Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның татар әдәбиятында күптәннән яшь исемнәр күренми. Бу тел-әдәбиятка ихтирам бетүдән, иҗат белән акча эшләп булмаудан һәм рухи өлкәнең юкка чыгарылуына бәйле, ди белгечләр.

Башкортстан татар әдәбиятына бик күп язучы һәм шагыйрьләр биргән төбәк. Аларның иң күренеклеләрен атаганда да су буе исемлек килеп чыгар иде. Алар:

  • инкыйлабка кадәр үк иҗатлары белән танылган Дәрдмәнд, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Хөсни Кәрим, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт
  • 20нче елларда әдәбиятка килгән Ярлы Кәрим, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Фатих Кәрим, Гази Кашшаф, Галимҗан Нигъмәти
  • 40нчы елларда танылган Әдип Маликов, Нурихан Фәттах, Зыя Мансур, Мәҗит Рафыйков
  • аннан соңрак килгән Нил Юзиев, Илдар Юзиев, Әхсән Баян, Хәсән Сарьян, Резеда Вәлиева, Саҗидә Сөләйманова, Зиннур Насыйбуллин, Радиф Гаташ, Әмир Мәхмүдов, Нурия Измайлова, Роберт Миңнуллин, Ризван Хәмид, Ләис һәм Фәиз Зөлкарнәйләр.

Бу язучыларның күпчелеге Казанда яшәп иҗат итүчеләр. Чөнки совет чорында Башкортстанда татар язучысы булу мөмкин түгел иде. Туксанынчы еллардан соң Башкортстанда татар телендә китаплар, гәзит һәм журналлар чыга башлау белән Казанга китү тукталды. Иң соңгылары Марат Кәбиров белән Кәрим Кара булды.

Бүген Башкортстанда яшәп иҗат итүче Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтулла, Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина, Фәния Габидуллина, Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Булатова, Руслан Сөләйманов, Нурлан Ганиев һәм башкалар төп әдәби көч булып торалар. Иң яшь дип йөргән шагыйрь Руслан Сөләйманов һәм Нурлан Ганиевның икесенә дә 33 яшь булуын исәпкә алганда, иҗатка яшьләр килүдән тукталды. Без моның сәбәпләрен белештек.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина:

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

"Моның төп сәбәпләре туган телгә һәм әдәбиятка игътибар бетүдән дип уйлыйм. Безнең буын әдәбият, мәдәният, сәнгать белән тәрбияләнде. Хәзер мәктәптән үк хәлләр үзгәрде. Атнасына бер сәгать туган тел укытып, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп булмый.

Башкортстан Язучылар берлегенә агымдагы елда хөкүмәт яшь иҗатчыларны үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздыруга миллион ярым сум грант бүлде. Бүген Башкортстан педагогия университетының татар бүлеге студентлары белән очраштык. Алар Тукай һәм Такташтан башка татар язучыларын белмиләр дә. Башкортстанда яшәп иҗат иткән бүгенге язучы һәм шагыйрьләрне дә атый алмадылар. Әдәбиятка ихтирам юк. Туган телдә фикерли, уйлаганнарын яза алмыйлар. Татар авылларында да бүген яшьләр урысча сөйләшә.

Атнасына бер сәгать туган тел укытып, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп булмый

Башкортстанда яшь иҗатчыларга ярдәм итү максатыннан китап нәшрияты "Яшьләр тавышы" дигән серия булдырган иде. Баштагы елларда 12 китап чыгып, шуларның икесе татар, икесе урыс, калганнары башкорт телләрендә нәшер ителде. Бүген бу сериядә биш китап чыга. Бер татар, бер урыс, өч башкорт яшьләренең тәүге җыентыклары. Инде килеп елына татар телендә шул бер китап чыгару өчен дә иҗат итүче яшьләрне табу проблемга әйләнде", диде Фәния Габидуллина.

Азатлык күпчелек шагыйрь һәм язучыларның югары уку йортларындагы татар бүлекләрен тәмамлауларын исәпкә алып андагы иҗат түгәрәкләре эшчәнлеге белән кызыксынды. Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, бүлек каршында эшләгән “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Илдус Фазлетдинов:

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

"Безнең бүлек үзенең җитмеш еллык тарихында бүгенге әдәбиятыбызның үзәгендә торган дистәләрчә каләм әһелләрен үстереп чыгарган. Соңгыларына килгәндә, тугыз-ун еллап элек бүлекне талантлы прозаик, күпсанлы хикәя-повестьлар авторы, Язучылар берлеге әгъзасы Айдар Зәкиев тәмамлады һәм... вәссәлам! Бүген монда бер-ике каләм тибрәтүче булса да, үпкәләмәсеннәр, язганнарының әдәби кыйммәте ташка үлчим генә. Белүемчә, Башкортстан дәүләт педагогия университетында да хәлләр шул чама.

Ни өчен мондый хәлдә калдык соң? Ә бит әле чирек гасыр элек кенә милли бүлекләрдә иҗади мохит гөрләп торды, кичләрен каләм тибрәтүче яшьләр, тозлап-борычлап бер-беребезнең "шедевр"ларыбызны тикшерә, ай саен факультетның ярты дивары зурлык "Акчарлаклар" кулъязма гәзитен чыгарып элә идек. Ә инде ул вакытта яңа ачылган "Өмет" һәм "Тулпар" гәзит-журналлары редакцияләренә, гомумән, эшкә барган кебек йөри идек. Иҗади аралашулар юкка булмады – шул чорда редакция коридорларын иңләгән егет-кызлар бүген шул ук гәзит-журналларда эшләүчеләрнең иң яшь буынын тәшкил итәләр. Моннан егерме ел элек тә шулай иде, әле дә. Кайчакны "мәңге яшь иҗатчылар – ул кырык яшьтәгеләр буыны" дип яшь аралаш көлеп тә куям. Тукай бүгенге чорда яшәсә, үзенең 27 еллык гомере белән гомумән бала-чага исәбендә йөрер иде. Чөнки артыбыздан килүче егерме яшьлекләр буыны арасында ни язучылар, ни журналистлар юк дәрәҗәсендә.

Кыйммәтләр бүтән. Рухи өлкәнең кадере бөтенләй юкка чыгарылды

Яшьләрнең иҗатка килмәвенең төп сәбәбе заман белән бәйле. Кыйммәтләр бүтән. Рухи өлкәнең кадере бөтенләй юкка чыгарылды. Язучыга хәзер ычкынган, юк-бар белән шөгыльләнүче кешегә караган кебек карыйлар. Яшьләр өчен төп кыйммәт – акча, карьера, тән сәламәтлеге. Ил күләмендә алып барылган прагматизм сәясәтенең нәтиҗәсе бу.

Мәктәпләрдә совет чоры белән чагыштырганда әдәбият дәресләре бермә-бер кимеде. Бу бөтен әдәбиятларга да кагыла. Төп игътибар – БДИ узачак урыс теле, математика кебек фәннәргә юнәлтелә. Ә әдәбият укымыйча, сүз сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү мөмкин түгел.

Хәтта урыс әдәбиятына да яшьләр килми. Кызык тапмый чөнки. Аннан, әдәбиятка килеп, ул соңыннан нәрсә ала? Өч тиен акчага гәзит-журналда эшләячәкме? Дистә еллар буена китабы чыкканын көтәчәкме? Яшьләрнең иҗат даирәсе – интернет хәзер. Иҗат формалары да бүтән. Моны объектив чынбарлык итеп кабул итәргә кирәк”, диде "Акчарлаклар" иҗат түгәрәге җитәкчесе Илдус Фазлетдинов.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, бүлек каршында эшләгән “Тамчылар” әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Альбина Хәлиуллина:

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина

"Безнең бүлек оешуга чирек гасыр гына. Шуңа күрә иҗатка күп көчләр бирә алмадык. Язучылар берлеге әгъзасы Руслан Сөләйманов бездә белем алды. Бер китаплары чыккан, берлектә әгъза булмаган берничә каләмкярларыбыз бар. Шуның белән бетте. Элегрәк елларда әдәби иҗат белән кызыксынган, үзләре дә каләм тибрәткән яшьләр килә иде. Соңгы елларда түгәрәк утырышына куярлык иҗаты булган студентларыбыз да юк.

Рухи кыйммәтләрдән бигрәк матди кыйммәтләр өстенлек алды

Моңа Бердәм дәүләт имтиханнары да, мәктәптәге укыту торышы да сәбәпче. Кумирлар булырлык, тиңләшергә омтылырлык зур әдипләр дә юк. Рухи кыйммәтләрдән бигрәк матди кыйммәтләр өстенлек алды. Хәзер тәмле ашау һәм ябыгу турында гына уйлыйлар. Иҗади мохит булмагач, ярышу рухы да юк. Иҗат белән тамак туйдырып булмый. Шуңа әдәби иҗат яшьләрнең үзләренә дә, әти-әниләренә дә кирәкми. Шулай да мин иҗади яшьләр бөтенләй бетәр дип уйламыйм, бөртекләп булса да калыр”, диде “Тамчылар” түгәрәге җитәкчесе Альбина Хәлиуллина.

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, укучылар һәм студентлар арасында уздырылган “Җанлы сүз” иҗат бәйгесен оештыручыларның берсе Лилия Сәгыйдуллина:

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

“Иҗат мохите тудыру өчен иҗатка омтылган яшьләр булырга тиеш. Аларның саны күбрәк булган саен сыйфат та барлыкка килә. Без укыганда төркемдә 25-30 студент идек. Шуларның яртысы яза, ләкин чын сәләтләр берничә генә иде. Бүген төркемдә 8 студент укый. Бу урында сан һәм сыйфат турында бернәрсә дә әйтеп булмый.

Татар авыллары коруга бара, мәктәпләр ябыла

Мин Шаран районының Базгыя авылы мәктәбендә укыдым. Мәктәптә әдәби-мәдәни мохит бар иде. Мәктәптә төрле чаралар үтеп, авыл клубы да гөрләп торды. Тормыш татарча кайнады. Болар барысы да милли рух тәрбияләргә булышлык итте. Бүген боларның берсе дә юк. Чөнки татар авыллары коруга бара, мәктәпләр ябыла. Кайчандыр гаиләләрдә 4-5 бала үссә, бүген статистика буенча ул 1,5-1,7 бала тәшкил итә.

Китап укучы да, язарга омтылу да, теләк тә юк. Һуманитар аң җуела, матди кыйммәтләр өстенлек итә бара. Җәмгыятькә дә иҗади шәхесләр кирәкми. Кулланучылар җәмгыятенә әйләнеп барабыз. Безгә укырга керүчеләр арасында да туган телне, филологияне яратып килүчеләр бик аз. Бердәм дәүләт имтиханы иҗади үсеш, фикер йөртүдән бигрәк, хәтер һәм механик кабатлауны гына үстерә. Шулай, яшьләрнең иҗатка килмәү сәбәпләре бик күп. Төп сәбәп җәмгыятькә бәйле. Әдәбият җирдә үскән гөл дисәк, бүген без җирне чүллеккә әйләндердек. Шулай булгач, нинди гөл көтәсең инде", диде Лилия Сәгыйдуллина.

Яшь иҗатчыларны үстерүгә бүленгән хөкүмәт грантын үзләштерү юнәлешендә иҗади көчләрне барлау, яшьләр белән очрашулар уздырыла. Ләкин 14-25 яшьлек татар яшьләре арасында офыкта сәләтләр күренми. Шуңа иң яшьләр булып Тукайдан 6 яшькә өлкән 33 яшьлек Руслан һәм Нурланнар кала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG