Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язучылары телне яклап "тешсез" мөрәҗәгать кабул итте


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Татар язучылары депутатларга ияреп җәйге каникулга таралыр алдыннан мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшерде. "Бүгенге көндә без, татарлар, Русия Конституциясен яклыйбыз", "Русияне үз Конституциясен үтәргә өндәргә кирәк" дигән фикерләр яңгырады.

31 май язучылар җәйге ялга таралуга кадәр соңгы тапкыр җыелышып тел мәсьәләсе хакында сөйләште. Татарстан Язучылар берлегендә 335 кеше исәпләнсә, кичәге утырышта 57 кеше катнашты. Берлек рәисе Данил Салихов җыелу сәбәбен барысын да борчыган тел мәсьәләсе һәм Русия думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән канун өлгесенә бәяләмә бирергә кирәклеге белән аңлатты.

Татар язучылары тел мәсьәләсен тикшерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

"Без барыбыз да милләт өчен кайгырабыз. Көзгә әзерләнә торган документка карата сүзебезне әйтергә, Русия Конституциясен, булган кануннарны бозарга ярамаганын искә төшерергә тиеш. Башка оешмалар да хатлар юллый. Безнең балалар, оныклар мәктәпләрдә укый, без авыз йомып утырырга тиеш түгел. Берсен дә мәҗбүр итмибез, фикер әйтү – һәркемнең намус эше, йөрәк кушуы, әмма милләт язмышы хәл ителгәндә телне яшереп утырырга тиеш түгел. Федераль кануннарны бозмыйча, милләтләрне рәнҗетмичә сүзегезне әйтү кирәк", дип язучыларның һәрберсен хат язарга өндәде.

Язучылар каршында милли мәгариф белгече, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин яңа канун өлгесе нәрсәсе белән куркыныч, Мәскәү тарафыннан искән җилләрнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында сөйләде.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Яңа канун өлгесе прокуратураның күрсәтмәләрен канунилаштыра. Мәктәпләрдә татар теле факультативка кала икән, ул атнасына 1-2 сәгать укытылачак. Факультатив булып калган очракта да ата-аналар башка фәнне сайлый алачак. Иреклегә кала икән тел, аңа дәреслекләр дә сатып алынмаячак, укытучылар да калмаячак.

Безнең татар мәктәпләре дә бар бит. 2017 елда Рособрнадзор милли мәктәпләрдә татар телендә язылган дәреслекләр дә федераль исемлеккә кертелергә тиеш дигән документ чыгарды. Вакытында республика якынча 40 млн сум акча сарыф итеп татар теле дәреслекләрен федераль исемлеккә кертте, федераль исемлеккә кергән башка фәннәр дәреслекләренең лицензияләре сатып алынып тәрҗемә ителде. Әмма прокуратура алар да яңадан исемлеккә керергә тиеш дип таләп итә. Әйе, мантыйкка сыймый. Моңа тагын якынча 100 млн сум тотылачак, әмма ул исемлеккә керү өчен вакыт кирәк, аның процедурасы катлаулы. Канун гамәлгә кермәгән очракта да милли мәктәпләр бу дәреслекләрдән белем бирә алмый, аларны прокуратура күзәтә.

Иреклегә кала икән тел, аңа дәреслекләр дә сатып алынмаячак, укытучылар да калмаячак

Бу канун өлгесе Русиядә барган милли сәясәтнең бер өлеше генә. Туган телләр мәгариф системыннан чыгарыла икән, милләт тамырына балта чабыла. Русия буйлап якынча 7 процент бала татар телен укый. Бу факультатив рәвешендә уку. Алар анда баян тартып коймак пешерәләр, алар туган телен белми. Мәктәпләрдә татар теле фән буларак укытылмый. Бу безне дә көтә.

Бу канун Русия Конституциясенә каршы чыга, без аңа каршы чыгып, Русия Конституциясен яклап чыгарга тиеш. Без дә үз телебездә белем алырга хокуклы, безнең дәүләт теле ихтыяри укытылырга тиеш түгел. Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт телләрен сайлау хокукы юк. Бездә ул махсус уйлап чыгарылды, аны кеше хокукы дип әйтәләр, әмма бу – ялган", дип чыгыш ясады Марат Лотфуллин.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

"Безгә милли мәгарифне үзебез хәл итәргә мөмкиндер бит?" диделәр залдан. "Әләр дә милли мәгариф системы үзебезнеке булса, бу көнгә калыр идекме? Фән министрын алып аттылар, аның урынбасары прокуратура күрсәтмәсе белән эшеннән алынды. Берәрегез яклап чыктымы?" дип сорады Марат әфәнде, зал "юк" дип җавап бирде. Шагыйрә Нәҗибә Сафинаның "Прокуратураны мәхкәмәгә бирергә кирәк" дигән фикере дә хуплау тапмады.

Башкортларны корылтай оештыра, ә татар конгрессы читтә кала

Язучыларны хатлар язарга өндәү белән Дөнья татар яшьләре форумы Айрат Фәйзрахманов та чыгыш ясады. Ул татарлардан бигрәк Мәскәүгә якутлар күп хат яза, ә татарлар пассив дип белдерде. "Башкорт ата-аналарын Дөнья башкорт корылтае оештыра, алар эшне системга салды, һәрбер районда вәкилләре бар, мониторинг уздырыла, кешеләргә аңлату эшләре алып барыла. Ә Татар конгрессы бу эштән читтә кала. Татарстанның андыйга башы җитми", диде Азатлыкка Айрат Фәйзрахманов.

Аерым кешеләр, без Русия Конституциясен яклыйбыз, Русия Конституциясен яклау көне итеп уздырырга кирәк дигән фикерләр яңгыратты

Мәскәүне яңа канун өлгесенә каршы булган хатлар белән күмәргә кирәк дигән нотыклар яңгыраганнан соң Лерон Хәмидуллин "Берәр әзерләнгән документ бардыр бит? Шунда кул куыйк бергәләшеп?" дип эндәште. Данил Салихов, бернинди дә документ алдан әзерләнмәде диде, һәрбер кеше үзе язып юлларга тиеш дип өндәде, әмма шунда ук берлек исеменнән дә хатлар юлланачак, дип тә ышандырды. Артта утырган Ркаил Зәйдулла "Язылган хат бар бит! Ник шуны укымыйсыз соң?" дигәнгә, "озакка китә" дип аңлатылды. "Ике минут китәр инде укуга. Без ник монда җыелдык соң? Аңлы кеше бу канунның әзерләнеп ятуын белә, интернетны ача да Думаның мәгариф комитетында утырганнарның барысының да электрон адресына хатны юллый ала. Җыелганбыз икән, хат кабул ителергә тиеш", дигәч кенә, Әнәс Хәсәнов Русиянең милли республика язучыларына язылган мөрәҗәгать текстын укыды. Артык сораулар тумады, утырышта катнашучылар аны хуплап тавыш бирде. Утырышта шушы бер генә мөрәҗәгать кабул ителде.

Чынында мөрәҗәгатьләр тексты өчәү булган

Чынында мөрәҗәгатьләр тексты өчәү булган. Моны язучы, “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире Вахит Имамов та, шагыйрь, публицист Ркаил Зәйдулла да журналистларга раслады. Ни өчен җыелышта калган икесе укылмаганына алар да гаҗәпләнүен белдерде.

Тагын ике хат тексты ни өчен җыелган язучыларга тәкъдим ителмәде – билгесез. Аның сәбәбен Данил Салихов үзе дә аңлата алмады. Ул журналистларга мөрәҗәгатьләрнең текстларын укырга да, фотога төшерергә дә рөхсәт итмәде. Барысын да папкага салды да: "Әле миннән башка идарә дә бар бит, алар укырга тиеш", дип акланды.

Шулай да Азатлык бу мөрәҗәгатьләр тексты белән танышты. Аның берсе Русия думасы депутатларына булса, икенчесе – Татарстанның иҗат берләшмәләренә.

Дума депутатларына дигән хатта язучылар ана телләрен ихтыярига калдыручы канунны кире кагуны таләп итә.

"Әлеге документ авторлары Русия Конституциясе белән гарантияләнгән ана телләрен мәҗбүри уку хокукыннан мәхрүм итмәкче була. Туган тел өчен вакыт юк, конституцион гарантияләр кәгазьдә генә кала. Тел артыннан мәдәниятләр дә бетәчәк. Республика дәүләт телләрен өйрәнү факультативлар рәтенә кертелгән, ә ике чит телне уку һәм берсеннән БДИ тапшыру – мәҗбүри предметлар санала. Шулай итеп канун өлгесе мәктәп коллективларында, ата-аналар арасында, җәмәгатьчелектә низагка китерергә, гомумән алганда – күпмилләтле ил өчен глобаль тискәре нәтиҗәлергә китерергә мөмкин", диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстан Язучылар берлеге республиканың барлык әдәбият һәм сәнгать әһелләренә язылган мөрәҗәгатьтә шактый кыю фикерләр әйтелә.

"Белүегезчә, 2017 елдан федераль хакимият Русиядәге урыс булмаган халыкларга карата көчләп ассимиляцияләү сәясәтен башлады. Прокуратура тарафыннан белем бирү оешмаларында уздырылган тикшерүләр халыкларның ана телләрен саклауга конституцион хокукларын, Русиянең Конституция мәхкәмәсе карарын һәм федераль канунны бозып үткәрелде. Прокуратураның ата-ананың урыс теле предметына өстәмә буларак урыс телен ана теле буларак сайлау хокукын тәэмин итүне таләп итүе, ә ана телен һәм дәүләт телен бары ихтыяри укытуга гына калдыру, шулай ук ата-аналарның мәктәптә нәрсә укытуны билгеләүгә хокук бирү ана телләренең Русиянең мәгариф системасыннан төшереп калдыруга юнәлдерелгән башбаштаклык булып тора.

Русия фән министрлыгы прокуратура таләпбе белән ФГОСның яңа редакциясен булдыра. Милләтләр эшләре федераль агентлыгы дәүләт милли сәясәт стратегиясен үзгәртә. Русия Думасы прокуратура таләбен канунлаштыручы һәм ана телләре һәм республика дәүләт телләрен факультативка калдыру һәм дәүләт ярдәменнән ваз кичтерүче “Мәгариф турында”гы канунга төзәтмәләр кертүне карый.

Без халыкларны һәм аларның телләрен төрле дәрәҗәгә бүлү сәясәтен гаепләп чыгабыз һәм Русия халыкларын, шулай ук Русиянең үзен саклап калу өчен Русия Конституциясен үтәргә чакырабыз. Федераль хакимият оешмалары тарафыннан милли азчылыкларга карата башбаштаклыкның туктатылуын, Русиядә ана телләрен саклау өчен шартлар булдыру, укыту телен сайлау һәм Русия Думасы канун өлгесенә каршы чыгуны, аңа карата медиада бәя бирүгә чакырабыз”, дип язылган.

Татарстан язучылары үрнәгендә республиканың композиторлар, журналистлар, рәссамнар, театр әһелләре һәм башка берләшмәләр тарафыннан туган телләр мәктәптә мәҗбүр укытылырга тиеш дигән өндәмәләр кабул ителерме – күз күрер.

Вахит Имамов Азатлыкка каләм ияләре исеменнән язылган хат "тешсез" дип белдерде.

​Вахит Имамов
​Вахит Имамов

"Мондый хатны рәсмиләр язса, аңлар идем, әмма бу хис, күңел белән эш итүче иҗат кешеләр исеменнән язылган. Тик ул артык рәсми, протоколга охшаш. Ник без геноцид, фашизм, икеле стандартлар белән эш итү турында әйтергә куркабыз? Ник Русия федерациясе өчен Украинада, Балтыйк буе илләрендәге урыс теле газиз дә, ник үз ватандашлары теле үги хәлдә? Ни өчен без бу хакта мөрәҗәгатьләрдә әйтмибез? Берничә язучы төзәтмәләр кертергә тырышты, әмма алар исәпкә алынмады.

Ник без геноцид, фашизм, икеле стандартлар белән эш итү турында әйтергә куркабыз?

Без узган елны ук Путинга ачык хат яздык, башта 40 кеше имзаланган хат юлланды, аннары 60 кеше имзасы белән мөрәҗәгать җибәрелде. Аннары Татарстан Язучылар берлеге исеменнән дә җибәрелде. Хәзер бу канун проектына карата фикерне белдердек. Әмма минем өметләр зурдан түгел, федераль үзәк безне губерниягә калдыруга ирешергә тели, бу ниятеннән кире кайтмаячак.

Аек акыллы булырга кирәк. Терсәкне тешләп булмаган кебек көчле милли мәктәпләр оештырмаганга, телне чын-чынлап дәүләт дәрәҗәсенә күтәрмәгәнгә үкенергә генә кала. Түрәләр бу хакта уйланамы икән, үкенәме икән – белмим. Башта телне тартып алачаклар, аннары милекне. Киров белән Ульян өлкәләре дәрәҗәсенә калдырырга телиләр. Әнә карагыз, Саха республикасын. Телләр өчен алар да көрәште, башлыкларын шалт итеп алмаштырып куйдылар”, диде Вахит Имамов.

Киңәйтелгән утырышка Рабит Батулла килгән булса да, утырышта катнаша алмаган. Чирләп киттем, дип аңлатты ул сәбәбен. Ул, тел мәсьәләсен яклап югары мөнбәрләрдән милли республикаларда яшәүче шагыйрь-язучылар гына түгел, Русия күләмендә иҗат итүче барлык каләм ияләре дә чыгарга тиеш, ди.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

"Татар белән башкорт үзара аңлаша, без чуаш, кумык, мари, удмурт һәм башкаларның да милли мәнфәгатьләрен беләбез. Әмма мәгариф системында туган телләрнең үги хәленә калдыру һәм бу зур халыкларга үлем белән тәмамланачагы хакында урыс язучыларының да сөйләве кирәк. Араларында милли азчылыкның телләр хакында сызлануын башка язучылар, шагыйрьләр дә аңларга тиеш. Дөрес, алар арасында башкача да фикер йөртүләр күп, без башкаларга кирәкмибез. Без якларга тиешбез телне, бу бит укучыларыбызны яклау. Үзебезне үтергәнне тыныч кына карап утыра алмыйбыз бит.

Грузин, әрмәннәрне җиңә алмадылар, чөнки аларның зыялылары да "тешле"

Өметсез – шайтан, көрәшмичә бирелү дөрес түгел. Путинмы, әллә башкалармы татарларны, милли республикаларны сыный, телне кысуга каршы дәшерләрме, әллә йотарлармы, милләтнең көче бармы? Без берләшеп каршы төшсәк, нишли алалар? Әмма без хатларны халыкара оешмаларга да юлларга тиеш. Грузин, әрмәннәрне җиңә алмадылар, чөнки аларның зыялылары да "тешле".

Язучы, сатирик Алмаз Хәмзин Татарстанны сепаратизмда гаепләргә мөмкиннәр дип борчыла. Ул, Татарстанның ялгыз көрәшүе дөрес түгел, аңа теләктәшлек белдереп башка милли республикаларның да кушылуы кирәк, диде.

Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин

"Федераль үзәк өчен җавап биреп булмый, алар нинди нияттә һәм нинди нәтиҗә көтүләрен чамалыйбыз. Безнең тарафтан хатлар язу, сорау, үтенү кирәк, әмма татарлар хат язды дип куркып калып мондый канунны кабул итмәгез дигән үтенечне канәгатьләндермәсләр. Федераль үзәкне мәйданга чыккан меңләгән халык кына бераз шүрләтә. Бу булмаса, алар кымшанмас. Мөрҗәгатьләр төрле милли республикалардан килергә тиеш. Оешкан төстә булса, дөрес, көчен арттырыр иде. Әмма кискен адымнар ясау да куркыныч. Татарстан сепаратизм белән шөгыльләнә кебек хис туарга мөмкин", диде ул Азатлыкка.

Җыелышта чыгыш ясаган спикерлар, федераль үзәк җәйгә махсус тәнефес алды, халык бакча, ял белән алданып телләрне ихтыяри укытуга калдырган канун өлгесе хакында онытуына өметләнә, диделәр. Сентябрь аенда кинәт кенә аны кабул итеп куймасыннар өчен хатлар язу, ризасызлык күрсәтү эшен җәй көне дә туктатмаска кирәк дигән фикерләр яңгыратты. Әмма "ана күңеле балада, бала күңеле – далада" дигәндәй, Татарстан язучылар берлеге рәисе дә күңеле белән бакча-дачада иде булса кирәк. Данил Салихов әлеге утырышны "Матур гына ял итегез, бакчаларыгызда кыяр-помидорларыгыз уңышлы үссен!" дип тәмамлады. Язучылар исә "Мондый һава торышында помидор да, кыяр да үсми, тел язмышы хакында уйлап ятсаң гына инде" дип сөйләнеп таралышты.

XS
SM
MD
LG