Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге иң яхшы белгечләрен эштән җибәрә. Бүген 20 кеше кыскартылуга дучар. Алда тагын кыскартулар көтелүен әйтә анда эшләүчеләр. Бауман урамындагы "Нур-маркет"та урнашкан китап кибете дә ябыла.

Кыскартуга дучар булганнар "зинһар исемебезне күрсәтмәгез, безнең әле 10 июльгә кадәр эшлисебез бар, түрәләрнең кырын каравын теләмибез", ди. Азатлык эштән җибәрелүчеләр белән сөйләште. Алар барсы да кыскартулар 20 кеше белән генә тукталып калмаячак, алга таба тагын булачак дип әйтә.

Нәшриятта эшләүчеләр сүзләренчә, әлеге кыскартуга ике сәбәп китергән. Беренчесе – ана телен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы быел дәреслекләр, кулланма әсбаплар басарга заказ бирмәгән. "Ә бу министрлыктан нәшриятка килә торган зур акчалар иде", диде бер хезмәткәр.

Китап нәшрияты
Китап нәшрияты

Икенче сәбәп – нәшрият җитәкчесенә озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган, үз өлкәсен бик яхшы белгән кешеләр кирәкми булып чыкты, үзләренә якын пенсионерларга тимиләр ди эшләүчеләр.

"Безнең нәшрият җитәкчелеге татар теле хәл ителде инде, мәктәпләрдә ихтыяри укытуга калгач, аның бүтән кирәге булмаячак дип уйлый. Дәреслекләр чыгару нәшриятта иң катлаулы эш булып тора. Анда таләпләр, нормалар, дәүләт стандартлары шулкадәр күп. Аларны үтәү кирәк. Анда мөхәррирләр дә, рәссамнар да, китап җыючылар (верстальщик) иң югары квалификациядә булырга тиеш. Совет чорында дәреслек басучыларның хезмәт хаклары да югарырак булган", дип әйтте кыскартылучыларның берсе.

Аның сүзләренчә, эштән җибәрелә торган егерме кешенең күпчелеге – нәкъ дәреслек чыгаручы белгечләр. "Кыскартылучылар арасында дәреслекләр бизәүче рәссам Миләүшә дә бар. Ул нәшриятта ун еллап эшли. Үз эшен бик яхшы белә. Андый белгечләр сирәк. Аннан да кала фәнни-популяр басмалар редакторы Илнурны да кыскарталар. Ул бик катлаулы эш. Фәнни-популяр язмаларны теләсә кайсы редактор башкара алмый", диде белгеч.

Татарстан китап нәшрияты
Татарстан китап нәшрияты

Нәшриятның һөнәр берлеге хезмәткәрләр ягына басмаган. "Бездә һөнәр берлеге җитәкче биргән кәгазьгә кул куеп утыручы гына бит, гаделлек юк", диде бер хезмәткәр.

Нәшриятта эшләгән икенче бер белгеч: "Хәзер алар китап басуда озак еллар тәҗрибә туплаган, үз өлкәсен яхшы белгән кешеләрдән торган механизмны юкка чыгаралар. Бер елдан, ике елдан соң министрлыктан тагын дәреслекләр, кулланмалар басу иҗтыяҗы туса, ул вакытта нишләрләр соң? Нигә җимерергә? Алар бу эшне киләчәктә башка бер нәшриятка кушарга җыеналармы? Аңлашылмый", дип әйтә.

Нәшрият пенсия яше ерак булганнарны кыскарта һәм шул ук вакытта, эшләүчеләр сүзләренчә, инде пенсия яшендә булган, әмма җитәкчелекнең күңеленә хуш килгәннәргә тими.

Министрлар кабинетыннан килүчеләргә эш таптылар

"Өч ел элек безнең нәшриятка яңа җитәкче килде. Ул үз сәясәтен үткәрә. Элек булмаган иде, хәзер административ эш башкаручы түрә-кара, мөдирнең әллә ничә урынбасарлары барлыкка килде. Элек аның кирәге дә юк иде. Алар арасында министрлар кабинетыннан килүчеләр дә бар. Китап басу эшендә мин аларның ни дә булса аңлауларына шикләнәм. Минемчә, аларга шәхси мөнәсәбәтләр сәбәпле эш таптылар. Бездә техник редакторларны да кыскарталар. Алар арасында нәшриятта иң көчле белгеч Люда Матвеева да бар. Аңа 45 яшь һәм эштән китәргә мәҗбүр итәләр", дип сөйләде бер хезмәткәр.

Азатлык моннан алты ай элек кыскартылган Зөлфия Төхвәтуллина белән элемтәгә керде. Ул 1991 елда "Мәгариф" нәшрияты оешканнан бирле китап басу эшендә булган.

Җитештерү бүлеге эре нәшриятларның барсында да бар

"Мине эштән җибәргәндә безгә җитештерү бүлеге бүтән кирәкми дип әйттеләр. Мин аның җитәкчесе идем. Бу бүлек эре нәшриятларның барсында да бар, ул типографияләр белән бәйләнештә тора. Миңа хезмәт хакы ике тапкыр ким булган эш һәм кибеттә сатучы булырга тәкъдим иткән иделәр.

Беләсезме, хәзер кыскартыла торган 20 кешенең бишесе сатучы бит. Китап сатылмый дип әйтәләр. Хәзер кыскартыла торганнарның күпчелеге яшьләр, балалары мәктәпләрдә укый. Ә пенсионерлар безнең үз урыннарында утырып кала әле дә. Мисал өчен, кадрлар бүлегендә элек хөкүмәттә утырган пенсионерлар да бар. Өчесен мин беләм, берсе кадрлар бүлеге башлыгы. Минемчә, нәкъ аның кубызына биемәгәннәрне кыскарталар. Хәзер кыскартыла торган 20 кешенең бик күбе - бик яхшы белгечләр", диде Төхвәтуллина.

Бүген кыскартылуга дучар тагын бер хезмәткәр нәшрияттагы хәзерге хәлләргә нык аптырый.

"Дамир Шакиров (нәшриятның элекке мөдире) чорында, "Мәгариф" белән Татарстан китап нәшриятын кушкан вакытта бер генә белгеч тә кыскартылмады. Махсус янкорма да салдылар. Мөмкинлек табылды бит. Мин нечкәлекләрен белмим, әмма проблем тумады, беркем дә эшсез калмады", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Казанда татар китап кибете ябыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00

Нәшриятта эшләүчеләр сүзләренчә, нәшриятның өч кибетенең берсе – "Нур-маркет" сәүдә үзәгендәгесе ябыла. "Күрәсең, финанс кыенлыклары сәбәпле, тартып бара алмыйлар", диде берәү.

Китап сатучылар әйтүенчә, әлеге кибет 18 июньгә кадәр генә эшләячәк. Киләчәктә кая барасыларын, нәрсә буласын белмиләр. "Татарча китап ала иделәр, ник япканнарын белмибез", диде бер кибетче.

Моннан өч ай элек нәшрият Камал театрындагы китап сату урынын да япкан. "Камал театры татар көн дә җыела торган милләт йорты иде. Анда да татар китаплары сату урынын юкка чыгаргач, нәшрият җитәкчесенең гамәлләрен аңламыйм мин", диде матур әдәбият бүлегендә эшли торган бер хезмәткәр.

Китап кибете бушый, яңа китаплар китерелми
Китап кибете бушый, яңа китаплар китерелми

Нәшрият "Нур-маркет" үзәгендәге ябылачак кибете урынына Шәриф Камал музеенда кибет ачачак икән дигән имеш-мимешләр дә бар. Шәриф Камал музее Милли музейның бер филиалы булып тора.

Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова Азатлыкка: "Бүген музейда төзекләндерү эшләре бара, анда кибет тә булачак, әмма нәшриятныкы түгел, ә үзебезнеке. Без алардан килешү нигезендә сатарга китаплар гына алачакбыз. Бу бина киләчәктә музее да, кафесы да, китапханәсе дә булган "Татар китабы йорты" булачак", диде.

Азатлык Татарстан китап нәшриятында ни сәбәпле кыскартулар бара, нигә белгечләрне җибәрләр, "Нур-маркет"тагы китап кибете нигә ябыла дигән сораулар белән җитәкче Илдар Сәгъдәтшинга шалтыратты. Берничә тапкыр шалтыратуга карамастан ул телефонын алмады. Нәшрияттагы бер хезмәткәр: "Ул ике атнага ялга киткән булырга тиеш", диде.

Азатлык әлеге сораулар белән Сәгъдәтшинның урынбасары Айдар Гыймадиевка мөрәҗәгать итте. "Мин белгәне - хезмәт инспекциясенә өч кешенең кыскартылуы турында гына хәбәр ителгән. Бездә 100дән артык кеше эшли, кемдер китә, кемдер килә. Гел үзгәрешләр булып тора", диде Айдар әфәнде. Кибет мәсьәләсендә ул "яңа урын эзлибез" дип әйтте. Гыймадиев әлеге мәсьәләләрдә үзенең артык мәгълүматлы булмавын ассызыклады, мөдир кайткач, аның белән элемтәгә керергә киңәш итте.

Мәскәү басымы белән татар телен һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укытуны ихтыяри итүдән укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары гына түгел, ә дәреслекләр бастыру, газет-журналлар чыгару, китапханәләр, радио-телевидение тапшырулары да зыян күрә, гомумән алганда, Татарстанның бөтен милли индустриясе җимерелә бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG