Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДУда татар кафедрасы җан асрый. Әлегә


Башкорт дәүләт университеты
Башкорт дәүләт университеты

Башкорт дәүләт университетында татар кафедрасы оешуга 60 ел тулды. Азатлык кафедраның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге хакында мөгаллимнәр белән сөйләште.

Башлап без "Татар филологиясе һәм мәдәнияте" кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов фикерләрен белештек.

– Алмас әфәнде, белүебезчә, бу уку елыннан башлап филология факультетында татар филологиясе юнәлеше бетерелеп, педагогик белем бирүгә күчте. Димәк, хәзер Башкортстанда татар теле фән буларак өйрәнелми булып чыга?

– Әйе, фән буларак өйрәнелми дигән сүз. Бу бер бүген генә килеп чыкмады, эшләр шуңа бара иде инде.

– Аспирантурада укучылар бармы? Соңгы докторлык диссертациясе кайчан якланды?

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

– Аспирантурада укучыларыбыз юк. Чөнки кадрларга мохтаҗлык юк. Кыскартулар нәтиҗәсендә кафедрада тулы ставкага бер кеше дә эшләми. Мин һәм бер үк вакытта факультет деканы урынбасары Гөлсинә Гайнуллина 0,75 ставкага эшлибез. Өч кеше ярты, өч кеше 0,25 ставкага калды.

Докторлык диссертациясен соңгы тапкыр 2001 елда мин яклаган идем. Киләчәктә тагын бер кешебез яклар дип өметләнәм. Дөрес, читтән килеп яклаучылар булды. Алар арасында кыргыз, казакъ, якут милләте вәкилләре дә бар.

– Татар бүлеген тәмамлап республика мәктәпләрендә эшләүчеләрдән тыш, матбугат, радио, телевидение журналистлары да күп булды. Республикадан чыккан татар шагыйрь һәм язучыларының да күпчелеге сезнең бүлекне тәмамлаган кешеләр. Педагогик юнәлешкә күчү мондый көчләрне үстерүгә зыян салмасмы? Чөнки татар теле һәм әдәбиятыннан белем алу дәрәҗәсе түбәнәя бит?

– Кафедра каршында "Акчарлаклар" әдәби-иҗат түгәрәге эшли. Анда канат ныгытып чыгучылар арасында Хәсән Сарьян, Вазих Исхаков, Рәдиф Гаташ, Зиннур Насыйбуллин, Госман Садә, Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Фәнил Мансуров, Әхмәт Гайсин, Муса Сираҗи, Халисә Мөдәрисова, Рәдиф Тимершин, Камил Фазлый, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Булатова, Айдар Зәкиев һәм башка күренекле әдипләрне атарга була. "Кызыл таң" һәм "Өмет" газетларында эшләүче журналистларның 80 процентка якыны безнең бүлекне тәмамлаучылар. "Тулпар” журналы редакциясе тулаем безнең бүлектә белем алганнардан тора. Шулай да без Әдәбият институты да, журналистика бүлеге дә түгел. Сәләте булганнар бездә укып чыгып та киләчәктә әдәбият һәм журналистикада хезмәт итә ала.

Кафедра каршындагы лаборатория
Кафедра каршындагы лаборатория

– Татар телен укытучылар чыгаруга ихтыяҗ күпме? Бу мәсьәлә өйрәнеләме? Сезнең уку йортының Стәрлетамак бүлекчәсе һәм Башкорт педагогия университетларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләвен искә алганда, кадрларга мохтаҗлык юктыр?

– Татар телен укытучылар әзерләү буенча бездә ихтыяҗ өйрәнелми. Ул мәгариф министрлыгы карамагында. Без, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы бүлеге һәм Башкорт педагогия университетларыннан ел да җәмгысе ике дистәдән артык кеше тәмамлый. Бүгенге көндә мәктәпләрдә оптимальләштерү баруын, шулай ук ата-аналарның балаларын татар теленә бирергә ашкынып бармауларын искә алганда, кадрларга мохтаҗлык юк дип беләм.

– Кафедра элек-электән диалектологик һәм халык-авыз иҗаты материаллары туплау белән шөгыльләнде. Бүгенге көндә экспедицияләргә чыгу мөмкинлеге бармы? Ул тупланган материаллар фәнни басма, сүзлек яки китап булып чыгамы?

– Агымдагы елда Илдус Фазлетдиновның Башкортстан татарлары халык авыз иҗаты китап булып чыкты. Диалектологиягә килгәндә, 2005 елда ике томлык җыентык чыгарган идем. Аны әтием биргән акчага чыгардым. Ярдәм итүчеләр булмады. Ул заман өчен шактый кыйммәт – 40 мең сумга төште. Калган тупланган материалларны чыгару мөмкинлеге юк. Экспедицияләргә чыгу туксанынчы еллар ахырында бетерелде.

Студентлар туплаган җир-су атамалары
Студентлар туплаган җир-су атамалары

– Кафедра каршында Идел-Урал буе төрки һәм фин-угыр телләренең тарихи һәм диалекталь лексикасын, рухи мәдәниятен өйрәнү лабораториясен оештыруыгызны һәм җитәкләвегезне дә беләм. Аның материаллары көн күрәме?

– Бу югары уку йортлары арасындагы мондый төрдәге бердәнбер лаборатория. Чит илләрдән кызыксынучылар һәм монда эшләп китүчеләр булды. Студентлар тарафыннан зур материал тупланды. Мәсәлән, Башкортстан буенча урын-җир атамалары лабораториядәге ике киштәдә сыгылып утыра. Аларны чыгару мөмкинлеге юк.

– Татар кафедрасының чәчәк аткан чоры кайчан иде дип уйлыйсыз?

– Чәчәк аткан чор кафедра белән Үзбәк Гыймадиев җитәкчелек иткән 1985-87нче еллар. Гомумән, туксанынчы елларга кадәр кафедраның мөмкинлекләре зур иде. Фән белән шөгыльләнүдә Суфиян Поварисов эшләгән еллар, милли күтәрелеш елларында Радик Сибәгатов җитәкчелек иткән чорлар да иң якты еллар булып тарихта калды.

Азатлык кафедрадагы берничә галимнең фикерен дә белеште. Филология фәннәре кандидаты Зәбирә Кәримова укуга кабул итү тәртипләре һәм педагогик юнәлешкә күчкәннән соңгы үзгәрешләр турында сөйләде:

Зәбирә Кәримова
Зәбирә Кәримова

"Педагогик юнәлешкә күчкәч, урыс әдәбиятыннан имтихан кирәкми. Ә бу фәннән бик аз кеше генә Бердәм дәүләт имтиханы бирә иде. Чөнки бик авыр фән. Хәзер безгә керү өчен урыс теле, җәмгыять белеме фәне кирәк. Шуңа өстәп, кафедрада эчке имтихан – профильле сынау алабыз. Аның сорауларын ел саен деканат әзерли. Урыс теле һәм җәмгыять белеме фәненнән күпләр имтихан бирә. Шуңа быел безгә конкурс зур булды. 14 казна урынына 60 кеше гариза бирде, шуларның 40ы профильле сынау имтиханына килде.

Акча түләп укытуга килгәндә, безгә килүчеләр, гадәттә, авыл балалары. Ата-аналарының акчалары юк. Шуңа дүрт курс бакалаврларның икесе генә түләп укый.

Филологик юнәлеш бетерелгәч, кайбер фәннәрдән белем бирү туктатылды. Алар арасында “Иске төрки теле”, “Диалектология”, “Тюркологиягә кереш” фәннәре, “Төрек теленә кереш” махсус курсы бетерелде. Соңгы елларда мин белем биргән “Хәзерге татар теле” сәгатьләрен укыту 160 сәгатьтән 44кә калган иде. Хәзер ул 72 сәгатькә әйләнде”, диде Зәбирә Кәримова. Ул элеккеге елларга караганда бакалавриатка һәм магистрлыкка күбрәк кабул итсәләр дә, сәгать саннары артса да аның хезмәт хакына тәэсир итмәвен дә әйтте.

Филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина:

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

"Мин "Хәзерге татар теле"нең кайбер бүлекләрен укытам. Педагогик юнәлеш алгач, кайбер фәннәрдән сәгатьләр бераз арта, кайберләре бөтенләй бетә. Татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен укуны мәктәптә укыту өчен кирәк булган педагогика, психология кебек фәннәр кысрыклап чыгара. Алар урыс телендә укытыла. Педагогик юнәлешкә күчүнең һөнәри кирәклеге бәхәссез. Чөнки "филолог" белгечлеге белән бер урынга да эшкә алмыйлар. Ул диплом тоттырып урамга чыгарып җибәрү кебек. Яңа Хезмәт кодексына ярашлы, һөнәри белем буенча гына эшкә алырга тиешләр".

Лилия ханым кафедраның киләчәгенә өмет белән карарга тырышуын, аның өчен күп көч салырга кирәклеген дә әйтте.

Белешмә: Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында татар-башкорт кафедрасы 1950 елдан башлап эшли. 1958 елда татар бүлеге аерылып чыгып, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы буларак оеша. Аны оештыру өчен ректорат Татарстаннан фән кандидатлары Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов һәм Әхәт Нигъмәтуллинны чакырта. Аннан соң Суфиян Поварисов, Бәйнә Сәлимгәрәева, Земфира Заһидуллина, Риф Мөхәммәтҗанов, соңрак Радик Сибәгатов, Үзбәк Гыймадиев, Камил Дәүләтшин, Сәгыйдулла Хафизов, Алмас Шәйхулов килә.

Кафедра белән төрле елларда Фәрит Хатыйпов, Әхнәф Кирәев, Үзбәк Гыймадиев, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов, Рамил Миңнеәхмәтов җитәкчелек итә. 2009 елдан кафедраны Алмас Шәйхулов җитәкли. Шул елдан "Татар филологиясе һәм мәдәнияте" кафедрасы дип атала башлый. Бүген кафедрада Рәүф Идрисов, Марат Шәрипов, Лилия Сәгыйдуллина, Илдус Фазлетдинов, Зәбирә Кәримова, Гөлсинә Гайнуллина эшли. Алмас Шәйхуловтан кала барысы да фән кандидатлары.

1990 елда Башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультеты оештырылганда кафедра мөстәкыйльлеген югалтмау өчен урыс филологиясе факультеты эчендә калды. 2010 елларда факультеттагы кафедраларны кыскарту барышында төрле даирәләргә хатлар яудыру һәм кафедра галимнәренең тырышлыгы белән генә ул исән калды. Бу кыскарту барышында татар кафедрасы галимнәре урыс кафедраларына таратылырга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG