Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларны яклау көне уңаеннан Казанда татар балалар әдәбиятына багышланган фәнни-гамәли конференция булды. Анда балалар китапларының сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да совет чоры әдәбиятыннан калышу бара, матбугатка язучыларны бөтенләй кертмиләр дигән фикерләр яңгырады.

Әлеге конференция Татарстан фәннәр академиясендә узды. Бирегә әдәбият белгечләре, әдипләр, матбугат чаралары вәкилләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр килгән иде. Чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе, профессор Ким Миңнуллин алып барды.

Дәреслекләр төзүчеләр әдәби әсәр язып утырырга мәҗбүр

Конференциядә күтәрелгән иң төп проблемнар - балалар әсәрләренең әз булуы, булганнарының да заман таләпләренә җавап бирмәве.

"Урыс телле балалар өчен китаплар күп, төрле, күңелне җәлеп итә. Ә татар балалар әдәбиятында улкадәр үк китап байлыгын күрмибез", ди Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, фән докторы Дания Заһидуллина. Ул әдәбияттан програмнар, дәреслекләр, төзүчеләрнең кайчак үзләре кечерәк күләмле булса да әсәрләр язарга мәҗбүр булулары турында сөйләде. "Аерым бер тематикага, аерым бер яшьтәге балалар өчен әсәрләр табу авыр, аларның күбесе бүгенге балаларның фикерләү рәвешенә туры килми дигән сүзләрне еш ишетәбез", ди галимә.

Ул шулай ук мәктәп дәреслекләренә кертердәй драма әсәрләренең булмавына да тукталды. "Балалар өчен язылган драма әсәре бармы дип сорасалар, "Беренче театр"дан башканы атый алмыйм", ди Заһидуллина.

Балалар бакчалары, мәктәп театрларында уйнау өчен пьесалар булмавы турында да әйтелде. "Мәктәпләргә барсаң, Алишның "Куян кызы" белән каршы алалар, "Кунак кызы" белән озаталар", дигән сүзләр дә яңгырады.

Тәрҗемәләр юк һәм проза әсәрләре җитми

Чарада чыгыш ясаучылар беравыздан диярлек яшүсмерләр өчен проза әсәрләре җитми дип белдерде.

Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева сүзләренчә, балалар китаплары - ул башлыча халык авыз иҗатыннан, билгеле авторларның инде 15нче тапкыр бастырып чыгарылган әсәрләреннән, шигырьләрдән гыйбарәт. Ә заманча проза әсәрләре бик аз. "Айдар Гыймадиев, Рөстәм Галиуллин, Лилия Закирова, Айгөл Әхмәтгалиеваларның китаплары бар иде. Соңгы өч ел эчендә әлеге авторларның яңа китапларын күргән юк", ди Галиева. Ул фантастика, кыска һәм күләмле прозага ихтыяҗ бар дип сөйләде.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Яшүсмерләр өчен проза әсәрләре җитмәве турында республика балалар китапханәсе методисты Гөлназ Әһлиуллина да сөйләде. Ул проза язучыларга бәлки ниндидер грантлар булдырырга кирәктер дигән фикердә.

Шулай ук тәрҗемә әсәрләргә дә кытлык булыу турында әйтелде. Шагыйрь Роберт Миңнуллин фикеренчә, "әгәр бала дөнья әдәбиятындагы әсәрләрне урысча укый икән, мультфильмнарны урысча карый икән, ул инде татарлыктан ераклаша дигән сүз. Шуңа күрә тәрҗемә мәсьәләсен иң алгы планга куярга тиешбез", диде шагыйрь. Моның өчен балалар китап нәшрияты аерым булырга, анда китаплар да, дәреслекләр дә басылырга, тәреҗмә эшләре дә алып барылырга тиеш дигән фикердә Роберт әфәнде.

Әтәч-тавык, бөдрә тал темасы белән алга китеп булмый

Балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүчеләр заман балаларының күзаллауларын тоярга, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек әсәрләр иҗат итәргә тиеш диделәр конференциядә.

Айгөл Әхмәтгалиева
Айгөл Әхмәтгалиева

Хәзерге татар балалар әдәбиятына күзәтү ясаган язучы, "Казан утлары" журналисты Айгөл Әхмәтгалиева, бүгенге заман баласын әтәч-тавык, аю-куян, курчак турында гына язып мавыктырып булмый, ди. "Балаларның бит күбесе "ярларында бөдрә таллар чәч юып утырган" инеш буендагы гына түгел, Төркия, Испания, Африка илләрендә ял итә, дөньяга болытлар биеклегеннән күз ташлап диңгез-океаннарны күреп кайта. Замана баласы бездән күпкә акыллырак. Язучы-шагыйрьләрне шул куркытамы? Замана баласының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек, аның кулыннан телефонын тартып алырлык әсәрләр кая соң?" дигән сораулар куйды ул.

Татарстан китап нәшрияты белгече Айсылу Галиева да интерактив, танып-белү өлкәсенә караган китапларга ихтыяҗ зур диде. Бик кечкенәләр өчен уенчык, панорама, катыргы китаплар кирәк.

XX гасыр башын "куып җиткәнбез"

Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева сөйләвенчә, соңгы биш елда Татарстан китап нәшриятында 155 балалар китабы чыккан. Бу ел саен уртача 30 китап дигән сүз. "Әгәр 1901 елдан 1917 елга кадәр татар телендә 550 балалар китабы чыкканлыгын искә алсак, без XX гасыр башы дәрәҗәсендә булганыбызны күрәбез", ди Галиева.

Башка нәшриятларга килгәндә, былтыр "Ак бүре" белән "Юлбасма"да - сигезәр, "Ихлас"та алты китап чыккан.

Иң күп сатылган әдип булып Габдулла Тукай тора. "Тукай китапларын кырып-себереп алып бетерәләр, әкиятләр сорыйлар, Рафис Корбан шигырьләре күп сатыла. "Уйный-уйный үсәбез" сериясе популяр, күптән түгел чыккан шигъри әлифбага сорау зур", дип сөйләде Айсылу Галиева.

Санап кителгән әлеге китаплар биш мең тираж белән чыккан, аларның өч мең ярымы сатуга киткән.

Координацион үзәк, социаль заказ кирәк

Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин балалар әдәбиятына соңгы елларда игътибар кимеде дигән фикердә. "Балалар әдәбияты үз агымына куелган, бернинди таләп тә, кызыксыну да юк, кем ничек булдыра ала, шулай яза. Ул элек алай түгел кебек иде. Совет чорында һәрвакыт өстән күзәтү, таләп, план була торган иде", дип сөйләде Роберт әфәнде.

Роберт Миңнуллин чыгыш ясый
Роберт Миңнуллин чыгыш ясый

​Аның фикеренчә, китапларның сыйфаты яхшы булса да, елга 30 китап кына чыгу - ул бик аз. "Әйтик Шәүкәт Галиевның китап кибетләрендә кимендә өч-дүрт китабы ятарга тиеш. Бәхеткә, әлегә Тукайның гына проблемнары хәл ителде. Аның китаплары күп", ди шагыйрь.

Балалар шагыйрьләренең дәрәҗәсе дә югары булырга тиеш дип саный Миңнуллин. "Һәрбер язучының зур әдип буласы килә, ә балалар шагыйре булып кына зур әдип булуы авыр. Аларга язар өчен стимул да юк. Беркем дә бездән "шундый китап ясыйк әле" дип сорамый. Социаль заказ булырга тиеш. Бу заказны мәдәният министрлыгы, мәгариф министрлыгы, нәшриятләр бирәме, берәр эшмәкәрме, мөһим түгел. Болай гына безнең язасы килми. Без аны вак эшкә тиңлибез", ди балалар шагыйре.

Безнең болай гына язасы килми, заказ кирәк

Моннан тыш, ул китапханәләрнең, нәшриятларның, телевидениенең үзаллы гына эшләве, язучылар белән элемтәләре булмавына борчылуын белдерде. Телевидение берәр нәрсә сораса, язучылар дәртләнеп язарлар иде, ди Роберт әфәнде. Моның өчен нинидер бер координацион үзәк булдыру тәкъдим ителде. "Бер җыелып сөйләшкәнебез дә юк", ди шагыйрь.

Абдулла Алишка һәйкәл кирәк

Конференция асылда танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел, Абдулла Алишның тууына 110 ел, халык шагыйрьләре Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел, Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышланган иде. Әдәбият белгечләре әлеге каләм ияләренең иҗаты турында докладлар да укыды. Абдулла Алиш иҗатына багышланган чыгышында шагыйрь Рафис Корбан гына Алишның исеме онытылып бара дип ачынып алды. Алишның туган авылындагы мәктәптәге гипстан эшләгән сыннан башка аңа бернинди дә һәйкәл юклыгын, Казан урамнарының Алиш исеме белән аталмау мәсьәләсен күтәрде.

Балалар матбугатына балалар язучыларын кертмиләр

Балалар өчен чыгучы гәзит-журналларга дәгъва белдерүчеләр дә булды. "Балалар матбугатында әдәбият юкка чыга. Һәр санга бер-ике шигырь, бер әкият биреп кенә балалар әдәбиятын пропагандалап булмый. Элек "Яшь ленинчы" балалар әдәбиятының бер штабы кебек иде. Повестьләргә кадәр бирә идек. Зур язучылар чират торалар иде. Сибгать Хәким кебек шагыйрьләр дә "Яшь ленинчы"да басылуны дәрәҗә санады. Бүген балалар матбугаты да, өлкәннәр матбугаты да әдәбияттан баш тарталар. Язучыларсыз гына әйбәт газета һәм журнал чыгарабыз диләр һәм тираж юк диләр. Болар турында да уйларга кирәк", диде Роберт Миңнуллин.

Әлеге теманы Айсылу Галиева да күтәрде. "Яшьләр иҗатка килми дибез, ник килми? Чөнки аларга иҗат итәргә мәйдан юк. Әле моннан 10-15 ел элек кенә "Ялкын", "Сабантуй"да балалар иҗатына тулы саннар бирелә иде. Аларда язучыларның әдәби әсәрләре басыла иде. Кызганыч, мондый бер мәйданчык "Көмеш кыңгырау" газетасында гына калды", дип сөйләде Галиева.

Конференциядә "Ялкын" һәм "Сабантуй" журналларының җитәкчесе Илназ Фәйзуллин да бар иде. Ләкин ул чыгыш та ясамады, Роберт әфәнде белән Айсылу ханымның дәгъваларына да җавап биреп тормады.

Ана теле ихтыярига калса, нишләрбез?

Әлеге чара мәктәпләрдә ана телләрен укытуны ихтыярига калдыруны алга сөргән канун өлгесе турында фикер алышуларның кызган көннәрендә узды. Ләкин конференция мөнбәреннән бу темага Татарстан китап нәшрияты белгече, журналист, активист ана Айсылу Галиева һәм Роберт Миңнуллин гына кагылып узды.

"Федераль каналларда Татарстанга һөҗүмнәр башланды. Татарстанны җиңсәләр, башкаларны сөйлап та торасы юк дигән сүз. Һәм шушы кануннар кабул ителеп, без үзебезнең туган телебезне гаиләгә генә куып кертәбез икән, безгә балалар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә кызыклы контент булдыру турында уйларга кирәк булачак. Фольклор, әкиятләр, шигырьләр кечкенә балаларга кызык. Үсә төшкәч аларның күзаллаулары үзгәрә, без шуны онытмаска бурычлы", диде Галиева. Роберт Миңнуллин, тел темасына сүз күп, конкрет эшләр юк, ди. "Бик күп чаралар уздырабыз, сөйләшәбез, тәкъдимнәр ясыйбыз. Мәгариф министрлыгы да, институтлар да, иҗат берләшмәләре дә тырыша. Ләкин конкрет беребез дә бернәрсә дә эшләмәгән тәэсир кала", ди шагыйрь.

Конференция ахырында Ким Миңнуллин балалар әдәбиятына бәйле юнәлешне республиканың телләр турындагы програмына кертүне карарбыз, диде. Резолюция дә булачак диелде, ләкин соңрак төзеләчәк дип белдерелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG