Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләрне ихтыярига калдыру тарафдарлары Мәскәүдә җыела


Русиянең Җәмәгать пулаты туган телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесен яклап, түгәрәк өстәл уздырачак. Чарада катнашучылар "Русия ватандашларының төбәкләрдә ана телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен үз теләкләре белән укырга хокукларын" яклау турында сөйләшергә җыена.

4 июньгә билгеләнгән түгәрәк өстәлнең төп фикерләре болайрак:

– Урыс телен белү Русия кешесенә икътисади, сәяси, социаль өлкәләрдә уңышка ирешү гарантиясе булып тора, алай гына да түгел, чит илләрдә дә урыс теле кирәк.

– Уку-укыту телен сайлап алу мөмкинлеге – ил ватандашларының канун белән расланган хокукы.

– Туган телләрне куллану даирәсен киңәйтү максаты белән милли телләрдә белем алуга мәҗбүр итү – ярамый торган һәм зыянлы әйбер.

Чара нәтиҗәләре нигезендә укучыларның белем алу телен сайлау хокукын тәэмин итү өлкәсендә тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Түгәрәк өстәлнең модераторы – Югары икътисад мәктәбе профессоры,
Җәмәгать пулатының милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу белән шөгыльләнүче комиссиясе рәисе Иосиф Дискин. Элегрәк Дискин Җәмәгать пулаты сайтында чыккан әңгәмәсендә туган телләрне мәктәптә мәҗбүри укытуны таләп итү – халыкны алдау, сәясәт белән уйнау дип атады. Аның фикеренчә, мәгариф турындагы канунга төзәтүләр кертү балаларны кирәге булмаган телне өйрәнүдән коткару максатыннан эшләнә.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада әлеге канун өлгесен кабул итү милли телләрне үтерәчәк диделәр. Түгәрәк өстәлдә туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәте булдыру турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG