Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:09

29 сентябрь Уфада “Җанлы сүз” дип аталган яшь татар иҗатчылары бәйгесенә йомгак ясалды. Иң күп җиңүчеләр шигърият өкәсендә булды.

Агымдагы ел башында Башкортстанда мәктәп укучылары арасында “Җанлы сүз” дип аталган бәйге игълан ителгән иде. Ул җиде номинациядә узды: шигърият, хикәя, эссе, сценарий, публицистика, әкият һәм фәнни язма. Ел барышында барлыгы 350 баладан иҗади эшләр кабул ителгән. Йомгаклау чарасы Башкортстан дәүләт университетының тантана залында узды.

Бәйгенең беренче өлешендә интернет аша кабул ителгән язмалар иләк аша үткәрелеп, финалга 84 бала чыккан. 1-4нче, 5-8нче, 9-11нче сыйныфта укучыларның эшләре өч төркемгә бүлеп тикшерелде. Җиңүчеләрне бүләкләү алдыннан балалар алдында билгеле язучы Марат Кәбиров тел, әдәбият турында фикерләре белән бүлеште, осталык дәресе үткәрде. Ул бүгенге укучыны кызыксындырырдай, кулга китап алырга этәрердәй әсәр язу нечкәлекләре турында сөйләде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада һәр номинациядә җиңүчеләр игълан ителде, аларга бүләкләр тапшырылды. Иң күп җиңүчеләр шигърият өкәсендә иде. Аннан кала хикәя һәм эссе язучылар. Балаларны бүләкләү концерт белән үрелеп барды. Анда уку йортының татар мәдәнияте һәм филологиясе бүлеге студентлары һәм укытучылар, башкаланың татар гимназиясе укучылары катнашты.

Башкортстан дәүләт университетының татар мәдәнияте һәм филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов әлеге чараның татар бүлегенең юбилее алдыннан узуына зур мәгънә салды.

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары - алар үзе бер гаскәр

“Башкортстан дәүләт университеты 1950 елда оешкан. Татар бүлеге исә 1958 елдан эшләп килә. Бу чорда безнең бүлек татар халкына хезмәт итүче бик күп көчләр үстергән. Алар арасында күренекле шагыйрьләр, язучылар, галимнар, сәнгать әһелләре һәм башка тармакларда эшләүчеләр бар. Әлбәттә, күпчелекне татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәшкил итә. Алар үзе бер гаскәр.

Без татар бүлегенең 60 еллыгын зурлап, төрле чаралар белән билгеләячәкбез. Бу бәйге - шуларның беренчесе. Иҗат бәйгесендә катнашкан балаларга, аларны әзерләп алып килгән укытучыларга зур рәхмәт! Сез татар рухиятенә хезмәт итәсез. Безнең киләчәк бар һәм өметле! диде ул”

Укытучыларны бүләкләү
Укытучыларны бүләкләү

Чарада укучыларны алып килгән укытучылар да билгеләнде. Нуриман районының Яңа Субай авлында 25 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан Миләүшә Гыйлманованың 7 укучысы бәйгедә катнашып, шуларның бишесе җиңеп чыккан. Укытучыларга мәгариф министрлыгы һәм, шулай ук Башкортстан татарлары конгрессы, “Берлек”, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал” оешмаларының мактау кәгазьләре тапшырылды.

“Җанлы сүз” бәйгесенең йомгаклау тантанасы күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Бәйгене оештыру төркеме җитәкчесе һәм бәяләмә төркеме рәисе, педагогия фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина Азатлыкка фикерләре белән бүлешеп, тел кысылган бер мәлдә балаларның иҗатка тартылуларына соклану белдерде.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

“Бу чараны өченче тапкыр оештырабыз. Бәяләмә төркеме ел буе балаларның иҗатын укып, аларны иләк аша уздырды. Моның өчен безгә грант та, ниндидер рухландыру ысуллары да каралмаган. Русиядә туган телләргә мөнәсәбәт уңай түгел. Ил җитәкчесе дә негатив мөнәсәбәт белдерә. Республикада татар иҗатчыларын үстерү юнәлешендә чаралар узмый. Шул бушлыкны әз булса да бетерү өчен безнең кафедраның бер төркем милләтпәрвәрләре бу бәйгене уздырырга булды. Туган телләргә каршы сугыш барган бу көннәрдә һәр кеше аны саклау өчен үз өлешен кертергә тиеш. Бу чара шуңа җавап булып тора.

Узган ел бәйгегә 250 баладан эш алынган иде. Туган телләргә тискәре мөнәсәбәткә караганда быел азрак булыр дип уйладык. Бәхеткә, ялгышканбыз. Быел 350 баладан эш кабул ителде. Чарада 105 мәктәп, 25 район һәм 8 шәһәр укучылары катнашты. Безгә мәгариф министрлыгыннан бәйгедә катнашучыларның 25 процентыннан да күбрәген бүләкләмәгез дигән чик куелган иде. Югыйсә, без күбрәк балаларны җыеп, рухландырып, иҗат оеткысы салып җибәргән булыр идек.

Яшь әкиятчеләр
Яшь әкиятчеләр
Җәяне ныграк тарткан саен ук ераккарак оча

Туган тел авыр көннәр кичергәндә халыкта әдәби сүзгә битарафлык күзәтелгән бер мәлдә яшь иҗатчыларыбызның сафы елдан-ел арту куанычлы хәл. Җәяне ныграк тарткан саен ук ераккарак оча, пружинаны кыскан саен ул ныграк көчәя. Күрәсең, телне кысу да шундый нәтиҗә бирәдер. Милли мәктәпләр кимегән, туган телдә укучылар саны кыскарган бер вакытта татар теле укытучыларыбыз булганнарын сыйфатлы, белемле итү өчен җан ата. Аларны иҗатка тарта. Мин бу күтәрелешне башкача аңлата алмыйм” диде Лилия ханым.

Җиңүчеләргә бүләкләрне язучылар, шагыйрьләр, галимнәр һәм журналистлар тапшырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG