Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Иле парламенты милли телләрне ихтыярига калдырачак канун өлгесен хуплады


Архив фотосы
Архив фотосы

Мари Иле Дәүләт җыены апрель аенда Русия думасына кертелгән милли телләрне укытуны ихтыярига калдырачак канун өлгесен хуплады.

"Мари Иле Дәүләт җыены милли зыялылар, Марий Ушем оешмасы һәм башка милли оешмалар һәм җәмәгатьчелек фикеренә карамастан, канун өлгесенә уңай карар чыгарырга булды. Безнең канунга каршы китергән дәлилләребезгә парламент берни дә җавап бирә алмады", дип сөйләде Азатлыкка "Туган телләрне уку планнарының мәҗбүри өлешендә калдыру яклы" инициатив төркеме вәкиле Айрат Фәйзрахманов.

Инициатив төркемгә юлланган, Дәүләт җыены рәисе урынбасары кул куйган хатта "Мари Иле хөкүмәте һәм Мари Иле Дәүләт җыены Русиянең мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесен карады һәм аны хупларга карар итте", диелгән.

Узган атна бу канун өлгесен шулай ук Дагыстан парламенты да хуплап чыкты, бу җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды.

Элегрәк Татарстан дәүләт шурасының туган телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны яклап Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга язган мөрәҗәгатен Калмыкстан, Кабарда-Балкар һәм Хакасия республикалары парламентлары да хуплаган иде. Коми республикасының иң зур милли оешмасы – "Коми войтыр" төбәкара иҗтимагый хәрәкәте дә Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать кабул итте. Оешма вәкилләре Русиягә кергән республикаларның дәүләт телләрен мәктәптә мәҗбүри укытуны тыючы канун өлгесен думада фикер алышуга куймаска чакырды.

25 апрель Татарстан Дәүләт шурасының 37нче утырышында депутатлар татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны яклап Русия думасы рәисе Володинга мөрәҗәгать кабул итте.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәте булдыру турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG