Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар балаларының беренче "Сәләт" фестивале узды


"Сәләт" театры чыгыш ясый
"Сәләт" театры чыгыш ясый

19 май Башкортстан дәүләт университетының актлар залында татар яшьләре һәм балалары җыелды. Фестивальдә сәләтле әйдаманнар һәм сәлкешләр, республиканың төрле төбәкләреннән сәләтле балалар чыгыш ясады.

Республикада беренче тапкыр узган бу чарада төрле елларда "Сәләт" аланында катнашучылар, әйдаманнар, чараны оештыручылар һәм, гомумән, республикада яшәүче сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Алар арасында төрле конкурс-бәйгеләрдә, фестивальләрдә, интеллектуаль ярышнамәләрдә җиңүчеләр, иҗат үзәкләрендә төрле өлгеләр белән танылучыларны күрергә була иде.

Чараны алып баручылар төрле еллардагы алан эше күренешләре күрсәтеп, Башкортстан “Сәләт”енең оешу тарихы турында сөйләде. Республикадагы “Сәләт” аланын оештыручыларның берсе, “Рамазан” төрки агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов татар балалары һәм яшьләре арасында сәләтләрне үстерү юнәлешендәге эшчәнлек турында сөйләде, агымдагы җәй узачак аланга чакырды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Аланны оештыруда матди һәм рухи ярдәм күрсәткән үзешчән композитор, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов Башкортстанда “Сәләт” аланын уздыру традициягә керер, бүгенге әйдаман һәм сәлкешләр эшләрен дәвам итеп, киләчәк буынга тапшырыр, милләт яшәр һәм үсәр дигән өметләрен белдерде.

Чарада “Сәләт” хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, аның проектлары җитәкчесе, галим Җәүдәт Сөләйманов тарафына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Фестивальдә әйдаманнар һәм төрле елларда алан эшендә катнашкан сәләтле яшьләр һәм балалар чыгыш ясады. Аларның чыгышлары, башлыча, җыр һәм биюләрдән гыйбарәт булды.

Казан кунаклары – “Сәләт” лидерлары Игорь Смирнов һәм Айгөл Габдрахманова
Казан кунаклары – “Сәләт” лидерлары Игорь Смирнов һәм Айгөл Габдрахманова

Чарада Казаннан килгән "Сәләт" оешмасы җитәчеләре Айгөл Габдрахманова һәм Игорь Смирнов та катнашты һәм чыгыш ясады. Алар “Сәләт” хәрәкәте турында сөйләде, Татарстаннан читтә аланнарның Башкортстаннан тыш тагын Самар һәм Чуашстанда оештырылуын әйттеләр. Башкортстан аланын Татарстаннан читтә оештырылган иң зур алан дип билгеләделәр. Башкортстан аланының иң матур урында урнашуын һәм анда иң сәләтле балалар катнашуын ассызыкладылар.

Фестивальдә сәләтле әйдаманнар һәм сәлкешләрдән тыш республиканың төрле төбәкләреннән килгән сәләтле балалар, Уфаның 84нче һәм 65нче санлы татар гимназияләре укучылары да катнашты һәм чыгыш ясады.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Чара “Сәләт” гимнын күмәк башкару белән тәмамланды. Фестиваль ахырында Марат Шәрипов Азатлыкка шуларны ирештерде:

“Сәләт” елына бер тапкыр уза торган гади бер алан гына түгел. Ул бездә дә зур хәрәкәт булып оешып килә. Бер ел элек “Сәләт” сәнгатьле уку театры ачылган иде. Якын араларда “Сәләт” клубы да эшли башлаячак.

Әйдаманнар җырлый
Әйдаманнар җырлый

Башкортстанда бу алан беренче тапкыр 2014 елда оештырылды. Узган өч алан да республиканың иң зур һәм ямьле күлләренең берсе – Кандракүл буенда оештырылган иде. Монысы Уфа янындагы Нижегородка бистәсе янындагы “Сәламәтлек чишмәсе” базасында оештырылачак. Ул да бик ямьле урында – Дим елгасы буенда урнашкан. Янәшәдә генә тагы өч күл җәйрәп ята. Уфа янында оештыруның өстенлекләре дә бар. Мәсәлән, башкаладан белгечләр чакырып төрле юнәлештә осталык дәресләре бирергә, очрашулар уздырырга мөмкинлек күбәя.

"Бәйрәм" бию ансамбле чыгыш ясый
"Бәйрәм" бию ансамбле чыгыш ясый

Быел татар теле һәм татар халкы тарихы, биология һәм химия, спорт юнәлеше, журналистика, фотография, реклама һәм маркетинг, психология, вокал, хореография, актерлык осталыгы һәм режиссура, шулай ук "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" эшләячәк. Агымдагы елда балалар санын да арттыруны күз уңында тотабыз. Бүгенге фестиваль тәүге тапкыр оештырылды. Ул да традициягә керер, буыннар алмашынган саен хәрәкәт үсәр, сәләтле милләттәшләребез күбәер, милләт ныгыр дип ышанасы килә”.

XS
SM
MD
LG