Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан 72 бала "Сәләт" фестиваленә кузгалды


Башкортстаннан "Сәләт"кә баручылар
Башкортстаннан "Сәләт"кә баручылар

6 июль көнне Уфадан Татарстандагы "Биләр" Сәләт" фестиваленә 72 татар малай һәм кызлары юлга кузгалды. Алар июнь ахырында Башкортстандагы "Сәләт-Кандракүл" аланында ял итүчеләр.

Мәгълүм булуынча, быел Башкортстандагы Туймазы районында икенче тапкыр татар баларының халыкара “Сәләт” аланының “Сәләт-Кандракүл” аланы эшләде. Анда Башкортстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 85 бала ял итте.

Моңа кадәр Башкортстандагы татар балалары фәкать Биләрдәге “Сәләт” фестиваленә генә бара ала иде. Ә узган елдан аның филиалы Кандракүл буенда да ачылды.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Ә хәзер күренекле миләттәшебез “Сәләт” фонды мөдире, академик Җәүдәт Сөләйманов тырышлыгы белән, һәм Уфада яшәүче милләтпәрвәр, Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге доценты, Татарстанның халык артисты, “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов ярдәме белән Башкортстанда да “Сәләт” аланы оештырылды.

Башкортстанда да мондый алан оештырылу табыгый. Республика татар халкы мәдәнияте байлыгын үзенең талантлы уллары һәм кызлары белән һәрдаим баетып тора. Әле “Сәләт-Кандракүл” аланындагы бер атналык ял вакыты да татар балаларының никадәр сәләтле икәнен чираттагы тапкыр раслады.

Кемдер моңлы җырлый, кемдер төрле халыклар биюләрен башкара. Гармуннарда уйнап төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр дә байтак. Русия күләмендәге конкурсларда да җиңүчеләр бар.

Быелгы "Сәләт-Кандракүл"нең беренче көне
Быелгы "Сәләт-Кандракүл"нең беренче көне

Алар 21 июнь-1 июльдә “Сәләт-Кандракүл” аланында ял итүчеләр. Республикадагы иң зур күлләрнең берсе булган Кандракүл буенда узган ул аланда сиксәннән артык бала катнашкан иде. Узган елны анда җитмештән артык сәлкеш ял итеп, Биләргә 31 бала барган булса, быел бу чарада катнашучылар ике тапкыр күбрәк – 72.

Марат Шәрипов сүзләренә карганда, быел да башта Биләргә утыздан артык бала барырга тиеш булса, аларның саны арттырылган. Биләргә Уфа, Бәләбәй һәм Туймазыда җыелып, өч автобуста җитмештән артык бала бара.

Узган елны әйдаманнарның күпчелеге Башкортстан студентлары иде. Быел исә балалар белән Татарстаннан килгән махсус әзерлекле әйдаманнар эшләде, ун әйдаманның икесе генә Башкортстаннан иде.

“Сәләт-Кандракүл” аланында өлкән әйдаман булып быел Сәйдәш Камалиев эшләде. Аның сүзләренчә, Кандракүл буенда узган ял кырында Татарстаннан да ике бала катнашкан. Быелгы аланда төрле чаралар уздырылган. Спорт чараларына килгәндә, футбол, волейбол, теннис, армреслинг, сәнгать юнәлешендә:театр, ШТМ кебек төрләр буенча эш алып барылган. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” кебек интеллектуаль уеннар, төрле темаларга дебатлар оештырылган.

Балалар сүзләренчә, быел чаралар мавыктыргычрак үткән, тәҗрибә уздыру сыйныфларына килүче билгеле шәхесләр дә күбрәк булган. Башкортстан ягыннан “Сәләт-Кандракүл” аланын оештыручы “Рамазан” төрки агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов Азатлыкка: “Бу чараларның төп максаты – Башкортстан татарларының киләчәк буынын әзерләү, милли элита тәрбияләү. Кандракүл буенда узган чара бу тәрбияви эшнең беренче өлеше иде. Менә без бүген икенче өлешне башлап Биләргә юл алабыз. Анда сәлкешләребез Кандракүлдә алган күнекмәләрне, тәҗрибәне тагын да баетачак. Дөньяның төрле төбәкләреннән килгән балалар белән танышачаклар һәм дуслык-туганлык элемтәләрен ныгытачаклар. Бу балалар республикада төрле ярышларда, чараларда җиңүчеләр. Уку алдынгылары. Без аларга киләчәктә югары өметләр баглыйбыз”, диде.

XS
SM
MD
LG