Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башкортстанга да “Сәләт” кирәк!”


“Башкортстанга да “Сәләт” кирәк”
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

“Сәләт”кә беренче тапкыр Башкортстан такымы килде. Киләсе елда анда да бу лагерьны оештыру турында сөйләшүләр бара.

12-17 августта Татарстанның Биләр җирлегендә узучы II Халыкара “Сәләт” уку-укыту яшьләр форумында Башкортстан вәкилләре дә катнаша. “Сәләт-Кандракүл” такымы Бәләбәй татар гимназиясе һәм Туймазы районының Түмәнәк авылы укучыларыннан тора.

“Бик шатланып, куанып килдек. Башка җирләрдән килгән сәләтле балалар белән аралашу мөмкинлеге туды безгә. Алар белән безнең балаларны аралаштырып, нинди сулыш белән яшәүләрен өйрәнергә телибез. Алла боерса, "Сәләт" киләсе елда Башкортстанда да узар”, ди “Сәләт-Кандракүл” такымы җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәдиева. Төркем башлыгы “Сәләт”нең оешканлык дәрәҗәсенә бик югары бәя бирде.

“Сәләт” башка лагерьләрдән аерылып тора. Монда күбрәк белем ягына юнәлү сизелә”, ди Башкортстан вәкиле.

2014 елда “Сәләт”нең Башкортстанда да уздырылуы күздә тотыла. Хәзер бу хакта сөйләшүләр алып барыла.
XS
SM
MD
LG