Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Русиядә бары тик бер милләт – урыс халкын гына калдыру максатын куйды һәм җиң сызганып шушы эшкә кереште. Татарстан җитәкчеләре моның ни дәрәҗәдә куркыныч гамәл икәнлеген аңлыйлармы икән? Аңласалар, нигә ашыгыч чаралар күрмиләр, милләткә дөресен әйтмиләр?

Тел өчен көрәш кискенләшкәннән-кискенләшә бара, инде яңа яссылыкка чыгып килә. Мәктәпләрдә туган телләрне укытуга каршы канун проектын шыпырт кына уздыра алмагач, Мәскәү урау юллар белән һөҗүмгә күчте. Шушы көннәрдә Дагыстан һәм Мари Иле парламентлары бу канун проектын хуплаган карарлар кабул иттеләр, димәк, аларга шундый күрсәтмә бирелгән, димәк, башкалар да шулай эшләячәк. Димәк, тел мәсьәләсендә Мәскәү чигенергә уйламый, димәк, көзгә бу канун кабул ителәчәк, мәктәпләрдә туган телне (дәүләт телләрен) укыту иреклегә калачак. Ягъни, теләсәң – укыйсың, теләмәсәң – юк, бу инде туган телләр, шул исәптән, татар теле дә мәктәптә мәҗбүри укытылмый дигән сүз. Алар җәдвәлдә дә (расписание), програмнарда да булмаячак, телисең икән, дәресләрдән соң калып, факультатив рәвештә өстәмә белем ала аласың, анда да ата-аналарың риза булса гына.

Бер генә гаилә дә фундаменталь белем бирә алмый, үз-үзеңне алдарга кирәкми!

Бу нәрсә дигәнне аңлата, ягъни, мондый "укытуның" нәтиҗәсе нинди булачак? Ә нәтиҗә "ноль"гә тиң булачак, җәмәгать, ягъни, бушлык булачак. Упкын, чоңгыл, дисәк, тагы да дөрес булыр. Милләт балалары Мәскәүнең шушы "кара чоңгылында" ("черная дыра") йотылып, телсез вә динсез калып, харап булачак. Татар халкы киләчәктә милли әдәбиятсыз, милли тарихсыз, милли мәдәниятсез, милли матбугатсыз калачак, чөнки мәктәптә үз телендә төпле белем алмаган бала боларны тудыра алмый, моңа нигезе булмый. Бер генә гаилә дә мондый фундаменталь белемне бирә алмый, үз-үзеңне алдарга кирәкми! Сөйләшә белү әле ул шушы телдә фикерли, укый-яза һәм милли әсәрләр тудыра ала, дигән сүз түгел, моның мисалы тарихта юк диярлек. Кеше нинди телдә белем алса, шул телдә фикерли, укый-яза һәм иҗат итә - моның мисаллары тормышта атлаган саен.

Мәскәүнең котырып милли телләргә ябырылуы – ул инде йөз еллар буе милләтләргә каршы алып барган юк итү сәясәтенең дәвамы. Русиянең демографик хәле бик начар, һәр елны бер миллион кеше кими, аларның күпчелеге – урыслар. Шушы "кара чоңгыл"ны тутыру өчен башка халыклар кирәк, әмма алар бу бушлыкка урыс телле булып күчәргә тиешләр, ягъни, урыска әйләнергә тиешләр. Русиядә яшәүче барлык халыклар, шул исәптән, татарлар да, урыс милләте өчен балалар табарга, аларны бары тик урысча гына укытырга һәм тәрбияләргә, Русия империясе өчен үлемгә барырлык "туп итләре" әзерләргә тиеш. Әлбәттә, бу ачыктан-ачык әйтелми, әмма бөтен эшләре шул юнәлештә бара.

Бу мәкерле план-стратегияне тормышка ашыру өчен дәүләт бер миллиард сум акча бүлеп биргән

Хәтерләсәгез, Путин 2012 елның 19 декабрендә "Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе"н имзалады, анда ук инде илдә бер милләт – россиян милләте генә калдыру турында әйтелгән иде. Һәм бу россиян милләте урыс халкы нигезендә укмашырга, аның рухи кодын алырга һәм алга таба бер бөтен милләт булырга тиеш. Монда татарга да, башка милләтләргә дә урын каралмаган, урысның "черная дыра"сы барысын да йотачак. Бу мәкерле план-стратегияне тормышка ашыру өчен дәүләт бер миллиард сум акча бүлеп биргән, Мәскәү институтлары ыжгырып эшкә кереште, милли телләрне һәм урыс булмаган халыкларны бетерү өчен кануннар язылды һәм кабул ителде, инде дөпелдәтеп соңгы ноктаны гына куясы калды. Стартегиядә милли республикаларга да урын юк, алар эреләндерелергә (оптимизация) һәм сәнәгать үзәкләре тирәсендә укмашырга тиеш. "Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе" 2025 елга кадәр исәпләнгән, ягъни, Путинның соңгы президентлык вакытында анда язылганнар тормышка ашырылырга тиеш. Менә шуңа күрә алар танк кебек милләтләр өстенә киләләр, бернәрсә белән дә исәпләшеп тормыйча, үзләренекен эшләргә җыеналар.

Татарстан мәктәпләрендә татарча укыту бетерелсә, татарның теле саклана торган башка урыны юк

Әйе, милләтләрнең үз телләрен яклап активлашуларын күргәч, Мәскәү дә яңа һөҗүмгә күчте. Матбугатта милләт өчен көрәшкән кешеләрне пычраткан язмалар күренә башлады, аларның заказ буенча эшләнүләре әллә кайдан күренеп тора! Чуашстан мөфтие Әлбир Краганов кебек "кесә мөфтиләрен" өстерәп чыгардылар, ул да дәртләнә-дәртләнә туган теленә каршы сөйли, имеш, Мәскәү әзерләгән канун проекты дөрес икән! Әле мондыйлар алга таба да табылачак, туган телне гаиләдә өйрәнергә кирәк, мәктәптә түгәрәкләр дә җитә дип чыгыш ясаячаклар. Бу көннәрдә Русия Җәмәгать пулатында да шушы канун проекты тикшереләчәк, аларның да тел төпләрендә аны хуплау сизелә. Оешманың комиссия рәисе Иосиф Диксин инде матбугатта чыгыш ясап та өлгерде, имеш, канун проекты бик яхшы икән, мәктәптә туган телләр ихтыяри укытылырга тиеш, баланы башка тел укырга мәҗбүриләргә ярамый, ди. Татар балаларын урысча укырга мәҗбүриләргә ярый, ә урыс баласын бушка татарчага өйрәтү – җинаять була икән! Урысы чукынып китсен инде, әмма алар белән бергә татар телен дә чукындыралар, мәктәптән чыгаралар бит – аны урысныкына алыштыралар! Иосиф Диксин моны уңай хәл дип атый, әнә алманнар үзлекләреннән алман телен түгәрәкләрдә өйрәнеп яталар бит, башкалар да шулай эшләсен, ди. Русия алманнарының артларында куәтле Германия дәүләте тора шул, тел-тарих шунда саклана, дәреслекләр дә шунда басыла. Ә Татарстан мәктәпләрендә татарча укыту бетерелсә, татарның теле саклана торган башка урыны юк бит! Шушы бетү белән бетү булачак!

Милли республикалар урынына милли-мәдәни автономияләрне әзерлиләр

Шушы ук Иосиф Диксин Русиядәге милли-мәдәни мохтариятләрне, шул исәптән татарларныкын да мактап искә ала. Бу да юктан гына түгел, чөнки алар милли республикалар урынына шушы милли-мәдәни автономияләрне әзерлиләр, ягъни, киләчәктә милләт эшләре белән алар шөгыльләнәчәк. Мин бу куркыныч турында Бөтендөнья татар конгрессының Казанда үткән II корылтаенда, фәнни-гамәли конференциядә дә әйткән идем. "Татарның үз кулы белән бөтен Русия буенча милли-мәдәни автономияләр төзетеп, соңыннан бу тәҗрибәне милли республикаларга да көчләп такмаслармы? Ягъни, тырыша торгач, Татарстан үзе дә милли-мәдәни автономия булып кына калмасмы?" дип әле 1997 елның 28 августында ук чыгыш ясаганмын. Стратегияне әзерләгәндә татарлардан бары тик Илдар Гыйлметдиновның гына катнашуы, ә аның Русия татарларының милли-мәдәни мохтариятен җитәкләвен дә әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук башка милләтләрдән дә шушы курчак автономияләрнең җитәкчеләре катнашты.

Татарстан җитәкчеләре моның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлыйлар микән?

Күрәсез, Мәскәү Русиядә бары тик бер милләт – урыс халкын гына калдыру максатын куйды һәм җиң сызганып шушы эшкә кереште. Татарстан җитәкчеләре моның ни дәрәҗәдә куркыныч гамәл икәнлеген аңлыйлармы икән? Аңласалар, нигә ашыгыч чаралар күрмиләр, милләткә дөресен әйтмиләр? Сүз бит тел бетү турында гына бармый, ә татар халкының милләт буларак бетүе турында бара! Милләт үз алдында нинди фаҗига, афәт торганын аңлыймы икән? Нигә тел-әдәбият, тарих институтлары, Милли шура, татар конгрессы дәшми, гомуммилләт корылтае җыеп, шушы мәсьәләне карамый? Канун кабул ителгәч, соң булачак бит, ә ул кабул ителәчәк! Нигә Шәймиев һәм Миңнеханов бу мәсьәләдә Путинның үзе белән очрашмый? Инде Мәскәү белән сөйләшүнең мәгънәсе юк дип уйлыйлар икән, ул чагында республика исеменнән халыкара оешмаларга, хәтта мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәр вакыт та җиткәндер? Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларацияне, референдум нәтиҗәләрен кабат искә төшерер вакыт җиткәндер? Һаман урын югалтудан куркып утырырга кирәкми, хәзер сүз милләтне югалту турында бара, ә ул күпкә куркынычрак. Шәхси мәктәпләр, мәчет-мәдрәсәдәге татарча түгәрәкләр белән дә алданырга кирәкми, алар – диңгездә бер тамчы, бүген бар, иртәгә юк, милләт ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Әгәр милли мәктәпләрне һәм республиканы югалтабыз икән, милләт даладагы дүңгәләк хәлендә калачак, тамырларын югалтып, дөнья буйлап тәгәрәп китәчәк. Ә бер чәчелгәнне яңадан җыеп алып булмый инде, аны башкалар кабып йотачак. Урысның "кара упкыны" моңа әзер тора, аң бул, татар!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG