Accessibility links

"Сәләт-Прага" мәктәбе проекты җиңүчеләре Европа галимнәреннән дәресләр алачак


25 мартка кадәр "Сәләт"нең Прага мәктәбе республика проектында катнашуга гаризалар кабул итә. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проект 1 апрельдән 20 майгача берничә өлештә уздырыла һәм шунда Чехиядә укуларда катнашу да күздә тотыла.

Прага мәктәбендә катнашырга теләүчеләр проект сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм сайлап алу турын узарга тиеш. Проектның финал өлешенә 30 кеше үтә.

Узган елны "Сәләт-Прага" мәктәбендә катнашучылар "Азатлык" радиосында да булып киткән иде.

XS
SM
MD
LG