Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан китап нәшрияты акча үзләштерү урынына әйләнмәгәнме дигән шик бар"


Флера Иштирәкова
Флера Иштирәкова

40 ел күпләгән дәреслекләр тәрҗемә иткән, сүзлекләр әзерләүдә катнашкан Флера Иштирәкова Татарстан китап нәшриятында килешүләрнең ничек имзалануын аңлатты.

40 ел тәрҗемә белән шөгыльләнгән, дәреслекләр редакцияләгән, русча-татарча биология, химия, медицина, ветеринария сүзлекләренең дөнья күрүенә үз өлешен керткән Флера Иштирәкова 1996 елда пенсиягә чыкса да 2008 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында штатта кала. Бүген аңа 75 яшь, әле дә кулыннан каләмен төшерми. Бер яктан, җанына якын эшен дәвам итә, икенче яктан, тәрҗемә өчен түләү аның кечкенә пенсиясенә иш өстенә куш булып тора.

Флера ханым дөреслек һәм гаделлек тарафдары. "Бер генә сүз дөрес тәрҗемә ителми икән, бөтенләй башка мәгънә килеп чыгарга мөмкин", ди ул. Татарстан китап нәшрияты җитәкчелегенең соңгы гамәлләре гомере буе төгәл төшенчәләр белән эшләгән кешенең күңелен бөтенләй кайтарган.

Кайбер мәгълүмат чаралары Иштирәкова соңгы тәрҗемә эше өчен 35 мең сум сораган, нәшрият 20не генә тәкъдим иткәнгә гауга чыккан, дип язды. "Мин алар белән күбрәк акча алыр өчен тарткалашмыйм, ә һәр килешүнең тәртиптә булуын телим", ди Иштирәкова. "Татарстан китап нәшрияты тәрҗемәчеләргә тиеш акчаларны бирмичә, аны үзара бүлешүче оешмага әйләнмәде микән шик бар", дип тә өстәде ул. Аның сүзләренчә, буш кәгазьгә кул куйдыруның төбендә акча үзләштерү ятарга мөмкин.

Флера Иштирәкова хезмәте кергән китаплар
Флера Иштирәкова хезмәте кергән китаплар

Флера ханым 2015 елның җәендә Мәскәүдә чыккан урысча биология дәреслеген тәрҗемә итәргә алына. Алтынчы сыйныфлар өчен "Биология: Ябык орлыклы үсемлекләрнең күптөрлелеге" әзер булгач, Татарстан китап нәшрияты аннан тутырылмаган килешү кәгазен имзалауны таләп итә. Тәрҗемәче баш тарта. Иштирәкова бу китапның моңа кадәрге басмасын тәҗемә иткән була һәм 50 елга авторлык хокукы да бар.

Флера ханым Азатлыкка Татарстан китап нәшриятында элек булган һәм хәзерге вазгыятьне аңлатты.

Элек

  • Татарстанда бер генә нәшрият, ул Бауман урамындагы Матбугат йортына урнашкан иде. Анда бик зыялы, үз эшләрен энәсеннән җебенә кадәр белгән редакторлар эшләде, тәрҗемәчеләргә хөрмәт белән карый иделәр.
  • Тәрҗемәчеләр, редакторлар хезмәт хаклары белән бергә тәрҗемә өчен килешү нигезендә гонорар алды. Шактый әйбәт акчалар иде ул.
  • Килешүләр, тәрҗемәчегә эш тапшырылганчы ук, юридик яктан бер хилафлык та калдырмыйча, бөтен бәяләр дә күрсәтеп төзелә иде. Анда эш күләме дә, күпме акча алачагың да, басманың тиражы күпме булуы да языла иде.
  • Килешүләр ике нөсхәдә әзерләнә, мөһерләр сугыла, ике яктан да имзалана һәм бер нөсхәсе тәрҗемәчегә тапшырыла иде.

Хәзер

  • Буш килешү кәгазенә кул куйдыралар. Анда тәрҗемәченең күпме акча алачагы гына түгел, ә число да язылмый.
  • Мәcкәүдә басылган китапка лицензия алынганчы ук тәрҗемә эшләре башлана. Тәрҗемәче белән "Авторлык заказы килешүе" ("Договор авторского заказа") төзелми. Хәтта бу тәрҗемәнең башкарылачагы турында "амбар кенәгәсе"нә дә язылмый.
  • Килешүләр булмауны Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе урынбасары Максим Горностаев: "Без – бизнеста", дип аңлата.
  • Тәрҗемәче белән килешүләр кабат бастыру (переиздание) өчен дип төзелә, ә дәреслек үзе яңа басма дип тәкъдим ителә.
  • Нәшрият тәрҗемәчеләр белән бер бәяне сөйләшә, ә килешүгә башка саннар язып мәгариф министрлыгына тәкъдим итә дигән шик бар.
  • Нәшриятта эшләүче штаттагы тәрҗемәчеләр эштән куылудан куркып буш кәгазьгә кул куюга риза булмасалар да, сүз әйтә алмый. "Ник тәрҗемәгә бик аз бәя түләнә соң?" диючеләргә, "эшләмәгез, без аны башкаларга бирәчәкбез", дип әйтү гадәткә кергән.
  • Татарстан китап нәшриятында төрле фәннәрне баккан элекке редакцияләр бетерелгән, алар урынына бер генә укыту-методик үзәк ачылган. Үзәккә тәрҗемә эшләренең нечкәлекләрен, юридик якларын белмәгән белгечләр алынган.
  • Татарстан китап нәшрияты тираж өчен тәрҗемәчеләргә түләми. Русия күләмендә, канун нигезендә, тираж өчен дә түләү каралган.

* * * *

Азатлык Иштирәкова күтәргән сорауларны Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшинга юллады. Җавап килсә, укучыларны таныштырырбыз.

XS
SM
MD
LG