Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт-Кандракүл” аланы быелгы ялын башлады


“Сәләт-Кандракүл” аланында катнашучылар
“Сәләт-Кандракүл” аланында катнашучылар

Башкортстандагы Кандракүл буенда “Сәләт-Кандракүл” татар аланы эшен башлап җибәрде. Аны “Сәләт” фонды белән берлектә “Рамазан” төрки милли агарту үзәге хәстәрли.

21 июнь көнне Башкортстанның иң ямьле төбәгендә, Татарстан белән чиктәш Туймазы районында, ямьле Кандракүл буенда “Сәләт-Кандракүл” татар аланы янә дә эшен башлап җибәрде. Былтыр ул биредә беренче тапкыр оештырылган иде.

Сәләт-Кандракүл аланының беренче көне
Сәләт-Кандракүл аланының беренче көне

Татарстанда киң билгеле “Сәләт” фонды аланнары чит төбәкләрдә дә зур кызыксыну уята. Башкортстан татар балалары моңа кадәр “Сәләтнең” Биләрдәге фестивалендә катнаша иде. Ә менә Башкортстанның үзендә шундый аланның ачылуы турында хыяллана гына иде алар. Ниһаять хыяллар чынга ашты – былтыр беренче тапкыр Туймазы районында, ямьле Кандракүл буенда оештырылды җәйге ял. Аны “Сәләт” фонды белән берлектә “Рамазан” төрки милли агарту үзәге хәстәрли. Шулай ук Туймазы районындагы булдыклы эшкуар һәм һәвәскәр композитор Фәнир Галимов та игелекле эшкә үз ярдәмен күрсәтә.

“Сәләт-Кандракүл” аланы Башкортстандагы иң зур күлләрнең берсе – Кандракүл буенда урнашкан. Табигатьнең хозур төбәге үзе үк күңелле һәм рәхәт ялга мөмкинлек тудыра. Әмма балалар ял итеп кенә калмый, көн озын әллә күпме шөгыльләр табачак үзләренә. Һәммә чаралар белемнәрне арттыруга һәм сәләтләрне үстерүгә юнәлтелә.

Башкортстанның төрле якларыннан җәмгысе 80нән артык бала килгән быелгы аланга. Аларны, һәр аландагыча, сәлкешләр дип атыйлар, ягъни сәләтле кешеләр.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

“Сәләт-Кандракүл” аланын оештыручы “Рамазан” төрки милли агарту үзәге җитәкчесе, танылган җырчы һәм филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов әйтүенчә, “Сәләт” аланына килергә теләүчеләр тагын да күбрәк булган, әмма әлегә мөмкинлекләр чиклерәк икән. Ял өчен түләү дә әлләни кыйммәт түгел, нибары 4 мең чамасы гына. “Барлык “Сәләт” аланнарындагы кебек үк, биредә дә чаралар уртак программа нигезендә алып барылачак, ди Марат Шәрипов. Шул ук вакытта үзенчәлекле өстәмәләр дә бар. Бирегә татарның танылган шәхесләре кунакка чакырулы. Шулай ук Австралиядән милләттәшебез Суфия Вәли дә кунак булып килде. Ул сәлкешләргә чит илләрдәге татарлар хакында кызыклы мәгълүматлар бирәчәк.

Аланда лидерлык мәктәбе дәресләре оештырылачак. Сәлкешләргә лидер булуның киләчәктә никадәр мөһим булуын аңлатачаклар. Театр мәктәбенә дә сәләтле балаларны сайлап алачаклар. Әдәби иҗат мәктәбенә йөрүчеләр дә сәләтләрен чарлар биредә. Туган телне яхшы белүчеләр шигырьләр язу бәйгесендә катнашачак.

“Сәлкешләрнең ялы күңелле һәм фикерле-мәгънәле үтсен өчен әйдәманнар да зур тырышлык салачак, – ди Марат Шәрипов, – Алар Казаннан да, Уфадан да килде. “Сәләт” аланы төрле маһирлыкларны үстерү мәйданы. Шулай ук спортка да күп вакыт бүленәчәк аланда. Волейбол, футбол, теннис һәм башка спорт төрләре көн тәртибендә зур урын алып тора. Ә инде суда коену өчен бөтенләй дә хөррият янәшәдә генә – чиста сулы Кандракүл ялтырап ята”.

Быел биредә тәрбияләнгән сәлкешләрнең иң яхшылары дип табылган 30 бала Биләрдәге фестивальгә бару хокукын ала. Ул 5-12 июль көннәрендә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG