль методика юк, һәрбер дәрескә икешәр, өчәр көн әзерләндем. Кешеләр ышанып килгән икән, мин аларның өметен акларга тиеш. Әдәби татар теле сөйләменә өйрәтү максатын куйдым. Фольклорны яраткач, аны да җиткерәсем килде. Әдәбият белән таныштыру теләгем зур булды. Мәсәлән, кунак каршы алу дәресләре булды. Төрле татар ашларына заказ бирдем, гөбәдия, өчпочмак, вак һәм зур бәлешләр, чәкчәкләр сатып алып килдем. Татар табыны нинди була, кунакларны ничек каршы алырга, нинди сүзләр әйтергә кирәк, өлкән кадерле кешеләрне түр башына утыртасы, ризык сыйлау тәртибе, аш өләшүне ирләрдән башлау, нинди диалоглар булырга мөмкин – барысын да өйрәттем. Тел аша татар мәдәниятенә дә кызыксыну уяту мөһим.

– Нинди нәтиҗә ясый аласың? Сөйләшә башладылармы алар?

– Минем өчен иң мөһиме – аларның татар теленнән оялу комплексыннан арыну. Нинди гадәттер ул, әмма бездә татарча акцент белән сөйләшүчедән көлү бар. Әй, ярар, бу кадәр телне бозып сөйләшкәнче, урысча сөйләш, диләр. Вата-җимерә булса да сөйләшергә тырышучыны хуплар урынына бездә көлемсерәп кабул итү бар. Укучыларым шул каршылыкны узды. Араларында берничә сүздән торган җөмләләр төзеп сөйләшүчеләр бар. Урыс киленнәре бигрәк тә тырышлык күрсәтте, уртак темалар булса, алар менә дигән итеп әңгәмә кора ала.

– Татарстанда да, Башкортстанда да узган елдан бирле туган, дәүләт телләрне өйрәнү проблемы хәл ителми. Мәктәпләрдә туган телләрне уку өчен гариза яздырталар, мәктәптә телләрне уку ихтыярига калдыру теләкләре зур. Кем тели, шул укысын, курсларга йөрсен дигән караш бар. Синең курсларда белем эстәүчеләр – үз теләге белән килүчеләр. Укучыларың арасында балаларын татарчага, башкортчага өйрәтүчеләр бармы, әллә алар да кем тели, шул өйрәнер дигән караштамы? Тел өйрәнү мәсьәләсенә туганнарың, дусларыңның карашы нинди? Болай да татарча беләбез, диләрме?

– Бу – бик авыр мәсьәлә, аны авыр кабул итәм. Һәр дәрестә бу хакта сөйләштек. Мәктәптә туган, республика телләре укытылырга тиеш. Әмма гаиләдә оеткы салынмаса, укытучыларның өйрәтүе өйдә дә хупланмаса, телгә өйрәтү авыр. "Балам, әйдә чәй эчик", "Әйдә бергә өй җыештырыйк" дип әйтеп баланың колагына кереп калса да - файдага. Миндә татар телен укыганнар арасында бер генә кеше дә туган телләр факультативка калсын дигән кеше булмады. Балаларын укытабыз диделәр.

Минем курслар ул өстәмә белем генә, тел бакчадан, мәктәптән кысрыклап чыгарыла икән, ул югалачак. Тел мохите булса, ул аны үстерәчәк кенә. Азмы-күпме татар, башкорт телле мохит шул бакча, мәктәп дәресләрендә сакланды. Минем бушка уздырган курслар белән генә телне саклап калып булмый.

Бергә укыган курсташымны очраттым. Ул – район җирлегендә балаларга татар телен өйрәтүче укытучы. Минем балаларымны күреп татарча сөйләшкәненә шаккатты. Уфада яшибез, шәһәрдә барыбер урыс телле мохит. Әмма минем балаларымның татарча белмәвен күз алдыма да китерә алмыйм, чөнки без үзара гел татарча сөйләшәбез. Бу гаҗәпләнүгә мин дә аптырадым, курсташымнан аның балаларын сорыйм. “Белмиләр, нигә кирәк ул татар теле!” дип әйтеп салды. Бу кадәр гарьләнгәнем булмады. Исем-акылым китте, ул бит татар теле укытучысы, үз балаларына да кирәкми дип авыз тутырып сөйли.

Татар теле укытучысы: “Нигә кирәк ул татар теле!” дип әйтеп салды

Соңгы арада татар оешмалары белән тыгыз эшлим, күкрәк сугып татар телен белергә кирәк дип сөйләп йөрүче активистларның күпчелеге балалары, оныклары белән урысча аралаша. Алар татарча белми. Ничек инде үз балаңа үз телеңне өйрәтеп булмый ди ул? Аңламыйм мин аны! Ике балам да башкорт бакчасына йөрде, чөнки ул безнең ишегалдында гына урнашкан. Өлкән улым мәктәптә укый, безгә дә гариза язарга туры килде, ул башкорт телен өйрәнә. Бернинди дә куркыныч юк. Алар камил татарча сөйләшә, башкортча, урысча беләбез диләр, әле инглиз теленә дә йөриләр. Тел – байлык. Балага фатир, машина, җир кишәрлеге калдыра бит әле ата-ана, ә ник телне дә мирас итеп калдырырга тиеш түгел?

– Гөлшат, син Уфа "Нур" татар дәүләт театрында эшлисең, театр халык арасында популярмы? Колакчыннар алучылар шактыймы? “Нур” татар театры булуга карамастан балалар өчен тамашаларын урыс телендә оештыра. Татар телендә булмавы киресенчә яшь буынны урыс мохитенә этеп кертү кебек.

– Театрга йөрүче күп, билетлар сатылып бетә, әмма колакчыннардан файдаланучылар шактый. Тамашачыларның 30 проценты спектакльне тәрҗемәдә карый. Аны кулланучылар күбесе – яшьләр. Без театрда "Бейбинур" дигән яңа проект ачып җибәрдек, балаларны театрга тартып китерер өчен, тәмле тел аша театрга сөю уяту максатыннан эшлибез. Ул Башкортстандагы "Гаилә елы" кысаларында оештырыла.

Татар спектакльләренә балаларны җыю бик авыр. Һәрбер мәктәп, һәр танышыбыз белән сөйләшеп, җитәкләп дигәндәй балаларны театрга алып киләбез. Татарча спектакльләр юк дип тәнкыйтьләүчеләр генә балаларын ияртеп килгәннәрен күргәнем юк.

Урысча куелган тамашаларга балалар күпләп килә, анда проблем юк. Бу татарча начар тамашалар булганга түгел, ә телне белмәү мәсьәләсенә бәйле. Татар теле мәктәпләрдә юк, аның популярлыгы елдан-ел кими. Бу да үз эшен эшли. Балалар интернет, телевидениедә урыс, инглиз теле өстенлек иткәнен күрә. Гаиләдә дә татар теленә кадере булмавы да тәэсир итә. Милли проектлар күбрәк булсын иде. Уфада бу җитми, курыкмыйча эшли башлаулары кирәк. Никтер башкалар эшләр дип өметләнәбез, дәүләт эшләсен, ул аның эше дип караучылар да бар.

Уфадагы Татар телен яратучылар клубының чыгарылыш кичәсе
Уфадагы Татар телен яратучылар клубының чыгарылыш кичәсе

– Татар теленә өйрәтү эшен дәвам итәчәксеңме?

– "Татар телен яратучылар клубы"ның киләчәген күрәм, шуңа да мин аны үстерәсем килә. Әлегә бу эшне ялгыз ерып чыктым, ярый гаиләм булышты, нәрсәгә кирәк ул сиңа, безнең белән вакытыңны уздырсаң, күпкә яхшырак димәделәр, хупладылар, ярдәм иттеләр. Әмма мин үзем генә бу эшне үстерә алмыйм. Беренчедән, бу курслар бушка иде, таныш-белешләр аша бүлмә таптым, мин аларга рәхмәт йөзеннән PR белән булыштым. Дөрес, акчага да укырга теләүчеләр бар, әмма офисны ул вакытта бушка бирмәскә дә мөмкиннәр, ә ул чыгым зур.

Телне өйрәнгәндә даимилек югалмаска тиеш. Дәресләрне дә сәгать ярым гына түгел, ике сәгатькә кадәр җиткерә идем, икенче, өченче дәрескә дә кызыксынып килсеннәр дип тырыштым. Иганәче булса, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде. Берничә кешегә мөрәҗәгать иттем, әлегә ярдәм итәбез дигән уңай җавап алганым булмады.

XS
SM
MD
LG